Ислам Дәүләтләре Берләшеп Сүриягә Керсен

Ни дидеНи булды

Аднан Октар ни дигән иде, ниләр булды?

Ни диде?

A9 TV, 30 Август 2013

АДНАН ОКТАР: Сүрияне бомбалау бернинди чишелешкә дә китермәс. Аннан ваз кичсеннәр, Әсадны туктатыр өчен ысул: бөтен Ислам өлкәләренең берләшеп, тупланган килеш анда керүве. Коры җирдән керергә кирәк. Җитмеш аерым урыннан керсеннәр.

Ислам өлкәләренең Генераль Штаблары бер урынга җыелып бер уртак комитетет барлыкка китерерләр. Акыллылыкның юлы бер, бу уртак комитет белән уртак карар алырлар. Бер мәркәз оешылганнан соң  бөтен Мөселман өлкәләренең гаскәрләре барлык урыннардан да килсеннәр, тупланган килеш җитмеш урыннан Сүриягә керсеннәр. Мизгел эчендә мәсъәлә бетәр. Аеруча Иран һәм Төркия берлектә керсә, мөмкин түгел, бу мәвзугъ шунда ук бетәр, чишелер. Башкача буш җиргә кан агызырлар. Бик бөек хата эшләгән булырлар.

Аеруча Иран гаскәре дә катнашсын. Иран гаскәре 50 мең кеше, яки аңада кирәк юк, ике яки бер төмән(дивизия) гаскәр бирсен. Төркия бер төмән бирсен, Пакистан да бер төмән  бирсен, башка өлкәләр дә берәр төмән яки берәр төркем бирсеннәр. Фас, Тунис, Алжирдан да гаскәр җибәрсеннәр. Төркия белән Иран гаскәр җибәрде исә, барысы да кушылырлар. Бер башлангыч булды исә, яхшы. Мисыр гаскәре дә шулай ук.

Бөтен Ислам өлкәләреннән берәр төмән җибәрелеп керделәр исә, мәсъәлә бетәр. Әсад нәрсә диячәк? Шунда ук тәслим булыр, шунда ук. Нәрсә әйтә алыр мондый бер торышта? Иң бөек яклаучыларыИран. Иран шәхсән гаскәр җибәрсә, бу эш бетте димәк,бу кәдәр ачык. Кем нәрсә әйтсен?

Киресенчә булганда, эш  Америкага һәм Англияга калачак. Алар да барлык коралларын кулланырлар. Бөтен ракеталарны кулланыр, ягъни бөтен гаскәри потенциалларын кулланырлар һәм бөтен Сүрияне җир белән тигезләрләр, җанлы бер нәрсәне дә калдырмаслар.


A9 TV, 31 Август 2013

АДНАН ОКТАР: Мөселманны мөселман белән  татулаштыру болай да фарз ки. Низаг булганныда “ мөселманнарны татулаштырыгыз”, – ди Аллаһ. Фарз. Аллаһның әмере. Нәрсә эшлибез? Монда сөйләгәнем кебек, 70 аерым урыннан, 70 аерым төмән яки төркем мәсъәләне чишәр. Бу кадәр. Мөкәммәл булыр. Мәсьәлән 5000 кешелек яки 3000 кешелек төркем булса, ягъни җитмеш урыннан керү олы бер вакыйга. Танк белән, гаскәри машиналар белән керәчәкләр, гаскәр ярдәме белән. Бар җирдә алкышлар белән каршыланырлар. Халыкка ризык таратсыннар, гүзәллек таратсыннар. Яннарында табиблар булсын киткән вакытларында, психиатрлар да мөмкин, укытучылар булуы да мөмкин, балаларга ярдәмче булулары өчен. Чөнки нык курку яшәде балалар. Җиңеллек килер.

 

Нәрсә булды 

8 сентябрь 2013, New York Times


New York Times газетасында Гарворд Университетыннан NAWAF OBAID, Гарәп Берлеге 75-100 мең кешелек бер гаскәр әзерләсен, бу гаскәр Сүриягә керсен дип язды. Аеруча Төркиянең шиксез ярдәме булуының кирәклеген белдерде һәм диңгездән дә камау булсын диде.

2013-10-05 21:02:26

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top