Бер аятьнең ачыкламасы: Зүмәра сүрәсе, 10 нчы аять

“Әй Мөхәммәд, әйт ки: “Әй иман китергән Аллаһның бәндәләре, Раббыгызның газабыннан сакланыгыз! Дөньяда вакытта Аллаһга итагать итеп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә, ахирәттә җәннәт нигъмәтләре бардыр. Аллаһ Тәгаләнең җире киңдер, торган урыныгызда дингә тарлык булса, теләгән иркен җирләргә күчегез! Җиһад вә һиҗрәт мәшәкатьләренә сабыр итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер. (Зүмәра сүрәсе, 10)

Аятьтә иманга китергәннәргә Алллаһтан куркып сак булуларына ихтибар ителәдер. Аеруча, яхшы эшләре булганнарның  дөньяда һәм ахирәттә яхшылык белән кире кайтаралачагы хәбәр ителә. Бу Аллаһның ризалыгын казану өчен җитди бер тырышлык һәм сабырлык күрсәткәннәргә, яхшылыкта булып фидакарьлек күрсәткәннәргә Аллаһ Коръәндә белдергән бер вәгъдәседер. Аллаһ Коръәндә Ислам әхлагына күрә “чын изгелек” нәрсә булганын да белдеп,  бөтен мөэминнәр ия булырга тиеш югары әхлакътан хәбәр иткщндер.  Бу - бик зур бер рәхмәттер. Бер кешенең изгелектә булуы -  ул Аллаһтан куркып сак булу, аһирәт хисабын уйлау һәм, вөҗданын кулланып, һәр мизгелдә Аллаһны иң шатландыручы мөнәсәбәтне сайлавы.

Аллаһ ихласлы колларын дөрес юлга юнәлтә, эшләрен җиңеләйтә, йөрәкләренә тынычлык һәм ышаныч тойгысы бирә, шөкер итүләренә карата аларның нигъмәтләрен кат-кат арттыра, дин әхлагын тарату өчен тырышканнарга ярдәм итә. Раббыбыз, мөэминнәрнең ихласлы, чиста итеп аһирәт йортын уйлап, канәгатлекләре өчен аларны  даими ризыкландыра, гүзәл һәм чиста нигъмәтләре эчендә яшәтә. Бу нигъмәтләр һәм байлыклар иман итүчеләргә Аллаһка шөкер итеп, Аны зикер итеп яшәүләренә  вәсилә булыр. Аллаһның вәгъдәсенең бер нәтиҗәсе буларак, бу әхлакълары өчен һәр мөэмин дөньяда да тыныч-имин бер гомер кичерер.

Аллаһ, дөньяда гомере буенча гүзәл әхлакта яшәгән, авыр вакытларда тәвәккәл иткән, Үзен шатландыручы иң гүзәл мөнәсәбәтләр күрсәтүдә бөек бер сабитлек күрсәткән ихласлы колларына “Шулай итеп аларга, сабырлыклары сәбәпле әҗерләрене ике тапкыр бирелер...” (Касас сүрәсе, 54) аятендә белдергәнчә, хисапсыз һәм кат-кат бирер.


2010-11-06 16:34:39

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top