Бер аятьнең ачыкламасы: Зарият сүрәсе, 58 нчы аять


 

 “Шиксез, Ул-Аллаһ ризык бирүче һәм чиксез күәт ияседер.” ( Зарият сүрәсе, 58 ).

Аятьтә Аллаһның Рәззак, Мәтин һәм Кави исемнәре белдерелә. Аллаһ Рәззак булучы, ягъни бөтен колларына хисапсыз ризык бирүче.

Барлык мөлкнең иясе булган Аллаһ Рәззак сыйфаты белән бөтен җанлыларны ризыкландыручы, аларга нигъмәтләр сарыф итә. Кешеләр яши алсыннар өчен нигъмәтләр сансыз һәм кимчелексез яратылганнар. Кешене һәм тирә-якны уратып алган бөтен гүзәллекләр, билгеле  һәм билгесез булган бөтен нигъмәтләр, бу кече һәм  бөек нигъмәтләрне өзлексез итеп яраткан һәм боларның барысына  да искиткеч үзенчәлекләр бирүче  Бөек Аллаһтыр.

Колларына карата бик шәфкатле һәм мәрхәмәтле булучы Аллаһ кешеләрне, эчендә сансыз күп нигъмәт белән тулы булган туфракларда яшәтә. Кайбер вакытта кеше җирне эшкәртмәгән очракта да туфрак ямь-яшел үсентеләр  һәм башаклар бирер. Эченнән сары, кызыл, төрле-төстәге җимешләр һәм яшелчәләр чыгар.  Мәрмәр диңгезләрнең эче тагында төрле-төрле  һәм ләззәтле балыклар белән тулы. Бөтен болар янына, Аллаһ кешеләргә җирдәге хайваннарның һәм күктәге кошларның итен ашатыр, хайваннарның эченнән саф сөт чыгарыр һәм бал кортларыннан бал ясатыр.

Аятьтә белдергәнчә боларның барысында кешеләргә Мәтин һәм Кави, ягъни бик нык, күввәт һәм көч иясе булган Аллаһ  бирәдер. Аллаһ теләмәсә, туфрак үсенте бирмәс, яңгыр яумас, һәр җир коры һәм уңдырышсыз булыр иде. Ләкин Аллаһ Рахманлы һәм Рәхимледер, Раббыбыз Катыннан кешеләргә бирелгән ризыкларны санап бетерергә мөмкин түгел. Җәннәттә дә мөэминнәр өчен тагын да гүзәл ризыклар бардыр. Аллаһ Коръәндә,

“Җәннәткә керәсе мөэминнәр, аларга анда нәрсә хәзерләнгәнлеген алдан һичберсе белмәс, җәннәткә кереп күргәч, күзләре карарланыр, күңелләре шатланыр, аларның кылган яхшылыкларына изге җәза булсын өчен.” ( Сәҗдә сүрәсе, 17) аяте белән  хәтерләтеп, җәннәт нигъмәтләренең өстенлеге хакында хәбәр биргән.

2011-06-26 16:04:47

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top