Көръәндә кичерүчелек белән бәйле аятьләр.

 "Әгәр хәерлекне ачык эшләсәгез, яки яшереп калдырсагыз, яки бер начарлыкны гафу итсәгез, хакыйкатьтә, Аллаһ — кичерүче һәм кодрәтле!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 149 )

 "Гафу итүгә таян, яхшылыкка әмер ит һәм җәһелләрдән борылып куй!" (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 199 )

 "Шулай! Әгәр берәү, үзенә кылынган шикелле, җәза белән җәза кылса, һәм аннан аңа каршы гаделсезлек эшләгән булса, әлбәттә, Аллаһ аңа ярдәм итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, ярлыкаучы!" (әл-Хәҗҗ (хаҗ) сүрәсе, 60 )

 "Һәм арагыздан юмартлыгы һәм муллык иясе булганнар туганнарына һәм мескеннәргә һәм Аллаһ юлын тотып күчеп китүчеләргә бирүдән туктамасыннар. Һәм алар кичерсеннәр, һәм гафу итсеннәр. Әллә Аллаһ сезне ярлыкауга ирештергәнен яратмыйсызмы? Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (ән-Нур (нур) сүрәсе, 22 )

 "Һәм явызлыкка — аның шикелле явызлык. Әгәр берәү гафу итсә һәм килешсә — аның әҗере, Аллаһта. Ул, хакыйкатьтә, залимнәрне сөймәс!" (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 40 )

 "Аллаһ беркемгә дә көченнән килгәннән тыш бернәрсә дә йөкләмәс. Аңа — кәсеп иткәненә карата һәм аңа каршы да кәсебе илә ирешкәненә каратадыр. «Раббыбыз! Әгәр без оныткан булсак яки хата кылган булсак, безләргә ачуланма! Раббыбыз! Бездән алдан килгәннәргә йөкләгән шикелле безләргә дә авыр йөк йөкләмәсәнә! Раббыбыз! Безнең көчебездән килмәгәнне өстебезгә йөкләмәсәнә! Гафу ит безне һәм ярлыкауга ирештер безне, һәм безне кичерсәнә! Син бит безнең химаячебез! һәм кәфер кавеменә каршы безгә ярдәм итсәнә!" (әл-Бакара (сыер) сүрәсе. 286 )

 "Хакыйкатьтә, сезнең арагыздан ике төркем очрашкан көндә йөзләрен боручыларны — аларны үзләре кәсеп иткән нәрсәләре белән шайтан абындырган. Аллаһ исә аларны гафу итте инде. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, йомшак күңелле!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 155 )

 "Һәм болар, ихтимал, Аллаһ илә гафу ителерләр. Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы бит!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 99 )

 "Әгәр хәерлекне ачык эшләсәгез, яки яшереп калдырсагыз, яки бер начарлыкны гафу итсәгез, хакыйкатьтә, Аллаһ — кичерүче һәм кодрәтле!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 149 )

 "Әһле китап күктән аларга китап иңдерүен синнән сорыйлар. Алар Мусадан моннан да зурракны сораганнар иде һәм алар: «Син безгә Аллаһны ачык итеп күрсәт әле», — дип әйткәннәр. Аларны золымлыклары өчен яшен атты. Һәм, ачык аятьләр аларга килгәннән соң, бозау алдылар. Без моннан соң аларны кичердек һәм Мусага ачык хакимият бирдек!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 153 )

 "Алар үз килешүләрен бозганнары өчен Без аларга ләгънәт укыдык һәм аларның күңел-кальбләрен каты иттек, алар сүзләрне урыннарыннан күчереп бозалар һәм исләренә төшерелгәннең бер өлешен алар оныттылар. Син аларның, азларыннан башка, хыянәтчелекләре турында һаман белеп торудан туктамассың. Аларны гафу ит һәм кичер! Хакыйкатьтә, Аллаһ яхшылык эшләгәннәрне сөядер!" (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 13 )

 "Ий, иман китереп инанучылар! Сезне кайгыртыр нәрсәләр үзегезгә ачылганда, алар турында сорашмагыз. Әгәр сез ул турыда Көръән иңгән вакытта сорасагыз, алар сезгә ачылыр. Алар өчен Аллаһ сезне гафу итте. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, йомшаклык күрсәтүче бит!" (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 101 )

 "Гафу итүгә таян, яхшылыкка әмер ит һәм җәһелләрдән борылып куй!" (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 199 )

 Гафу итсен үзеңне Аллаһ! Ни өчен син дөрес сөйләүчеләрне ачыкламыйча һәм ялганчыларны белмичә изен-рөхсәт бирдең? ( әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 43 )

 "Шулай! Әгәр берәү, үзенә кылынган шикелле, җәза белән җәза кылса, һәм аннан аңа каршы гаделсезлек эшләгән булса, әлбәттә, Аллаһ аңа ярдәм итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, ярлыкаучы!" (әл-Хәҗҗ (хаҗ) сүрәсе, 60 )

 "Һәм арагыздан юмартлыгы һәм муллык иясе булганнар туганнарына һәм мескеннәргә һәм Аллаһ юлын тотып күчеп китүчеләргә бирүдән туктамасыннар. Һәм алар кичерсеннәр, һәм гафу итсеннәр. Әллә Аллаһ сезне ярлыкауга ирештергәнен яратмыйсызмы? Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (ән-Нур (нур) сүрәсе, 22 )

 "Һәм Ул Үз колларыннан тәүбәне кабул итә, явызлыкларны гафу итә, һәм сезнең нәрсә эшләгәнегезне белеп тора." (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 25 )

 "Сезгә бәла-казадан кагылганы — кулларыгыз кәсеп иткәннәндер, һәм Ул күпне гафу итә." (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 30 )

 "Яки Ул аларны кәсеп иткәннәренә күрә харап итә, һәм күпне гафу итә." (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 34 )

 "Һәм явызлыкка — аның шикелле явызлык. Әгәр берәү гафу итсә һәм килешсә — аның әҗере, Аллаһта. Ул, хакыйкатьтә, залимнәрне сөймәс!" (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 40 )

 "Арагыздан үз хатыннарын, аналарының сыртлары дип йөртүчеләр, әлбәттә, күңелгә ятышсызны Һәм ялганны сөйлиләр. Алар бит аларның аналары түгел, хакыйкатьтә, аларның аналары аларны тудыручылар гына бит. Аллаһ, хакыйкатьтә, гафу итүче, ярлыкаучы!" (әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) сүрәсе, 2 )

 "Ий, иман китереп инанучылар! Хатыннарыгыз вә бала-чагаларыгыз арасында сезгә дошманнар да бардыр. Алардан сакланыгызчы! Әгәр исә аларны гафу итсәгез, кызгансагыз һәм жәлләсәгез, Аллаһ кичерүче, рәхимле бит!" (әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) сүрәсе, 14 )

ЯРЛЫКАУ:

"Боларга Раббыларыннан ярлыкау һәм мәрхәмәт тиячәк. Болар, хакыйкатьтә дә, туры юлда булучылар." (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 157 )

 "Һәм иләһегез — бер иләһтер. Аннан башка иләһ юктыр, дөньяда һәркемгә шәфкатьле, әхыйрәтләрдә мөэминнәргә генә рәхимле!" (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 163 )

"Хаклыкта, сезләргә үләксә, кан, дуңгыз ите һәм Аллаһтан гайрегә чалган-суйганнар хәрам ителеп тыелдылар. Кем булса да мәҗбүри булып, гөнаһкәр һәм башбаштаклыклы булмыйча ашап җибәрсә, өстендә гөнаһ булмас. Хакыйкатьтә, Аллаһ - кичерүче, рәхимледер."   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 173 )

"Алар тугры юл белән тайпылуны, газап белән ярлыкауны сатып алучылардыр. Бу утка каршы аларга нәрсә чыдамлык бирер икән?"   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 175 )

"Ий, иман китереп инанучылар! Үтерелгәннәр хакында сезгә җавап җәзасы язылып куйган. Ирекле өчен — ирекле булыр, кол өчен — кол, хатын өчен хатындыр. Моннан соң кардәше илә кичерелгән булса, яхшылык белән эш тоту һәм аңа гүзәл шәкелдә үтәү булыр. Бусы — Аллаһтан булган җиңеләйтү һәм мәрхәмәтлек. Нәркем моннан соң атлап чыкса, аңа әче җәза булачак!"   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 178 )

"Һәркем васыять бирүченең хаксыз килеш чит кә кереп китүеннән яки гөнаһ кылуыннан курыкса һәм төзәтеп куйса, өстендә гөнаһ булмас. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле."   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 182 )

"Ураза аеның төннәрендә сезләргә хатыннарыгыз белән якынлык кылу рөхсәт ителә. Алар сезнең өчен кием-салым булырлар, сез дә алар өчен кием-салым булырсыз. Аллаһ үз-үзегезне тыйганны белде, тәүбәләрегезне кабул итеп үзегезне гафуына ирештерде. Хәзер исә инде алар белән якынлык аша аралашыгыз, өстегезгә Аллаһ язып куйганга омтылыгыз. Таңда ак җеп кара җептән аерылганчыга кадәр ашагыз-эчегез, моннан соң уразагызны кояш батканчыга кадәр тәмам тотыгыз! Әгәр исә мәчеттә игътикәф кылып, торып үткәрсәгез, хатыннарыгыз белән якынлык аша аралашмагыз! Бусы — Аллаһның тыйган нәрсәләре. Аларга якын килә күрмәгез! Шулай иттереп Аллаһ кешеләргә үз аятьләрен ачыклап бирәдер, шаять, алар тәкъвалыкка ирешерләр."   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 187 )

"Әгәр тыелып калсалар, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле."  (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 192)

 "Аннары исә кешеләр кузгалган урынга сез дә кузгалыгыз һәм Аллаһтан ярлыкау сорагыз. Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимледер." (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 199)

"Хакыйкатьтә, иман китереп инанучылар һәм һиҗрәт кылып, күчүчеләр — Аллаһның юлында тырышлык күрсәтүчеләр. Аллаһның рәхмәтенә өмет баглыйлар. Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле."   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 218)

"Аллаһ сезнең буш антларыгыз өчен җавапка тартмас, ләкин ул кальбләрегез кәсеп иткәнгә карата гаеп итәр! Аллаһ — ярлыкаучы, йомшаклык күрсәтүче бит!"   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 225)

 "Хатыннарына якынлык кылмыйча торырга дип ант итүчеләргә дүрт ай көтеп тору булыр. Әгәр аларга таба кире кайтсалар, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимледер." (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 226)

  "Әгәр толларга димләнү турында белгертсәгез яки үз эчегездә калдырсагыз да сезнең өстегездә гөнаһ булмас. Аллаһ сезләрнең алар турында ни уйлаячакларыгызны беләдер. Ләкин сез аларга яшерен килеш бернәрсә дә вәгъдә итмәгез, әйтсәгез лә яхшы сүз генә әйтегез. Язылганның тиешле вакыт мөддәте килеп җитмичә никах укытырга исәпләмәгез! Һәм белегез: Аллаһ сезнең күңелләрегездә булганны белеп тора һәм Аннан сакланыгыз! Белегез, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, йомшаклык күрсәтүче." (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 235)

"Әгәр үзләренә шартны фарызлаган килеш, сез аларга кагылмыйча аерсагыз... аларга — билгеләгәнегезнең яртысыдыр, бары тик алар үзегезне гафу итсәләр яки кулында никах килешүе булучы гафу итсә генә. Әгәр гафу итсәләр, тәкъвалыкка якынрак булачак. Алар арыгыздагы фазылларны онытмагыз! Аллаһ, хакыйкатьтә, сезнең кылганыгызны күреп тора!"  (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 237)

"Яхшы сүз вә гафу итү — артыннан шелтәсе булган садәкадан хәерлерәк булыр. Аллаһ — мохтаҗ булмаучы, йомшаклык күрсәтүче бит. "   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 263)

"Шайтан сезгә фәкыйрьлек вәгъдә итеп ышандырыр, сезне фәхешлек кылырга өндәр. Аллаһ исә сезләргә ярлыкавын һәм фазыл вәгъдә итәр. Аллаһ, хакыйкатьтә, киңлек иясе, белүче!"  (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 268)

  Әгәр садакаларыгызны ачык бирәсез икән — никадәр гүзәлдер! Әгәр аны яшерен хәлдә фәкыйрьләргә бирәсез икән — сезнең өчен хәерлерәктер. Аллаһ сезләрнең гаепләрегезне йолып алыр. Һәм Аллаһ — сезнең кылганнарыгыз турысында хәбәрдар! (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 271)

"Әгәр берәү тарлыкта булса, хәле яхшырганчыга кадәр мөмкинлек бирегез. Әгәр садәка итсәгез, үзегез өчен хәерлерәктер, белсәгез иде."   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 280)

"Күкләрдә һәм җирдә булганнар — Аллаһныкы. Күңелләрегездә булганны белгертеп эшләсәгез дә, яшерсәгез дә Аллаһ сезләргә алар өчен хисап кылыр. Моның соңында теләгәнен гафу итәр, теләгәнен — газапка дучар итәр. Һәм Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтледер. " (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 284)

"Рәсүл Раббысыннан үзенә иңдерелгәнгә иман китереп инанды һәм мөэминнәр дә. Барысы да Аллаһка, Аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә иман китереп инандылар. Аның рәсүлләренең берсе арасында да фәрекъ-аерма кылмыйбыз». Һәм алар: «Ишеттек һәм итагатьле булдык. Ярлыкау — Синең хөкемеңдә. Раббыбыз Сиңа кире юл тотачакбыз!» —диделәр." (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 285)

"Аллаһ беркемгә дә көченнән килгәннән тыш бернәрсә дә йөкләмәс. Аңа — кәсеп иткәненә карата һәм аңа каршы да кәсебе илә ирешкәненә каратадыр. «Раббыбыз! Әгәр без оныткан булсак яки хата кылган булсак, безләргә ачуланма! Раббыбыз! Бездән алдан килгәннәргә йөкләгән шикелле безләргә дә авыр йөк йөкләмәсәнә! Раббыбыз! Безнең көчебездән килмәгәнне өстебезгә йөкләмәсәнә! Гафу ит безне һәм ярлыкауга ирештер безне, һәм безне кичерсәнә! Син бит безнең химаячебез! Һәм кәфер кавеменә каршы безгә ярдәм итсәнә!" (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 286)

"Раббыбыз! Син, туры юлга күндергәннән соң, безнең күңел-кальбләребезне тайпылдырма! Үз тарафыңнан безгә рәхмәт бир: хакыйкатьтә дә, Син бүләк итеп бирүче бит!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 8 )

"«Раббыбыз! Без, хакыйкатьтә дә, иман китереп инандык! Безнең гөнаһларыбызны ярлыка, һәм безне ут газабыннан сакла!» — дип әйтүчеләргә," (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 16 )

"сабыр итүчеләргә, дөресен сөйләүчеләргә, түбәнчелекле булучыларга, чыгым итүчеләргә һәм таң вакытында ярлыкау сораучыларга."   (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 17 )

"Әйт: «Әгәр Аллаһны яратсагыз — миңа иярегез, үзегезне Аллаһ яратыр һәм гөнаһларыгыздан ярлыкар». Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 31 )

"моннан соң тәүбә кылып, изге гамәл кылганнардан башкалар. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, рәхимле!"   (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 89 )

 "Күкләрдә булган да, җирдә булган нәрсәләр дә — Аллаһныкы. Ул теләгәнен гафу итә, теләгәнен исә газаплый. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 129 )

"шатлыкта да, кайгыда да малларын сарыф итүчеләргә, ачуларын тыючыларга һәм кешеләрне гафу итүчеләргә. Хакыйкатьтә, Аллаһ яхшылык эшләүчеләрне сөядер!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 134 )

 Фәхеш-бозык эшләгән яки үз-үзләрен рәнҗеткәннәр Аллаһны искә төшерделәр һәм гөнаһларыннан ярлыкавын үтенәләр — гөнаһларны исә Аллаһтан башка кем гафу итсен? Һәм белгән килеш кылган эшләрен кабатларга тормыйлар. (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 135 )

Боларның җәзасы — аларның Раббысыннан ярлыкау һәм астында елгалар агып торган бакчалар. Алар анда мәңге калырлар. Гамәл кылучыларның әҗере никадәр нигъмәтле соң!   (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 136 )

"Аларның сүзләре: «Раббыбыз! Гөнаһларыбызны ярлыка һәм эшебездәге исрафтан кичер, аяк табаннарыбызда торуны ныгыт, кәферләр кавеме өстеннән безгә ярдәм бир», — дигәннән башка булмады." (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 147 )

"Аның рөхсәте белән сез аларны кырып бетергәч, Аллаһ сезгә үзенең вәгъдәсен раслап бирде. Сез исә, каушап калып һәм әмер турысында сүз көрәштереп, Ул сезгә нәрсә яратканыгызны күрсәткәннән соң, сез мәгъсыять кылдыгыз. Сезнең арагызда бу дөньяны теләүчеләр дә һәм әхыйрәтне теләүчеләр дә бар. Шуннан соң Ул сезне сынау өчен алардан борып җибәрде һәм Ул сезне кичерде. Аллаһ бит иман китереп инанучылар өчен фазыл иясе!"   (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 152 )

 "Хакыйкатьтә, сезнең арагыздан ике төркем очрашкан көндә йөзләрен боручыларны — аларны үзләре кәсеп иткән нәрсәләре белән шайтан абындырган. Аллаһ исә аларны гафу итте инде. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, йомшак күңелле!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 155 )

"Әгәр сез Аллаһ юлында үтерелсәгез яки үлсәгез, әлбәттә, Аллаһның мәгъфирәте һәм мәрхәмәтлеге аларның җыйганнарыннан хәерлерәктер!"   (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 157 )

"Аллаһның рәхмәте белән син аларга йомшардың, әгәр син тупас, каты күңелле булсаң, алар синең җаныңнан таралырлар иде бит. Аларны кичер, аларга ярлыкау сора, эштә алар белән киңәшлә. Әгәр бер эш эшләргә карар итсәң, Аллаһка тәвәккәллә. Хакыйкатьтә, Аллаһ тәвәккәлләгәннәрне сөя!"  (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 159 )

 "Раббыбыз! «Раббыгызга иман китерегез!» — дип иманга чакыручыны ишеттек һәм иман китердек. Раббыбыз! Безнең гөнаһларыбызны кичер, безне бозык эшләребездән акландыр һәм изгеләр белән бергә вафат ит!"  (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 193 )

"Һәм хатыннарга бирнәләрен бүләк итеп бирегез. Әгәр алар бирнәләреннән нәрсәне булса да сезнең файдага аерсалар, аны исәнлеккә һәм саулыкка дип ашагыз." (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 4 )

 "Сезгә аналарыгыз да, кызларыгыз да, апа- сеңелләрегез дә, ата-ана ягыннан булучы кыз туганнарыгыз да, ир һәм кыз бертуганнарыгызның кызлары да, сөт аналарыгыз да, имчәктән имезү белән туган булганнар да, хатыннарыгызның аналары да һәм сез кереп чыккан хатыннарыгызның тәрбия астында булучы асрау кызларыгыз да — әгәр исә кермәгән булсагыз өстегездә гөнаһ юктыр — һәм уз каныгыздан туган ир балаларыгызның хатыннары да сезгә хәрам итеп тыелган. Ике кыз туганны җыеп та өйләнү, элегрәк булмаган булса гына, тыелган. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле."   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 23 )

"Әгәр сезнең арагыздан берәүнең байлыгы булмау сәбәпле иман китереп инанган гыйффәтле хатыннарга өйләнергә көче җитмәсә, уң кулыгызга эләккән иман китереп инанган кәнизәкләрегезгә өйләнегез. Аллаһ сезнең иманыгызны яхшырак белә. Сез — бер-берегездән. Аларга гаиләләренең рөхсәте белән өйләнегез, мәһәрләрен яхшы итеп түләгез — гыйффәтлеләргә, зина кылмаучыларга һәм яшерен дуслар тотмаучыларга, һәм әгәр алар гыйффәтле булсалар... Әгәр дә алар фәхешлек кылсалар, аларга гыйффәтле хатыннарга бирелә торган газапның яртысы булыр. Бу арагыздан авырлыктан курыкканнар өчен дә. Әгәр сабыр итсәгез, үзегез өчен хәерле. Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 25 )

 "Ий, иман китереп инанучылар! Әйткән сүзләрегезне аңлый алганга кадәр, исерек хәлдә намазга якын килмәгез һәм госелсез булсагыз — юлчы булудан башка — госелләнгәнгә кадәр. Авыру булсагыз яки сәфәрдә булсагыз; яки кем дә булса берәү бәдрәфтән килсә яки хатыннарга якынлык кылган булсагыз һәм су тапмасагыз, вак һәм пакь ком белән тәйәммүм кылыгыз, һәм йөзләрегезне, һәм кулларыгызны сыйпап чыгыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, ярлыкаучы!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 43 )   

"Аллаһ үзенә тиңдәш тотуны ярлыкамый, әмма аннан башка гөнаһларны теләгәненә ярлыкар. Аллаһка тиңдәш тотучы олы ялган уйлап чыгарган була."  (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 48 )   

"Һәр рәсүлне Без аңа Аллаһның изен-рөхсәте белән итагатьтә булсыннар дип җибәрдек. Әгәр алар, үз-үзләренә золымлык кылып сиңа килсәләр һәм Аллаһның ярлыкавын сорасалар, һәм рәсүл дә алар өчен ярлыкау сораса, әлбәттә, алар Аллаһны тәүбәләрне кабул итүче һәм рәхимле итеп табарлар иде."  (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 64 )   

"Иман китереп инанучыга иман китереп инанганны үтерү ярамый, хаталык белән булмаса гына. Әгәр кемдер иман китереп инанучыны хаталык белән үтереп ташласа, иман китергән бер колны иреккә җибәрү һәм аның әһелләренә йолым тапшыру тиештер, алар аны садәка итеп таратмасалар гына. Әгәр ул иманлы һәм сезгә дошман булган кавемнән булса, иман китереп инанучы кол иреккә җибәрелә. Әгәр ул сезнең белән алар арасында килешү булган кавемнән булса, әһелләренә тапшырыла торган йолым һәм иманлы булган колны иреккә җибәрү тиештер. Кем монысын тапмаса — берсе артыннан берсе бара торган ике ай ураза тоту булыр, Аллаһка тәүбә итеп. Һәм Аллаһ — гыйлем, хикмәт иясе!"  (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 92 )   

"һәм аннан бирелгән дәрәҗәләрдә, һәм ярлыкауда, һәм мәрхәмәттә. Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 96 )   

"Һәм болар, ихтимал, Аллаһ илә гафу ителерләр. Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы бит!"   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 99 )   

 "Кем Аллаһ юлында һиҗрәт илә күчеп китсә, җир өстендә күп иттереп качар урын һәм иркенлек табар. Кем Аллаһ һәм Аның рәсүленә һиҗрәт кылып өеннән чыкса һәм моннан соң аңа үлем килсә, аның әҗере Аллаһ өстендә була: Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 100 )   

"һәм Аллаһтан ярлыкау үтен: Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"  (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 106 )   

"Әгәр берәү яманлык эшләсә яки, золым кылып, үз-үзен рәнҗетсә һәм моннан соң Аллаһтан ярлыкау сораса, ул Аллаһны ярлыкаучы һәм рәхимле итеп табар." (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 110 )   

  "Хакыйкатьтә, Аллаһ Үзенә тиңдәш тотып ширек кылучыны гафу итми. Моннан башканы исә Ул теләгәненә гафу итә. Аллаһка тиңдәш тотучы олы адашу белән адашкандыр!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 116 )   

"Гаделлек кылырга хирыс булсагыз да хатыннарыгыз арасында гаделлек кылырга һич көчегез җитмәс! Бөтен мәелне бирә күрмәгез, аны асып куйган шикелле калдырмас өчен! Әгәр килешсәгез һәм тәкъва булсагыз, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимледер!"   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 129 )   

"Хакыйкатьтә, иман китергән һәм аннан соң кәфер булган, янә иман китергән һәм янә кәфер булган, һәм моннан соң кәферлекләрен арттырганнарны Аллаһ ярлыкамас, һәм аларны туры юлдан алып бармас!"   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 137 )   

"Әгәр хәерлекне ачык эшләсәгез, яки яшереп калдырсагыз, яки бер начарлыкны гафу итсәгез, хакыйкатьтә, Аллаһ — кичерүче һәм кодрәтле!"   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 149 )   

"Кемнәр булса да Аллаһка һәм Аның рәсүлләренә иман китергән һәм алар арасында берсен дә аермаганнарга — боларга Без әҗерләрен китереп бирәчәкбез, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!"   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 152 )   

  Кәфер булучылар һәм залим булганнарга Аллаһ ярлыкаучы да булмас һәм туры юлдан ла алып бармас! (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 168 )   

 "Сезгә үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башканы әйтеп чалган, буылган һәм бәреп үтерелгән, һәм биектән егылып төшеп үлгән, һәм сөзеп үтерелгәннең ите, һәм кыргый хайван ашаган булганы — йола буенча бугазланганнан башка, һәм келәү урыннарында чалынганда, һәм уклар белән бүленгәннәрдә тыелган. Болар — бозык юлга керү. Бүген кәфер булучылар сезнең динегездән өметсезләнде. Алардан курыкмагызчы, Миннән куркыгыз! Бүген Мин сезнең өчен динегезне камилләдем һәм сезгә Үземнең нигъмәтемне дә тәмамладым. Исламны сезгә дин итү белән разый булдым. Һәм әгәр берәү ачлык сәбәпле гөнаһка авышмыйча мәҗбүр булса, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 3 )

"Иман китереп, игелекле эшләр эшләгәннәргә Аллаһ вәгъдә итте: аларга — ярлыкау һәм бөек әҗер!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 9 )

"Һәм йәһүдиләр, һәм нәсаралар: «Без — Аллаһның уллары һәм Аның сөеклеләре», — дип әйттеләр. «Алай булгач, сезнең гөнаһларыгыз өчен Ул сезне ни өчен газаплый соң? Юк! Ул бар иткәннәрдән сез бары кешеләр генә, Ул кемне теләсә — кичерә һәм кемне теләсә — газаплый. Күкләрдә һәм җирдә, һәм алар арасындагының падишаһлыгы Аллаһта һәм кайтарылу — Аңа!» — дип әйт." (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 18 )

"сез алардан өстенлек алмас борын тәүбә иткәннәрдән башкаларга. Һәм белегез: Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!" (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 34 )

"Әгәр берәү, золымлык кылып, соңыннан тәүбәгә килсә һәм төзәтсә, әлбәттә, Аллаһ аның тәүбәсен кабул итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 39 )

"Әллә син, күкләрдәге һәм җирдәге падишаһлык Аллаһныкы икәнен белмисеңме? Ул теләгәнен газапка дучар итә һәм теләгәнен ярлыкар. Һәм Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 40 )

 "Һәм Без аларга анда язып куйдык: җан өчен — җан, күз өчен — күз, һәм борын өчен — борын, һәм колак өчен — колак, һәм теш өчен — теш, һәм җәрәхәтләр өчен — үч алу. Әгәр берәү моны садәка биреп түләсә, бу аңа аның фидиясе булачак. Кем исә Аллаһ иңдергән белән хөкем итми икән, алар — залимнәр!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 45 )

"Алар Аллаһка тәүбә кылмаслармы һәм Анын ярлыкавын сорамаслармы соң? Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 74 )

 "Ий, иман китереп инанучылар! Сез ихрамда булганда ау табышын үтермәгез. Әгәр сезләрдән берәү алдан уйлап үтерсә, җәзасы үтергән хайван шикелле йорт хайваны булыр. Сезнең арагыздан ике гадел булучы моны Кәгъбәгә җибәрелә торган корбан итеп хөкем кылыр, яки кәффарәте мескеннәрне туйдыру, яки моңа тигез итеп, үзенең эшләгән эшенең авырлыгын татысын өчен — ураза тоту булыр. Элек булганны Аллаһ гафу итә. Әгәр берәү кабатласа, Аллаһ аннан үч алыр һәм Аллаһ — гыйззәт, үч алу иясе!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 95 )

"Белегезче: Аллаһ җәза кылуда каты һәм Аллаһ — ярлыкаучы да, рәхимле!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 98 )

"Ий, иман китереп инанучылар! Сезне кайгыртыр нәрсәләр үзегезгә ачылганда, алар турында сорашмагыз. Әгәр сез ул турыда Көръән иңгән вакытта сорасагыз, алар сезгә ачылыр. Алар өчен Аллаһ сезне гафу итте. Ьәм Аллаһ — ярлыкаучы, йомшаклык күрсәтүче бит!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 101 )

"Син аларны газаплыйсың икән — алар синең колларың. Әгәр аларны ярлыкасаң, Син бит гыйззәт, хикмәт иясе!»"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 118 )

"Әгәр сиңа Безнең аятьләребезгә иман китереп инанучылар килсә: «Сәлам сезгә!» — дип әйт. Раббыгыз мәрхәмәтне Үзенә шулай тиеш итеп язып куйган. Әгәр арагыздан берәү җәһеллек наданлыгы белән яманлык эшләсә, моннан соң тәүбә кылса һәм игелекле эшләр эшләсә, Ул бит ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Әнъгам (мал-туар) сүрәсе, 54 )

"Әйт: «Миңа вәхи ителгәндә мин тәгамләнгәннең тәгамләнгән нәрсәсендә хәрам кылынган әйберне тапмыйм, әгәр ул үләксә, яки агызылган кан булмаса, яки дуңгыз ите булмаса гына. Бу хәрам бит, яки Аллаһтан башканы әйтеп чалынган булса. Әгәр кемдер — үзе бозык яки җинаятьче булмый торып — мәҗбүр ителә икән, Раббың бит ярлыкаучы, рәхимле!"   (әл-Әнъгам (мал-туар) сүрәсе, 145 )

"Ул сезне җир йөзендә бер-берегезне алмаштыручылар итте һәм сезгә биргәндә сезне сынар өчен берегезне икенчегездән дәрәҗәдә күтәрде. Хакыйкатьтә, Раббың җәза бирүдә тиз булучы һәм, "  ((әл-Әнъгам (мал-туар) сүрәсе, 165 )

"Алар: «Раббыбыз! Без үз-үзебезгә золымлык кылдык, һәм әгәр Син безне ярлыкамасаң, һәм безгә мәрхәмәт кылмасаң, без, әлбәттә, зарар күрүчеләрдән булачакбыз», —диделәр."   (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 23 )

"Аларның кулларына сугылгач һәм үзләренең адашканлыкларын күргәч, алар: «Әгәр Раббыбыз безгә мәрхәмәтлек кылмаса һәм безне ярлыкамаса, без әлбәттә, зарар күрүчеләрдән булачакбыз!» - диделәр." (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 149 )

Ул: «Раббым! Мине һәм туганымны ярлыка һәм безне рәхмәтеңә керт. Син рәхимлеләрнең иң рәхимлесе бит!» —диде.   (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 151 )

"Яман эшләр эшләп, анан соң тәүбәгә килеп, иман китереп инанучылар, хакыйкатьтә, Раббын моннан соң — ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 153 )

"Безнең билгеләнгән вакытыбыз өчен Муса үз кавеменнән җитмеш кеше сайлады. Аларны нык тетрәү алгач, ул әйтте: «Раббым! Әгәр теләсәң, аларны минем белән бергә моңа кадәр һәлак иткән булыр идең. Безнең арабыздан наданнар эшләгән эш өчен безне һәлак итәрсеңмени? Бу — Синең сынавың гына, Син аның белән теләгәнеңне яздырасың һәм теләгәнеңне туры юлдан алып барасың, Син — безнең яклаучыбыз, һәм безне ярлыка, һәм безгә рәхмәт кыл! Һәм Син — ярлыкаучыларның иң хәерлесе!"   (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 155 )

 "Һәм менә аларга: «Бу карьядә торыгыз! Нәрсә теләсәгез, шуны ашагыз, һәм: «Җиңеләйтү!» дип әйтегез. Ишектән сәҗдә кылып үтегез һәм Без сезнең хаталарыгызны ярлыкарбыз. Без яхшылык кылганнарга арттырырбыз!» —дип әйтелде." (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 161 )

"Менә синең Раббың кыямәт көненә кадәр аларга каршы каты җәза китерә торганнарны булдырачагы турында белдерде. Хакыйкатьтә, Раббың — җәза бирүдә җитез һәм, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 167 )

"Алардан соң китапны мирас итеп алып алмашка килүчеләр. Алар бу дөньяның очраклы нәрсәләрен алдылар һәм: «Безгә ярлыкау булыр!» — диделәр. Һәм әгәр аларга теге кебек очраклы нәрсә килсә, алар — анысын да алалар. Әллә алардан Аллаһ өстеннән хак сүз генә әйтерләр дип китап килешүе алынмадымы, һәм алар анда булганны укып өйрәнделәр. Әхыйрәт йорты тәкъва булучыларга хәерлерәк. Сез гакылга килмәссезмени соң?"   (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 169 )

Болар тәхкыйк чын мөэмин булучылар. Раббыларыннан аларга олуг дәрәҗәләр вә ярлыкау белән мул ризыктыр. (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 4 )

"Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сез Аллаһтан курыксагыз, Ул сезгә аерырдай бер аңлашу булдырыр, начар эшләрегезне гафу итәр һәм гөнаһларыгызны кичерер. Һәм Аллаһ — бөек фазыл ияседер." (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 29 )

Ләкин син алар арасында булганда Аллаһ аларга газап бирмәс. Алар ярлыкауга ирешер өчен ялварган вакытта да Аллаһ аларны газапламас.   (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 33 )

Әйт кәфер булучыларга: әгәр алар тыелсалар — алдан кылганнары гафу ителер. Әгәр инде кире кайтсалар — элеккеләрнең гореф-гадәте үтте инде.   (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 38 )

"Менә Аллаһ төшендә аларны сиңа аз иттереп күрсәтте. Әгәр Ул сиңа аларны күп иттереп күрсәткән булса, әлбәттә, сез чигенер идегез һәм, әлбәттә, әмер турысында сүз көрәштергән булыр идегез. Ләкин Аллаһ сакладыдыр, Ул — күкрәк түрләрендәгене белүче."   (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 43 )

"Монысы, Аллаһ кавемгә биргән нигъмәтләрен, алар үзләрендә булганнарын үзгәртмичә, һич беркайчан юкка чыгармаганга шулайдыр. Һәм Аллаһ — ишетүче, күрүчедер!" (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 53 )

"Табыш белән тапканыгыздан хәләл һәм пакьнең тәмен белегез! Һәм Аллаһтан куркыгызчы! Хакыйкатьтә, Аллаһ — кичерүче, рәхимле!"   (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 69 )

"Ий, пәйгамбәр! Кулларыгызда булган әсирләргә: «Аллаһ кальбләрегездә хәерле булганны белсә, сезләрдән тартып алганнар урынына хәерлерәген бирәчәк һәм үзегезне кичерер әле! Аллаһ бит кичерүче, рәхимле!» — дип әйт."  (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 70 )

"Иман китереп-инанып, һиҗрәт кылып, Аллаһның юлында тырышлык күрсәтеп, җиһадта катнашучылар һәм, сыеныр урын биреп, ярдәм күрсәткәннәр — болар барысы да хаклык белән мөэминнәр. Алар өчен ярлыкау һәм мул ризык бардыр. (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 74 )

"Хәрам айлар чыкса, мөшрикләрне кайда туры китерсәгез дә, үтерегез, алыгыз аларны, камагыз аларны, һәр яшерен урында аларга каршы торыгыз! Инде тәүбә итсәләр, намаз үтәсәләр, зәкәт бирсәләр, аларның юлларын ташлап калдырыгыз: хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 5 ) 

"Моннан соң Аллаһ теләгәненең тәүбәсен кабул итәр һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"  (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 27 )   

"Гафу үтенмәгез! Сез иманыгыздан соң кәфер булдыгыз! Әгәр Без арагыздан бер таифә-төркемне гафу итсәк, икенче таифә-төркемне гөнаһкәр булганнары өчен газапларбыз."   (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 66 )  

"Иман китереп инанучылардан үз теләкләре белән садәка биргәннәрне һәм үз тырышлыклары белән генә тапканнарны хурлаучылар, һәм аларны мәсхәрәләүчеләр — Аллаһ аларның үзләрен мәсхәрәләр, һәм аларга үзәк өзгеч газап!" (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 79 )  

"Аларга ярлыкау сора яки ярлыкау сорама, алар өчен хәтта җитмеш тапкыр ярлыкау сорасаң да Аллаһ аларны һич ярлыкамас. Бу аларның Аллаһка һәм Аның рәсүленә кәфер булуларына. Аллаһ азгыннарны туры юлдан алып бармый!"  (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 80 )    

"Зәгыйфь-көчсезләргә, авыруларга һәм сарыф кылырлык нәрсә таба алмаганнарга — әгәр алар Аллаһ һәм Аның рәсүле каршысында ихлас булсалар — кыенлык юктыр! Яхшы эш эшләгәннәргә каршы юл юк. Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 91 )   

"Бәдәви гарәпләр арасында Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иман китереп инанучылар да бар, алар үзләре сарыф иткәнне Аллаһка якынаюлар итеп һәм пәйгамбәрнең догалары дип санаучылар да бар! Әйе! Бу, хакыйкатьтә, үзләре өчен якынаю бит. Аларны Аллаһ мәрхәмәтенә кертер: Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!"   (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 99 )   

"Үзләренең гөнаһын таныган башкалар да бар: алар игелекле эшне башка — начар эш белән бутады. Мөгаен, Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итәр: хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"    (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 102 )   

"Пәйгамбәргә һәм иман китереп инанучыларга мөшрикләр өчен, алар якын тутан-кардәш булсалар да — аларның җәһәннәмдә янучылар икәнлеге ачыкланганнан соң — ярлыкау сорау тиеш түгел!" (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 113 )   

"Әгәр Аллаһ сиңа зарар белән кагылса, Үзеннән башка аннан коткаручы юк. Һәм әгәр дә Ул сиңа хәерлек теләсә, Аның фазылыннан тоткарлаучы да юк! Аның белән Ул колларыннан теләгәненә кагыла. Һәм Ул — ярлыкаучы, рәхимле!" (Йунус сүрәсе, 107 ) 

"Раббыгыздан ярлыкау соравыгыз өчен. Шуннан соң Аңа тәүбә итегез, һәм Ул сезгә билгеләнгән әҗәлгә кадәр күркәм кирәк-яракны бүләк итәр һәм һәр фазыл иясенә, теләсә, Үзенең фазылын бирер. Әгәр сез йөз борсагыз, мин сезнең өчен олы көннең газабыннан куркам." ( Һуд сүрәсе, 3 ) 

Сабыр иткән һәм игелекле эшләр эшләгәннәрдән башка: боларга — ярлыкау һәм олы әҗер!  ( Һуд сүрәсе, 11 )   

 "Ул: «Анда йөзегез, аның хәрәкәте һәм тукталуы Аллаһ исеме белән. Хакыйкатьтә, Раббым — ярлыкаучы, рәхимле!» — диде." ( Һуд сүрәсе, 41 )  

"Ул: «Раббым, гыйлем булмаган нәрсәне мин Синнән сорамау өчен Сиңа сыенам. Әгәр Син ярлыкамасаң һәм миңа рәхимле булмасаң, мин зарар күрүчеләрдән булырмын», —диде."   ( Һуд сүрәсе, 47 )  

"Ий, кавемем! Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә кылыгыз, Ул сезгә күктән мул яңгыр җибәрер һәм сезнең көчегезгә тагы көч арттырыр, гөнаһлы булып, йөз бормагыз!»" ( Һуд сүрәсе, 52 )  

"... Һәм Сәмүдкә аларның туганы Салихны. Ул: «Ий, кавемем! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! Аннан башка сезгә һичбер иләһ юк. Ул сезне җирдән чыгарып үстерде һәм сезне җирдә урнаштырды. Аннан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә кылыгыз. Хакыйкатьтә, Раббым — якын, җавап бирүче» — диде." ( Һуд сүрәсе, 61 )  

"Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә итегез. Хакыйкатьтә, Раббым — рәхимле, сөюче!»"   ( Һуд сүрәсе, 90 )  

 "Һәм аларны монда да, һәм кыямәт көнендә дә ләгънәт белән озаталар. Нинди начар бу бирелә торган бүләк!"   ( Һуд сүрәсе, 99 )  

"Йусуф, син моннан йөзеңне бор, син исә гөнаһыңнан ярлыкау сора, хакыйкатьтә, син гөнаһлылар арасыннан бит!»" (Йусуф сүрәсе, 29 )

"Мин үземнең күңелемне акламыйм. Хакыйкатьтә, әгәр Аллаһ рәхмәтен бирмәсә, күңел начарлыкка боеручы була. Хакыйкатьтә, Раббым — ярлыкаучы, рәхимле!»" ( Йусуф сүрәсе, 53 )

"Ул әйтте: «Бүген сезгә шелтә юк, сезне Аллаһ ярлыкар һәм Ул — рәхимлеләрнең рәхимлесе!"   ( Йусуф сүрәсе, 92 )

"Алар: «Ий, атабыз! Безнең гөнаһларыбыздан безгә ярлыкау сора. Без бит гөнаһлылардан булдык», — диделәр."   ( Йусуф сүрәсе, 97 )

"Ул: «Мин Раббымнан сезнең өчен ярлыкау сорармын. Хакыйкатьтә, Ул — ярлыкаучы, рәхимле!» — диде."  ( Йусуф сүрәсе, 98 )

"Алар сине яхшылыктан элек начарлык белән ашыктыра, аларга кадәр дә үрнәкле җәзалар булдылар инде һәм, хакыйкатьтә, Раббың кешеләргә — алар золымлык кылсалар да — ярлыкау иясе! Һәм, хакыйкатьтә, Раббың җәза бирүдә көчле!" (әр-Рәгьд (күк күкрәү) сүрәсе, 6 )   

"Аларның рәсүлләре: «Әллә күкләрне һәм җирне бар кылучы Аллаһ турында шиктәме сез? Ул сезне гөнаһларыгызны ярлыкарга һәм билгеләнгән әҗәлгә кадәр кичектереп тору өчен чакыра бит», — диделәр. Алар: «Сез дә бит безнең шикелле кешеләрсез, аталарыбыз гыйбадәт кылган нәрсәдән безне читләштерергә телисез. Китерегез безгә ачык дәлил!» — диделәр." (Ибраһим сүрәсе, 10 ) 

 "Раббым! Алар күп кешеләрне юлдан яздырдылар бит, кем миңа иярсә, ул миннәндер, кем миңа каршы төшсә инде... Син, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!" (Ибраһим сүрәсе, 36 ) 

"Раббыбыз! Мине, һәм минем ата-анамны, һәм иман китереп инанганнарны хисап булачак көнне ярлыка!»"   (Ибраһим сүрәсе, 41 ) 

"Минем колларыма хәбәр ит, Мин, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле," (әл-Хиҗер сүрәсе, 49 ) 

"Әгәр сез Аллаһның нигъмәтен исәпләргә уйласагыз, аны санап бетерә алмассыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (ән-Нәхел (бал кортлары) сүрәсе, 18 ) 

"Шуннан соң Раббың, фетнәләреннән соң йорт-җирләрен ташлап китеп көрәшүчеләргә һәм сабыр булганнарга, хакыйкатьтә, Раббың моның соңыннан ярлыкаучы, рәхимле!"   (ән-Нәхел (бал кортлары) сүрәсе, 110 ) 

"Ул сезгә үләксәне һәм канны, дуңгыз итен һәм суйган чакта Аллаһтан башканың исеме әйтелеп суелганны хәрам итте. Әгәр берәү, җинаятьче һәм чиктән узучы булмыйча мәҗбүр булса, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (ән-Нәхел (бал кортлары) сүрәсе, 115 ) 

"Моннан соң, хакыйкатьтә, Раббың наданлык белән начарлык кылганнарга, тәүбә иткәннәреннән соң һәм төзәткәннәреннән соң... хакыйкатьтә, Раббың моннан соң ярлыкаучы, рәхимле бит!" (ән-Нәхел (бал кортлары) сүрәсе, 119 )     

"Раббыгыз кальбләрегездә булганны бик яхшы беләдер. Әгәр сез игелек кылучы булсагыз, Ул, хакыйкатьтә, тәүбә белән кайтучыларга ярлыкаучы." (әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) сүрәсе, 25 ) 

"Җиде күк белән җир, һәм анда булган һәрнәрсә аны тәсбих илә мактыйлардыр. Аны хәмед илә мактамаган бернәрсә дә юктыр, ләкин сез аларның тәсбих-мактауларын аңламыйсыз. Ул исә, хакыйкатьтә, йомшак күңелле һәм кичерүчедер!"   (әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) сүрәсе, 44 ) 

"Әүвәлгеләрнең гореф-гадәте килер дигәннән яки турыдан газап тиюдән башка, үзләренә җитәкчелек килгәч аңа ышанырга һәм Раббыларыннан ярлыкау үтенергә кешеләргә бернәрсә дә комачауламады." (әл-Кәһеф (тау куышлыгы) сүрәсе, 55 ) 

 "Һәм синең Раббың — ярлыкаучы, мәрхәмәт иясе. Әгәр аларның кәсеп иткәннәренә күрә Ул тотып алса, әлбәттә, аларга газапны тизләтер иде. Әмма аларга вәгъдә ителгән вакыт бар. Аннан башка һич яшеренер урын да алар тапмаслар." (әл-Кәһеф (тау куышлыгы) сүрәсе, 58 ) 

Ул әйтте: «Сәлам сиңа! Мин Раббымнан синең өчен ярлыкау сорармын! Ул миңа карата шәфкатьле бит! (Мәрйәм сүрәсе, 47 )

 "Һәм Без аларга мәрхәмәтебездән бүләк иттек, һәм аларга раслык телен югары иттек."  (Мәрйәм сүрәсе, 50 )

"Без Раббыбызга Ул хата-кимчелекләребезне һәм безне син мәҗбүрләгән сихердән ярлыкасын дип иман китереп инандык. Һәм Аллаһ — хәерлерәк, һәм мәңгелек!»" (Та һә үрәсе, 73 ) 

 "Һәм Мин, әлбәттә, тәүбә иткән һәм иман китереп инанган, һәм игелекләр эшләгән, һәм аннан соң туры юлдан баручыга — ярлыкаучы." (Та һә үрәсе, 82 ) 

  Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә — ярлыкау һәм мул ризык. (әл-Хәҗҗ (хаҗ) сүрәсе, 50 )

  "Шулай! Әгәр берәү, үзенә кылынган шикелле, җәза белән җәза кылса, һәм аннан аңа каршы гаделсезлек эшләгән булса, әлбәттә, Аллаһ аңа ярдәм итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, ярлыкаучы!"   (әл-Хәҗҗ (хаҗ) сүрәсе, 60 )

"Хакыйкатьтә, Минем колларымнан бер фирка булды, «Раббыбыз, иман китереп инандык, безне ярлыка, һәмма рәхмәтеңә ирештер! Син — рәхимлеләрнең иң хәерлесе!» — диделәр." (әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) сүрәсе, 109 )   

"Һәм әйт: «Раббым, ярлыка һәм мәрхәмәткә ирештер! Һәм Син — рәхимлеләрнең иң хәерлесе!»"   (әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) сүрәсе, 118 )   

 "моннан соң тәүбә кылганнардан һәм төзәткәннәреннән башка. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!" (ән-Нур (нур) сүрәсе, 5)

"Һәм арагыздан юмартлыгы һәм муллык иясе булганнар туганнарына һәм мескеннәргә һәм Аллаһ юлын тотып күчеп китүчеләргә бирүдән туктамасыннар. Һәм алар кичерсеннәр, һәм гафу итсеннәр. Әллә Аллаһ сезне ярлыкауга ирештергәнен яратмыйсызмы? Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (ән-Нур (нур) сүрәсе, 22 )

"Әшәке хатыннар — әшәке ирләргә һәм әшәке ирләр — әшәке хатыннарга. Һәм саф күңелле хатыннар — саф күңелле ирләргә, һәм саф күңелле ирләр — саф күңелле хатыннарга. Аларның әйткәннәргә катнашлары юк! Аларга ярлыкау һәм мул ризык!" (ән-Нур (нур) сүрәсе, 26 )

"Һәм никахланышырга мөмкинлеге булмаганнар Аллаһ аларны Үз фазылы белән баетканчы тыелып торсыннар. Сезнең уң кулларыгыз ия булганнардан язма алуны теләсәләр, әгәр аларда хәерлек бар икәнен белсәгез, аларга язып бирегез! Һәм сезгә Аллаһ биргән малдан аларга да бирегез! Һәм әгәр яшь кол кызларыгыз үзләренең гыйффәтләрен сакларга теләсәләр, дөнья малына кызыктырып аларны бозыклыкка көчләмәгез! Әгәр берәү аларны мәҗбүр итсә, аларны мәҗбүр иткәннән соң да Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"   (ән-Нур (нур) сүрәсе, 33 )

"Хаклыкта, мөэминнәр — Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китереп инанучылар. Алар уртак эштә аның белән бергә булганда, рөхсәтен сорамыйча китмиләр. Хакыйкатьтә, синнән рөхсәт сораучылар — Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китереп инанучылар. Әгәр синнән үзләренең бер эше өчен рөхсәт сорасалар, алардан теләгәнеңә рөхсәт бир, һәм алар өчен Аллаһтан ярлыкау сора. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (ән-Нур (нур) сүрәсе, 62 )

 "«Аны күкләрдә һәм җирдә сер булганны белүче иңдерде. Хакыйкатьтә, Ул — ярлыкаучы, рәхимле!» — дип әйт." (әл-Фуркан (аергыч) сүрәсе, 6 )

 "Фәкать тәүбә итеп һәм иман китереп, игелекле эшләр эшләгәннәрдән башка — боларның яман эшләрен Аллаһ яхшы белән алмаштырыр. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"  (әл-Фуркан (аергыч) сүрәсе, 70 )

 һәм кыямәт көнендә Аның минем гөнаһ кылганымны кичерүен бигрәк көтәмен. (әш-Шүъара (шагыйрьләр) сүрәсе, 82 ) 

Һәм минем атамны ярлыка! Ул бит адашучылардан булды.   (әш-Шүъара (шагыйрьләр) сүрәсе, 86 ) 

"Әгәр берәү золым кылса, моннан соң яманлыкны яхшылык белән алыштырса, Мин ярлыкаучы, рәхимле бит!" (ән-Нәмел (кырмыскалар) сүрәсе, 11 ) 

 "Ул: «Ий, кавемем! Ни өчен сез яхшылыктан элек яманлыкны ашыктырасыз? Нигә сезгә Аллаһтан ярлыкау сорамаска соң? Шаять, гафу ителер идегез», — диде."  (ән-Нәмел (кырмыскалар) сүрәсе, 46 ) 

"Ул: «Раббым, мин үз-үземә залим булдым, ярлыка мине!» —диде, һәм Ул аны ярлыкады. Ул, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Касас (хикәя) сүрәсе, 16 ) 

"Аларга аталары белән эндәшегез. Бу — Аллаһ алдында гаделрәк. Әгәр аларның аталарын белмәсәгез... сезгә алар — диндә кардәшләрегез һәм якыннарыгыз. Хата кылуыгызда сезгә гөнаһ булмас, ләкин кальбләрегез уйлаганда гына. Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!" (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 5 )

 "туры булганнарга Аллаһ аларның турылыгы өчен әҗер җәзасын бирсен өчен, һәм әгәр теләсә, монафикъларны газап кылсын өчен яки аларны гафу итсен өчен. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 24 )

"Мөселман ирләр һәм мөселман хатыннар, иман китереп инанучы ирләр һәм иман китереп инанучы хатыннар, буйсынучы ирләр һәм буйсынучы хатыннар, сүзгә туры ирләр һәм туры хатыннар, сабыр ирләр һәм сабыр хатыннар һәм түбәнчелекле ирләр һәм түбәнчелекле хатыннар, садәка бирүче ирләр һәм садәка бирүче хатыннар, ураза тотучы ирләр Һәм ураза тотучы хатыннар, үзләренең гыйффәтен саклаучы ирләр һәм гыйффәтен саклаучы хатыннар, Аллаһны күп иттереп искә алучы ирләр һәм Аллаһны күп иттереп искә алучы хатыннар... аларга Аллаһ ярлыкау һәм бөек әҗер әзерләгән!" (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 35 )

"Ий, пәйгамбәр! Без сиңа мәһәрләрен биргән хатыннарны һәм синең уң кулың ия булганнарны, Аллаһ сиңа сугыш табышыннан биргәннәрне хәләл иттек, һәм атаң ягыннан булган абыеңның кызларын, һәм ата ягыннан булган апаларыңның кызларын, һәм ана ягыннан булган абыеңның кызларын, һәм ана ягыннан апаларыңның кызларын ... синең белән бергә күчеп китүчеләрдән, һәм үз-үзен пәйгамбәргә биргән иманлы хатын ... әгәр пәйгамбәр аның белән никахланышырга теләсә. Бу бер синең өчен генә, иман китереп инанучыларга түгел! Бу — аларның хатыннарына һәм уң куллары ия булганнарга карата без нәрсәне фарыз итеп куйганны беләбез — хәтта сиңа уңайсызлык булмаса иде дип. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 50 )

"Ий, пәйгамбәр! Үз хатыннарыңа, һәм кызларыңа, һәм иман китереп инанучыларның хатын- кызларына әйт: алар капланып йөри торган бөркәнчекләрен өсләрендә якынайтсыннар. Бу аларны танудан якынрак һәм аларны әрнетмәсләр. Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!" (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 59 )

"Ул сезнең эшләрегезне төзек кылыр һәм сезгә гөнаһларыгызны ярлыкар. Кем Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагатьтә булса, ул бөек уңышка иреште инде!"   (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 71 )

"монафикъ ирләрне һәм хатыннарны, һәм мөшрик ирләрне һәм хатыннарны Аллаһ газапласын өчен, һәм иман китереп инанучы ирләрне һәм хатыннарны Аллаһ ярлыкасын өчен! Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"   (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 73 )

"Ул җиргә кергән нәрсәне дә, аннан чыкканны дә, күктән иңгәнне дә, аңа күтәрелгәнне дә белә. Ул — рәхимле, ярлыкаучы!" (Сәбәә сүрәсе, 2 )

Сәбәә өчен аларның яшәгән җирләрендә аять булган иде: уңда һәм сулда ике бакча — Раббыгызның биргән ризыкларыннан ашагыз һәм Аңа шөкер итегез. Хуш ил һәм ярлыкаучы Раббы! (Сәбәә сүрәсе, 15 )

  "Кәфер булучыларга — каты газап, иман китереп инанучыларга һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә — ярлыкау һәм олы әҗер." (әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) сүрәсе, 7 )

"Һәм шулай ук кешеләр, хайваннар һәм мал- туарлар арасында да төрле төслеләр бар. Аллаһтан Аның колларыннан галим булучылар гына курка бит. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйззәт иясе, ярлыкаучы!"   (әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) сүрәсе, 28 )

"аларга әҗерләрен төгәл бирер өчен һәм Үз Фазылыннан арттырсын өчен. Хакыйкатьтә, Ул — ярлыкаучы, шөкер итүче!" (әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) сүрәсе, 30 ) 

"Һәм алар әйтер: «Безнең кайгы-хәсрәтләребезне тараткан Аллаһка мактау! Хакыйкатьтә, Раббыбыз — ярлыкаучы, шөкер итүче!"  (әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) сүрәсе, 34 ) 

"Хакыйкатьтә, Аллаһ күкләрне һәм җирне бетмәсеннәр дип тотып тора. Әгәр алар урыныннан кузгалса, аларны Аннан соң беркем дә тотып тора алмас иде. Ул түземле, ярлыкаучы бит!"   (әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) сүрәсе, 41 ) 

"Син, хакыйкатьтә дә, искә төшерүче Зикергә кем иярсә — шуны һәм яшерендә Шәфкатьледән курыкканны үгетләрсең. Аңа ярлыкау һәм муллыклы әҗер турында шатлык хәбәрен бир!" (Йәә сиин сүрәсе, 11 ) 

нәрсә өчен Раббым мине гафу итеп үземне хөрмәтлеләр арасыннан булдырганны!»  (Йәә сиин сүрәсе, 27 ) 

"Әллә аларда гыйззәт иясе, бүләк бирүче Рабыңның рәхмәт хәзинәләре бармы?" (Садъ сүрәсе, 9 )

"Ул: «Үз сарыклары янына синең сарыгыңны кушуны сорап, ул сиңа карата золым кылды, иман китереп инанган һәм игелекле эшләр кылганнардан, алар исә аз, башка күп дус-ишләр бер-берсенә начарлык тели», — диде. Һәм Дауд, Без аны сыныйбыз дип уйлап, Раббысыннан кичерүне сорады һәм рәхмәт итеп рәкәгатькә китеп үкенде." (Садъ сүрәсе, 24 )

"Без аңа моны гафу иттек һәм аның өчен Бездә, әлбәттә, якынчылык һәм сыену, күркәм кайту урыны бар."   (Садъ сүрәсе, 25 )

"Ул: «Раббым! Ярлыка мине һәм миннән соң беркемгә дә тиеш булмас падишаһлыкны миңа бирсәнә, Син, хакыйкатьтә, бүләк бирүче бит!»— диде."   (Садъ сүрәсе, 35 )

"Без Үз рәхмәтебездән һәм гакыл ияләренә вәгазьләнү өчен аның әһелләрен, һәм алар белән бергә әле алар кебекләрне дә бүләк итеп бирдек."   (Садъ сүрәсе, 43 )

"Күкләрнең һәм җирнең, һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысы! Гыйззәт иясе, ярлыкаучы!»"   (Садъ сүрәсе, 66 )

"Ул күкләрне һәм җирне хаклык белән юктан бар итеп яратты. Ул төнне көн белән чорный һәм көнне төн белән чорный. Ул кояшны һәм айны буйсындырды. Барысы да билгеле әҗәлгә кадәр йөри. Ул гыйззәтле, ярлыкаучы түгелмени?" (әз-Зүмәр (төркемнәр) сүрәсе, 5)

"Әйт: «Ий, Минем үз-үзләренә каршы исраф белән шөгыльләнгән колларым! Аллаһның мәрхәмәтеннән өмет өзмәгез! Хакыйкатьтә, Аллаһ гөнаһларның барысын да гафу итә! Ул ярлыкаучы һәм рәхимле бит!"   (әз-Зүмәр (төркемнәр) сүрәсе, 53 )

"гөнаһ кичерүче һәм тәүбә кабул итүче һәм җәзалауда каты булучы, юмартлык иясеннән. Аннан башка иләһ юк һәм кайту — Аңа." (әл-Гафир (ярлыкаучы) сүрәсе, 3 )

"Сез мине Аллаһка карата кәфер булырга һәм аның турында һич тә белемем булмаган нәрсәне Аңа тиңдәш итәргә чакырасыз, мин исә сезне гыйззәт иясе, ярлыкаучыга өндимен!"   (әл-Гафир (ярлыкаучы) сүрәсе, 42 )

"Һич шик юк, сез мине чакырган нәрсәнең бу дөнья тереклегендә дә һәм әхыйрәттә дә чакырылуы юк, һәм безнең кайтуыбыз — Аллаһка! Һәм чиктән узучылар — алар ут әһелләре!"   (әл-Гафир (ярлыкаучы) сүрәсе, 43 )

Ярлыкаучы һәм рәхимледән сый-хөрмәт итеп. (әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) сүрәсе, 32 )

"Фәрештәләр Раббыларын тәсбих илә мактаганда, һәм җир йөзендәгеләргә ярлыкау сораганда... күкләр ярыла яза. Әйе! Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле бит!" (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 5 )

"Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгән колларын Аллаһ менә шулай сөендерә. «Мин сездән моның өчен әҗер сорамыйм, туганнарга карата сөю генә. Кем яхшылык кылса, аңа Без игелек өстәрбез», — дип әйт. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы һәм шөкер итүче!"   (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 23 )

"һәр гөнаһның олыларыннан һәм фәхешлек гамәлләреннән читләшүчеләргә, һәм алар — ачулары чыкканда кичерүчеләр."   (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 37 )

"Әлбәттә, берәү сабыр булса һәм кичерсә... хакыйкатьтә, бу, әлбәттә, эшләрдә нык булудан." (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 43 )    

"Кавемнең кәсеп иткәненә карата Ул җәза бирсен дип, Аллаһның көннәренә өмет итмәүчеләргә иман китереп инанучылар кичерсеннәр дип әйт!" (әл-Җәсийә (тезләнеп торган) сүрәсе, 14 ) 

"Яки алар: «Ул аны уйлап чыгарды», — дип әйтерләр. Әйт: «Әгәр мин аны уйлап чыгарган булсам, Аллаһтан миңа булганның өстендә сезнең көчегез булмас! Ул сезнең нәрсә турында сүз куертканыгызны яхшырак белүче. Минем белән сезнең арагыздан Аның шаһит булуы җитә төшкән! Һәм Ул — кичерүче, рәхимле!»" (әл-Әхкаф (комнар)  сүрәсе, 8 ) 

"«Ий, кавемебез! Аллаһка ялваручыга җавап бирегез һәм Аңа иман китереп инаныгыз. Ул сезнең гөнаһларыгызны кичерер һәм сезне үзәк өзгеч газаптан саклар."  (әл-Әхкаф (комнар)  сүрәсе, 31 ) 

"Иман китереп инанганнар һәм игелекле эшләр эшләгәннәрнең, һәм Мухәммәдкә иңдерелгән нәрсәгә - ул исә Раббыларыннан булган хаклык — инанганнарның яман эшләрен Ул бетерер һәм аларның хәлләрен төзәтер." (Мухәммәт сүрәсе, 2 )

  "синең гөнаһларыңның элегрәк тә, ахырдан да кылынганнарын Аллаһ ярлыкасын өчен, һәм сиңа Үз нигъмәтен тәмам итсен өчен, һәм сине туры юлга күндерсен өчен." (әл-Фәтех (җиңү)  сүрәсе, 2 ) 

"иман китереп инанган ирләрне һәм иман китереп инанган хатыннарны астында елгалар агып торган бакчаларга, анда мәңге калырга, Ул кертеп җибәрсен өчен һәм аларның начарлыкларын бетерсен өчен. Бу— Аллаһ каршысында бөек өлеш."    (әл-Фәтех (җиңү)  сүрәсе, 5 )   

"Күкләрдә һәм җирдә падишаһлык— Аллаһныкы. Ул кемне тели — шуны кичерә һәм кемне тели — шуны газаплый. Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (әл-Фәтех (җиңү)  сүрәсе, 14 )   

"Әгәр алар синең үзләренә чыкканыңны көтсәләр иде, алар өчен хәерлерәк булыр иде. Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Хуҗурат (бүлмәләр) сүрәсе, 5 )

 "Бәдәви гарәпләр: «Без иман китердек!» — диделәр. «Сез иман китереп инанмадыгыз!» «Без бирелдек!» — дип әйтегез, чөнки сезнең кальб-күңелләрегезгә иман кереп җитмәгән әле. Әгәр сез Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагатьле булсагыз, Ул сезнең гамәлләрегездән бернәрсәнең дә дәрәҗәсен төшермәс!» — дип әйт. Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!"  (әл-Хуҗурат (бүлмәләр) сүрәсе, 14 )

"Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһтан куркыгыз һәм Аның рәсүленә иман китерегезче! Ул сезгә Үз рәхмәтеннән ике өлеш бирер, сезгә йөрер өчен нур булдырыр, һәм сезне кичерер. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Хәдид (тимер) сүрәсе, 28 )

"Арагыздан үз хатыннарын, аналарының сыртлары дип йөртүчеләр, әлбәттә, күңелгә ятышсызны Һәм ялганны сөйлиләр. Алар бит аларның аналары түгел, хакыйкатьтә, аларның аналары аларны тудыручылар гына бит. Аллаһ, хакыйкатьтә, гафу итүче, ярлыкаучы!" (әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) сүрәсе, 2 ) 

"Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сезгә: «Мәҗлесләрдә урын бирегез!» — диелсә, урын бирегезче! һәм Аллаһта сезгә урын бирер! Әгәр исә: «Торыгыз!» — диелсә, торыгыз. Сезләрдән иман китереп инанучыларны һәм гыйлем китереп бирелгәннәрне Аллаһ дәрәҗәләргә югары күтәрер! Һәм Аллаһ —сезнең кылганыгыздан хәбәрдар!" (әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) сүрәсе, 12 ) 

"Алардан соң килгәннәр: «Раббыбыз! Безне Һәм бездән алда иман китереп инанган туган кардәшләребезне ярлыка! Иман китереп инанучыларга карата күңелләребездә нәфрәт булдырма. Раббыбыз, Син, хакыйкатьтә, миһербанлы, рәхимле!» — диләр. " (әл-Хәҗер (җыелыш) сүрәсе, 10  ) 

"Ибраһим да һәм аның белән бергә булучылар да сезгә яхшы үрнәк булдылар. Менә алар үз кавеменә: «Безнең сезгә һәм Аллаһтан башка гыйбадәт кылган нәрсәгезгә катнашыбыз юк! Сезнең белән безнең арада дошманлык һәм күралмау, хәтта сез берүзе генә булучы Аллаһка иман китермәсәгез, мәңгегә калыр!» Тик Ибраһимның атасына булган сүзләр генә: «Мин, әлбәттә, синең өчен ярлыкау үтенермен, һәм синең өчен Аллаһ каршысында башка һич бернәрсә эшли алмыйм! Раббыбыз, Сиңа тәвәккәлләдек һәм Сиңа юнәләбез, һәм кайту да — Сиңа!»" (әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) сүрәсе, 4 )

"«Раббыбыз, безне кәферләр өчен сынау фетнәсе итмә, ярлыка безне, Раббыбыз. Син, хакыйкатьтә, гыйззәт, хикмәт иясе!»" (әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) сүрәсе, 5 )

"Ихтимал, Аллаһ сезнең һәм сез дошманлатканнарның арасында дуслыкны булдырыр. Аллаһ кодрәтле бит! Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) сүрәсе, 7 )

 "Ий, пәйгамбәр! Әгәр иман китереп инанган хатыннар, Аллаһка һич бернәрсәне тиңдәш тотмаска, һәм урламаска, һәм зина кылмаска, һәм үз балаларын үтермәскә, һәм үзләренең куллары һәм аяклары арасында уйлап чыгарылган бөһтән-ялганны китермәскә һәм хупланган эшләрдә сиңа карышмаска ант итеп килсәләр, аларның антларын кабул ит, һәм алар өчен Аллаһтан ярлыкау сора. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"  (әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) сүрәсе, 12 )

"Ул сезгә гөнаһларыгызны гафу итәр һәм үзегезне астында сулар агып торган бакчаларга кертәчәк, һәм Гаден җәннәтләрендә булучы хуш урыннарга урнаштырыр. Менә нәрсә ул — бөек уңыш!" (әс-Саффъ (сафлар) сүрәсе, 12 ) 

"Аларга: «Килегез, Аллаһның рәсүле сезне кичерер өчен үтенер», — дип әйтелсә, алар башларын гына кәкрәйтерләр. Аларның тәкәбберләнеп каршы төшүләрен күреп торасың!" (әл-Мунафикун (монафикълар) сүрәсе, 5 ) 

 "Ий, иман китереп инанучылар! Хатыннарыгыз вә бала-чагаларыгыз арасында сезгә дошманнар да бардыр. Алардан сакланыгызчы! Әгәр исә аларны гафу итсәгез, кызгансагыз һәм жәлләсәгез, Аллаһ кичерүче, рәхимле бит!" (әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) сүрәсе, 14 ) 

"Әгәр Аллаһка яхшы бурыч бирсәгез, Ул сезгә аны кат-кат арттырып кайтарыр һәм үзегезне кичерер. Һәм Аллаһ — шөкер итүче, хуш күңелле,"  (әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) сүрәсе, 17 )   

"Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, пәйгамбәр! Син хатыннарыңның ризалыгына ирешим дип, ни өчен Аллаһ сиңа хәләл иткән нәрсәләрне хәрам итәсең? Аллаһ — кичерүче, рәхимле." (әт-Тәхрим (хәрам итү) сүрәсе, 1 ) 

"Ий, иман китереп инанучылар! Ихлас тәүбә илә Аллаһка әйләнегезче! Шаять, Раббыгыз үзегезнең гөнаһларыгызны кичерер һәм үзегезне Аллаһ пәйгамбәрен һәм аның белән берлектә иман китергәннәрне хурлыкка төшермәячәк көнне агым сулы бакчаларга кертеп җибәрер. Нур балкыр аларның алдында һәм аларның уң куллары ягыннан. Әйтерләр алар: «Ий, Раббыбыз! Тәмамла соң безгә нурыбызны һәм кичер безне! Хакыйкатьтә, Син — һәрнәрсәгә кодрәтле!»"   (әт-Тәхрим (хәрам итү) сүрәсе, 8 ) 

"Ул сезне сынар өчен һәм дә гамәлләрегезгә карата кайсыгыз яхшырак икәнлеген күрер өчен үлем белән тереклекне яратучы. Ул— гыйззәт иясе, кичерүче," (әл-Мүльк (падишаһлык) сүрәсе, 2 ) 

"Хакыйкатьтә, яшертен хәлдә Раббыларыннан куркучыларга ярлыкау вә бөек әҗердер." (әл-Мүльк (падишаһлык) сүрәсе, 12 )    

 "... Ул гөнаһларыгызны кичерер һәм сезгә билгеләнгән әҗәлгә кадәр кичектерер. Хакыйкатьтә, Аллаһтан әҗәл килеп җитсә— кичектерелмәс. Әгәр белсәгез иде!»" ( Нух сүрәсе, 4 )

"Һәм Син аларны гафу итсен өчен аларны өндәгән саен алар бармакларын колакларына тыгып куйдылар, һәм киемнәре белән капландылар, һәм киреләнделәр, һәм масаеп тәкәбберләнделәр."  ( Нух сүрәсе, 7 )

"Һәм мин әйттем: «Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, Ул — ярлыкаучы,"   ( Нух сүрәсе, 10 )

"Раббым, мине һәм минем ата-анамны, һәм минем өемә иман китереп инанган булып кергәнне, һәм иман китереп инанучы ирләрне һәм хатыннарны ярлыка! Залимнәргә исә һәлакәттән башка бернәрсә дә арттырма!»"   ( Нух сүрәсе, 28 )

"Хакыйкатьтә, Раббың синең һәм синең белән бергә булганнарның бер төркеме төннең өчтән икесенең азрагында, һәм аның яртысында һәм аның өчтән бер өлешендә уяу торганнарын белеп тора. Һәм Аллаһ төнне һәм көнне микъдарлап куя. Ул сезнең моны исәпкә алмаганыгызны да белә, һәм Ул сезне гафу итте. Коръәннең җиңел булганын укыгыз. Ул сезнең арагызда авырулар, һәм башкалары Аллаһның юмартлыгын эзләп җир йөзендә йөрүчеләр, һәм башкалары Аллаһ юлында сугышучылар булачакларын да белә. Аннан җиңел булганын укыгыз, һәм намаз үтәгез, һәм зәкәт түләгез, һәм Аллаһка бурыч итеп яхшы бурыч бирегез. Хәерлектән үзегезгә нәрсә әзерләсәгез, шунысын Аллаһ каршысында хәерлерәк итеп һәм олырак әҗерле итеп табарсыз, һәм Аллаһтан ярлыкау сорагыз! Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Музәммил (чорналган) сүрәсе, 20 )

Әгәр Аллаһ теләмәсә — алар искә алмаслар. Аннан курку лаеклы һәм Аннан ярлыкау лаеклы! (әл-Мудәсир (төрелгән) сүрәсе, 56 )

Раббыңнан бәя бирү буларак — хисаплашу бүләге. (ән-Нәбәә (хәбәр) сүрәсе, 36 ) 

"Һәм Ул — ярлыкаучы һәм сөюче," (әл-Буруҗь (йолдызлыклар) сүрәсе, 14 )  

2013-10-03 11:24:13

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top