Ахирәтне казану тагын да хәерлерәк

Аллаһ аятьләрендә кешеләрне уянык булуга һәм гүзәл әхләкъка чакыра. Берәр кешенең малы һәм мөлкәте артканында масаюы, киресе булганында өметсезлеккә бирелүе Аллаһка карата рәхмәтсезлек, канәгатьсезлек булыр. Бер аятьтә шулай әйтелә:

"Ант булсын, без бераз курку, ачлык һәм мал өлешләренең, җаннарның һәм ризыкларның кимүе белән сезне имтихан итәчәкбез. Сабырлык күрсәткәннәрне шатландыр." (Бакара сүрәсе, 155).

Күп кенә кешеләрнең иң мөһим яшәү максатлары мал, байлыкка ия булу икәнлеге күренә. Кешеләр моңа ирешү өчен бөтен бар юлларны эзләрләр, һәм бернәрсәдән дә тартынмаслар. Кешеләр тарафыннан малга бирелгән бу әһәмият Коръәндә "хисле шәһвәт (теләк)" һәм “дөнья тормышының үзенә тартучы зиннәте" буларак болай белдерелгән:

"Хатыннарга, угылларга, кантар-кантар өелгән алтын һәм көмешкә, чабышкы гүзәл атларга, хайваннарга һәм уңышларга хисле шәһвәт кешеләргә зиннәтле һәм аларны тартучан итеп яратылды. Болар дөнья тормышындагы вакытлы файдалану өчен генә. Асыл барылачак гүзәл урын Аллаһ катында булганыдыр" (Али Имран сүрәсе,14)

Аллаһ бер башка аятендә диннән ерак кешеләр өчен "малны 'җыю теләге һәм хисе' аркылы яратасыз" (Фәҗр сүрәсе, 20) шикелдә мөрәҗәгать итә. Бу аятьтән дә аңлашылганы кебек, җаһилия туплымындагы кешеләр мал иясе булу теләге, шәһвәте эчендәләр. Мал һәм мөлкәт байлыгы Коръән әхлагын нигез буларак алмаган туплымнар өчен өстенлекне күрсәткән бик мөһим сыйфатлардан. Бу ялгыш модель буенча, бай булганнарга хөрмәт күрсәтелер, әһәмият бирелер. Кешеләр теләгән байлыкка ия булганнарында, бик бөек көчкә ия булуларын уйларлар. Бу караш сәбәпле, һәркем иң алда бик бай булырга теләр. Җаһилия кешеләренең малга һәм байлыкка бу кадар бирелгән булулары үзе белән бергә гомерләре буенча казанганнарын югалту куркуын да китерер. Бу яңлыш мантыйкка (логикага) һәм аңлаешка ия булган кешеләр, маллары берәр сәбәп аркылы кулларыннан алынса, өметсезлеккә бирелерләр һәм Аллаһка каршы гыйсьян күрсәтерләр. Малларының әзәюе чынлыкта сынау булганлыгыннан бөтенләй гафләттә булганнары өчен, бөек зарарга дучар булуның хәсрәтен яшәрләр.

Югыйсә, Аллаһ Коръәндәге Хадид сүрәсенең 23 нче аятендә иман китергән колларына кулларыннан чыкканнары, югалтылган нәрсәләре өчен борчу тоймауларын һәм үзләренә бирелгән нигъмәтләр сәбәпле дә артыгыннан узынып, масаймауларын әмер иткән.

Дөнья тормышының имтихан урыны булуына һәм имтихан ителгәненә төшенмәгән кеше, малы бер вакыт кулыннан алынуында нәрсәгә тап булганыннан шашырып, үзен негатив һәм гыйсьян рәвештә тотышы бик мөмкин.

Диннән ерак кешеләр мал югалтуны бу бозык караш аркылы бәяләгәннәре сәбәпле, бу вакыйгаларның хәерлегә һәм яхшыга булмавын төшенерләр. Чыннан да, бу карашлары һәм Аллаһка каршы күрсәтелгән тәвәккәлсезлек белән вакыйгалар аларга каршы буларак тормышка аша барыр.

Югыйсә, хәер күзлегеннән караган кешеләр өчен чынбарлык бөтенләй башкача

Югалткан мөлкәтлеренең бу вакыткача беленмәгән бик күп хикмәтләре һәм хәерле яклары бар. Бәлки дә Аллаһ, бу вәсилә аркылы байлыктан котырган һәм бөеклек,тәкәбберлек хисенә бирелеп, дөнья яшәешенең фани теләкләренә ияргән колларына бер хәтерләтү ясагандыр. Аларга бөтен көчнең Аллаһныкы гына икәнлеген һәм Үзенә генә, Аллаһка гына якын булу омтылышы эчендә булулары кирәклеген хәтерләткәндер.

Аллаһ авырлыклар вакытында сабыр иткән, таянган колларына дөньяда һәм Ахирәттә тагын да гузәлрәк каршылык биреп, алар тарафыннан беленмәгән хәерле бер киләчәк билгеләгән. Шулай итеп, дөнья яшәешенең фани файдалары урынына, аларга бу дөньяда югалтканнарына каршылык буларак, соңсыз булган Ахирәт тормышының сансыз нигъмәтлерен киләчәктә бирүе мөмкин. Әлбәттә ки, берәр чагыштыру ясалса, сансыз Ахирәт нигъмәтләре тагын да хәерлерәк булуы бик ачык.

Аллаһның исемнәре

ДАФИГЪ

әлалардан саклаучы, коткаручы)

Болай итеп аларны, Аллаһның рөхсәте белән, җиңелгәннәрдән иттеләр. Давыт Җалутны үтерде. Аллаһ та аңа мөлкәт һәм хикмәт бирде, аңа теләгәненнән өйрәтте. Әгәр Аллаһ кешеләрнең бер өлеше белән икенче өлешен Дафигъ (саклаучы) булмаса иде, җир йөзе бозыклыкка дучар булыр иде. Тик Аллаһ галәмнәргә карата бөек яхшылык кылучыдыр. (Бакара сүрәсе, 251)

Мөэминнәрне мадди һәм мәгънәви һәртөрле куркынычлыклардан саклаган Аллаһ, аларга - кәферләргә, икейөзлеләргә, мөшрик, сынга табынучыларга каршы торырлык бөек бер куввәт, җиңелмәслек бер көч бирер. Алар әзерләгән хәйләкәр тозакларның, эшләнәчәк һөҗүмнәрең әле планлаштырылган вакытында, Аллаһ алар өчен берәр тозак әзерләр. Шулай итеп, бирергә теләнелгән зарарларны мөэминнәрдән читләштереп, аларның начарлыкларын үз башларыннан кичерер.

Аллаһ инкярчыларны да үз араларындагы аерымлылыкка этәреп, бер-берсе белән көрәштерер һәм араларын бозып, көчләрен югалттырыр.

Мөселманнарны, мөэминнәрне күрә алмаган кешеләрне алардан ерак тотар, инкарьчеләрнең җаннарын куркынычлык астында калдырып, бәлалар җибәрер. Бу Аллаһның ярдәме Коръәндә шулай белдерелгән:

Алар бары “Раббыбыз Аллаһ” дигәннәреннән, хаксыз буларак йортларыннан сөрелеп чыгарылдылар. Әгәр Аллаһ кешеләрдән кемнедер бер башкасы белән сакламаса (җиңелдертмәсә) иде, монастырьлар, чиркәүләр, синагогалар һәм эчендә Аллаһның исеме күп иттереп искә алынган мәчетләр, шиксез җимерелер иде. Аллаһ үзенең диненә ярдәм итүчеләргә катгый рәвештә ярдәм итәр. (Хаҗ сүрәсе, 40)

Моның белән бергә, бик күп авырлыклардан, чирләрдән, вәсвәсәдән, шайтанның зарарыннан һәм кайгы-хәсрәтләрдән мөэминнәрне саклаган Аллаһ, үзләрен алар белмәгән тагын күп кенә башка бәлалардан да ерагайтыр, саклар. Шөбһәсез, боларның һәрбересе Аллаһның мөминнәргә карата күренмәгән һәм ачык ярдәмнәреннән. Ул колларына карата бик шәфкатьле, Аңа сыенганнарга, Анардан ярдәм теләгәннәргә карата саклаучыларның иң хәерлесе.


2010-06-03 06:35:28

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top