Гафиллектән килүче дөньяда мәңге яшәү теләге

Гомерләрен мәңге яшәү теләге һәм дөнья артыннан куып үткәрүче гафил, җаһилия кешеләре тарафыннан югалтылган, һич татылмаган бөек бер ләззәт, бер нәрсә бар. Ул да Аллаһ ризалыгы буенча хәрәкәт итү, Аны ярату һәм Аның яратувы, дуслыгы һәм якынлыгын теләү китергән ләззәт һәм дулкынлану.

Җаһилия туплылыгы Көръәндә белдерелгәнчә: “Аллаһка тиешенчә төшенмәгән, Аны белмәгәннгам сүрәсе, 91) яки “Аны оныткан” (Худ сүрәсе, 92) һәм шушы ише төшенчәләр хаким иткән кешеләрдән җыелган бер төркем. Бу төркемдәгеләр кайвакыт үзләрен мәдәниятле буларак танытса да, Аллаһка кирәгенчә итагать итмәүләре, Ахирәткә ышанып бетмәүләре, аны (Ахирәтне) белмәүләре, үзләренең яратылулары максаты хакында уйланмаулары һәм моны аңлаудан ерак булулары өчен “җаһилдер”ләр (наданнар). Бу “җаһиллек” төркеменә хас булган бик күп ялгыш мантык ( логика) белән беррәттән , аларны иң билгеле итүче сыйфатларның берсе дә - “һич улмәячәкләр” фикеренә ияреп планнар корып яшәүләре.

Әйт ки: “Әлбәттә сез узеннән качкан үлем, шиксез сезне очратып табачак. Соңыннан беленмәгәнне дә, күрелгәнне дә белүче Аллаһка кайтарылачаксыз;Ул да сезгә эшләрегездән хабәр бирәчәк.” омга сүрәсе, 8).

Һич юктан Раббыбыз сезне яратып нигъмәтләндергәнен, һәр кешенең билгеле бер вакытка кадәр яшәячәген һәм бер көнне әлбәт үләчәген, үлем турында уйланмыйча гына анардан качып булмаганлыгын, кешеләр үлгәннән соң Раббыбыз аларны яңадан терелтеп яшәтәчәген Көръәндә йөзләрчә аятьтә вәгьдә һәм хәбәр биргән Аллаһ, бу сүзен һичшиксез, әлбәттә тотачак. Үлемнең юк булу түгел, Ахирәткә һәм мәңгелек тормышка алып баручы бер керү ишеге икәнлеген, боларның барысы турында уйланганда, үлемнән куркуның бер мәгьнәсе дә булмавы җиңел аңлашылыр. Үлемнән куркуның бер файдасы да юк. Чөнки дөнья тарихы буенча беркем дә улемнән качмаган һәм кача да алмаячак... Бөтен кешеләр дә язмышлары билгеләгән вакыт килгәч әлбәт үләчәкләр һәм нәрсә эшләсәләр дә, бер минутка да артык яшәмиячәкләр. Үлем куркувына бирелгәннәр тарафыннан үлемнән һич тә кача алмаячаклары Көръәндә шулай белдерелә:

Алар сиңа аңлатмаганнарын эчләрендә яшереп тотарлар: “Бу эштән безгә берәр нәрсе булса иде дә, без монда үтерелмәс идек” – дияләр. Әйт ки: “Өйләрегездә булса идегез дә, үләселәре язылган булганнар янә төшәчәкләре урыннарына китәчәкләр иде...” ( Ал-имран сүрәсе,154).

Үлем кешеләр өчен Ахирәткә бер кереш капкасы. Шул ук вакытта, гомерләрен Аллаһ ризасы кирәктергәнчә яшәгәннәр өчен дә бәхет һәм котылуга ачылган бер шатлык капкасы. Үлем Аллаһка иман китермәгәннәр өчен харап булу һәм һич бетмәячәк мәңгелек һәлакатнең башлангычы. Һич үлмәячәкләре кебек яшәп Аллаһны онытканнар, үлем килгәнендә тоячаклары үкенечнең бер нәрсәгә дә инде файда китермәвен Раббыбыз Көръәндә шулай хабәр биргән:

Тәүбә начарлыклар эшләп аларның берәрсенә үлем килгәч:“Мин хәзер чыннанда тәүбә иттем”-дигәннәр, кяфер булып үлгәннәр өчен түгел. Болар өчен ачы бер газап хәзерләнгән.” (Ниса сүрәсе, 18).

Соңынан аларның берәрсенә үлем килгән вакытта әйтер ки: “ Раббым мине кире кайтар. Калдырганымда ( дөньяда) дөрес гамәлләр кылыйм!Һич! Чынлыкта бу барытик буш бер сүз, моны да ул үзе сөйли. Аларның алларында терелтелеп бастырылачаклары көнгә кадәр бер киртә (кабер галәме,бәрзаһ) бар. (Мүэминүн сүрәсе, 99-100)

Аллаһ ризасына омтылмаган һәркем- Аллаһ теләгәннәрдән башка-бу үкенечне яшиячәк. Шулай итеп, гомер бик кыска, бу гомердән соң чиксез, мәңгелек бер хакыйкый тормыш бар һәм бу мәңгелек тормыш бу дөньяда тик Аллаһның ризасы аркылы гына казаныла ала. Бу хәлдә, кешенең мондагы кыска һәм үтүчән гомерен уйлавыннан тыш, күбрәк үлемнән соң башланган хакыйкый тормышы турында уйланувы һәм моңа күрә харәкәт итүве кирәк.Шул сәбәпле, бу хакыйкатьне аңлаган мөэминнәр “тик Ахирәттәге асыл йорт турында уйланып, искә алучы ихлас ияләре” дип белдерелә. (Сад сүрәсе,46)

Дөнья байлыгына һәм теләкләренә,мөмкинчелекләренә каты иттереп бәйләнүнең бер файдасы да юк. Беркем дә малын, матурлыгын, көчен, гаиләсен, дәрәҗәсен Ахирәткә алып китә алмас. Боларның берсе дә кабердәге кешегә иптәш булмас. Кабергә бары кәфенгә терелгән гәүдә генә керә, ул да кыска вакыт эчендә туфракка әйләнәчәк.

Бу дөньядан Ахирәткә алып барылачак берден-бер нәрсә - Аллаһ ризасы өчен эшләнгән гамәлләр һәм гыйбадәтләр. Бу дөньяда кыска бер мизгел өчен кешегә бирелгән нигъмәтләр ( саулык, гузәллек, дәрәҗә һ.б.), Ахирәттә мәңгелеккә һәм бик күпкә тагын да яхшырак, гүзәлрәк рәвештә яңадан кешегә биреләчәк.

Бу чынбарлыкны аңламыйча, үзенә бирелгән нигъмәтләрне Аллаһ ризасы өчен сарыф итмәүне “акыллылык” белеп эш иткән берәр кеше, үзенең Ахирәтен куркыныч астында калдыра, киресенчә, акылсызлык күрсәтә. Бу халәт белән бәйле бер аять шулай боера:

“Меннә сез шундый, Аллаһ юлында сарыф итәргә чакырылырсыз, моңа карамастан, кайберләрегез саранлык күрсәтер. Кем саранлык күрсәтсә, инде ул тик үз нәфсенә саранлык күрсәтә. Аллаһ исә, Ганийдыр ( һичбер нәрсәгә дә ихтияҗы булмаган); ярлы булган сез. Әгәр сез йөзегезне борып китүчеләрдән булсагыз, сездән башка бер кавемне китереп, сезне алмаштырыр. Соңынан алар сезгә охшаган да булмаслар. (Мухаммәд сүрәсе, 38).

Үзләрен “үлемсезләштерергә” тырышучыларның нәтиҗәсез тырышлыклары

Боларны аңламаган һәм дөньяга каты теләк белән бәйләнгән кемсәләр үзләрен сүздә “үлемсезләштерергә” тырышырлар. Көръәндә бу ялгыш төшенчәгә ия булган кешеләрдән сүз ителә һәм бу кешеләрнең “үлемсезләшү” өчен төрле-төрле чаралар кулланганнары турында хәбәр ителә. Бу аятьләрнең кайберәүләре:

Сез һәрбер югары җиргә һәйкәл төзеп, ( кирәксез бер нәрсә белән ) мәшгуль булып күңел ачасызмы? Улемсез булу өмете белән сәнгать итәсезме? (Шуара сүрәсе, 128-129)

Белегез ки, дөнья тормышы барытик бер уен, ( кәеф-сафа төреннән ) җәлеп итуче (үзенә тартучы) бер мәшгульлек, бер зиннәт, үзегезнең арагызда бер мактану ( вакыты һәм темасы), мал һәм балаларда бер “күбәю” хисе генә. Бер яңгыр үрнәге кебек: ул үстергән иген игенчеләрнең (яки кяферләрнең ) хушына киткән, соңынан корыган, бер карарсың ки саргайгандыр , соңынан ул чупкә әверелгәндер. Ахирәттә исә каты бер газап, Аллаһтан бер кичерелү һәм хуш булганлык ( риза ) бардыр. Дөнья тормышы алдатучы бер файдаланудан башка берни дә түгелдер.” ( Хадид сүрәсе, 20 )

Әлбәттә,кешенең матур әсәрләр иҗат итүве һәм гүзәл әхлаклы, хәерле кешеләр җитештерү теләге яхшы, гүзәл хәрәкәтләрдән. Ләкин, монда сүз җаһилия әхлагы буенча яшәүче дөрес булмаган берәр җәмгыяттә, кешеләрнең бу теләкләренең сәбәбе Аллаһның ризасы булмыйча, үз тәкәбберлекләрен туендырып, үзләренчә дөньяда калачак исем калдырулары теләге турында бара.

Мәңгелек котылуның ачкычы: Аллаһ ризасы

Мөэминнәр Аллаһның һәрнәрсәгә хаким булганлыгын белүче һәм үлемнең бер соң түгел, чын, хакыйкый яшәешкә ( Ахирәткә ) күчү этапы булувына төшенгән кешеләр. Мөэминнәр тормышның, үлемнең һәм үлемнән соң булачак хакыйкый тормышның чын, асыл хуҗасы Аллаһ булганлыгын һәм узләрен Аллаһ яратканлыкларын бик яхшы белгән һәм һәрвакыт Аңа юнәлгән кешеләр. Алар акчаның, дәрәҗәнең, физик матурлыкның Аллаһ яраткан бу система (дөнья) эчендә чын котылу юлы булмавын күрүчеләр. Чөнки боларның барысы да кыска, фани дөнья тормышының үтүчән зиннәтләре. Бөек Аллаһ юктан яраткан дөнья яшәешендә һәм Ахирәттә кешене бәхеткә һәм котылуга китерүче бердәнбер нәрсә - Аллаһның ризасы һәм рәхмәте. Аллаһ барытик Үз ризасына иярүчеләрне генә дөрес юлга илтәчәк:

Аллаһ ризасына ияргәннәрне Көръән аркылы котылу юлларына җиткерер һәм аларны Үз рөхсәте белән караңгылыктан яктылыкка чыгарыр. Аларны туп-туры юлга юнәлтер, илтәр. (Маидә сүрәсе, 16)

Җаһилия җәмгыятендә үлем һәркем тарафыннан беленгән, ләкин катгый рәвештә аның турында сүз ителмәгән, хәтта исеме хәтерләтелүве дә теләнелмәгән бер тема. Бөтен исәп-хисаплар, планнар үлем юк кебек ясалыр. Бөтен планнар үлемне күзалламыйча корылганы өчен, бу качувы булмаган соңнан сүз итү дә бик “хуш каршыланмас”.

Үлемне инкяр итү, мөһимсенмәү югарыда сүз иткәнебез җаһилия кешеләрен бик күп юнәлешләрдәге яңлышлыкларга этәрә . Бөтен кешеләр “һәр нәфес (һәркем) үлемне татыр...” (Ал-Имран сүрәсе, 185) хөкеме кирәктергәнчә әлбәт үләчәкләре сәбәбеннән, үлемне хисапка алмыйча планланган һәм яшәлгән бер гомер, әлбәттә бөек алдануга корылган. Бу һәр кеше тарафыннан аның җитди уйланувы аркылы җиңел рәвештә аңлый алырлык олы хакыкать, мөһим чынбарлык.

2010-06-03 06:57:18

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top