Бөек Ислам әхле-сөннәт галиме Суюти хәзрәтләре Дөнья гомеренең 7000 ел булганына кагылышлы сахих (дөрес) хәдисләрне китабында аңлаткан

1. Бөек Ислам әхли сөннәт  галиме Суюти Хәзрәтләре «Әлкәшфү Ан мүҗәвәзәти хәзихилүммә әлӘлф вә әллума фи Әҗвибати әлӘсилә әссаба» исемле әсәренең (Имам Җалаледдин Суюти, шәрхләде һәм дөресләде Саид Мөхәммәд Лаххам, Бәйрут-Любнан) гарәпчә оригиналында Пәйгамбәребез (с.а.в.)нең хәдис-шәрифләренә урын биргән. Бу әсәрнең 10нчы битендә урын алган астагы ике хәдистә Пәйгамбәребез (с.а.в.) Дөнья гомеренең 7000 ел булганлыгын ачык буларак белдергән. Бу хәдисләр һәркайсы берәр кеше тарафыннан түгел, әхли сөннәт  галимнәренең бөек галимнәреннән булучы Суюти Хәзрәтләре тарафыннан китерелгән:
 





 

Амр бин Яхъядан, ӘлАлә бин Зәйд безгә Әнәстән (Аллаһ анардан разый булсын) сөйләде, әйтте ки: «Аллаһның Рәсүле әйтте (с.а.в.) : ДӨНЬЯНЫҢ ГОМЕРЕ АХИРӘТ КӨННӘРЕННӘН ҖИДЕ КӨН. Бөек Аллаһ диде: Чынлыкта синең Раббың катында бер көн сез санаган мең ел кебек.» 1

 

Аттабарани ӘлКәбирдә диде: Әхмәд бин АнНадр ӘлАскәридән һәм Җагъфәр бин Мухаммәд ӘлУръянидән, икесе әйттеләр: ӘлВәлид бин АбдульМәлик бин Сәрх ӘлХаратидән, Сулейман бин АтаульКурейш ӘлХарбидән, Сулләмәту бин АбдуллаҺи  ӘлҖәҺнидән,  Амр бин Әбу Шәҗаати бин Рабии ӘлҖәҺнидән, ӘдДаххак бин Зәмлил ҖәҺнидән, әйтте ки: Бер төш күрдем, аны Рәсүлуллаһка (с.а.в) аңлаттым. Үзендә булган сүзен искә китерде: «Әй Аллаһның Рәсүле, кинәт мин синең белән үзе эчендә җиде кат булган минбәрнең (тәхетнең) өстендәмен, син аның иң югары дәрәҗәсендә.» Пәйгамбәр (с.а.в.) диде: « Эчендә җиде кат  булган минбәргә килгәндә, мин аның иң югары дәрәҗәсендәмен, ДӨНЬЯ ИСӘ ҖИДЕ МЕҢ ЕЛ…»


2. Имам Әхмәд ибн Ханбәл белән бергә тагын күп кенә Ислам галимнәре тарафыннан Пәйгамбәребездән (с.а.в.) китерелгән хәдисләр аркылы кешелек тарихы турында мөһим мәгълүмат бирелгән. Пәйгамбәребез ( с.а.в.) үзенә хәтле Дөньяның 5600 елы үткәнлеге турында һәм кешелек тарихының башлангыч датасын белдерткән.
 

Әхмәд ибн Ханбәл «Иләлендә» аңлатты. Исмаил бин АбдульКәримдән, Абдуссамадтан, ул да Вәхбтән риваять итте:
«ДӨНЬЯНЫҢ  БИШ МЕҢ АЛТЫ ЙӨЗ ЕЛЫ ҮТТЕ.»
( Али бин Хусамутдин ӘлМуттаки, Китабуль Бурхан Фи Алямәти ӘлМәхди ӘлАхириззаман, 89нчы бит).


(Аста  Али бин Хусамутдин ӘлМуттаки Хәзрәтләренең, хөрмәтле доктор Суат Арусан тарафыннан төрекчәгә тәрҗемә ителгән, Китабуль Бурхан Фи Алямәти ӘлМәхди ӘлАхириззаман китабының 89нчы битендә урын алган өлеше)

 

 
3. Әхли Сөннәтнең бөек галиме Бәрзәнҗи Хәзрәтләре исә , хиҗри 1500 елларында, Аллаһның рөхсәте белән, Кыямәт кубуы көтелгәнен хәбәр иткән. ( Иң дөресен Аллаһ белә).

 

«БУ ӨММӘТНЕҢ ГОМЕРЕ МЕҢ  ЕЛНЫ КИЧӘЧӘК, ЛӘКИН МЕҢ БИШ ЙӨЗ ЕЛДАН АШМАЯЧАК…»
( Кыямәт галәмәтләре, Мәдинәле галим Мүхәммәд бин Рәсүл Әл хусейни ӘлБәрзәнҗи, Памук нәшрияты, Истанбул, 2002, 299нчы бит)


Пәйгамбәребездән (с.а.в.) китерелгән хәдискә таянып Суюти Хәзрәтләре Пәйгамбәр сүзләрен (с.а.в.) шулай аңлатып үткән:

МИНЕМ ӨММӘТЕМНЕҢ ГОМЕРЕ 1500  ЕЛНЫ БИК АШМАЯЧАК
(Суюти, ӘлКәшфү Ан Мүҗәвазати Хәзихил Үммә Әл Әлфү, ӘлҺави лил Фатави. Суюти. 2248, Рухуль Бәян тәфсире. Бурсәви.( Гарәпчә) 4/262, Әхмәд бин Ханбәл, Китабуль Иләль, 89 нчы бит)


Бөтен бу хәдис шәрифләр җентекләнгәнендә Дөнья гомеренең 7000 ел булганлыгы, Пәйгамбәребез (с.а.в.) килгәнендә бу гомернең 5600 елы үткәнлеге һәм мөселман өммәтенең гомере 1500 елны бик ашмаячагы ачык буларак аңлашыла.
 


1. Чынлыкта синең Раббың катында бер көн сез санаган мең ел кебек. (Хаҗ сүрәсе, 47)


2010-09-07 22:33:10
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top