Мәхди (гс) Хәзрәтләре ничек танылачак? Хз. Мәхдинең (гс) физик үзенчәлекләре

Пәйгамбәребез (сгв) хәдисләрендә Хз. Мәхдинең (гс) һәм физик сыйфатлары һәм әхлакый, мәгънәви сыйфатлары хакында бик күп танытучы мәгълуматлар биргән. Хз. Мәхди (гс) әхлагының үзенең әхлагына охшаячагын белдергән, аның Аллаһтан куркуын һәм әхлагын мактаган. Пәйгамбәребез (сгв) Хз. Мәхдинең кешеләрнең һәм дөньядагы  һәм Ахирәттәге котылуларына вәсилә булучы бик кыйммәтле кеше булганлыгын аңтаткан.

Соңгы берничә ун ел эчендә җир йөзендә барлыкка килгән хаос, золым, террор һәм сугыш мохите, фетнәләр, ачлык, җир тетрүләре Хз. Мәхди (гс) килгәнлегенең галәмәтләре. Боларны белү дә мөселманнарны Хз. Мәхдинең (гс) килү галәмәтләре турында һәм Хз. Мәхдинең (гс) сыйфатлары хакында тагын да җентекле, тирән мәгълүмат  иясе булуга этәрә. Бу тема буенча өйрәнелгән һәр яңа мәгълүмат мөселманнарның дулкынлануын тагын да арттырачак.

Пәйгамбәребез (сгв) мөселманнарны Ахыр Заманда килүче Хз. Мәхди (гс) белән шатландырган. Пәйгамбәр Әфәндебез (сгв) бу шатлыклы хәбәрне шулай белдергән:

«… Дөнья гомереннән бер көн генә калса да,  Аллаһ минем Әхли Бәйтемнән (нәселемнән) бер шәхес җибәрәчәк. Ул дөньяны (моннан алда) золым эчендә булганы кебек гаделлек белән тутырачак.» (Сүнән Абу Дауд, 14 нче җилд, 402 нче бит)

Бу хәбәр иманлыларның сөенеч һәм дулкынлануларын арттыручы бик зур шатлык. Пәйгамбәребезнең (сгв) хәдисләре белән бергә, Ислам галимнәре дә, яшәгән вакытларыннан алып көнебезгә хәтле килеп җиткән кулъязма әсәрләре аркылы, шул заманнардан алып хәзергегәчә, бу олы шатлыкның дулкынлануын, сөенечен ташыганнар; иманлылар өчен бу теманың җанлы калуын һәм күзәтелүен булдырганнар. Менә без яшәгән дәвердә дә булып беткән галәмәтләр безгә Хз. Мәхди (гс) чыгышының якын булуын күрсәтә.

Шулай итеп, яшәгән дәверебездә җир йөзендә барлыкка килгән хаос, золым, террор һәм сугыш мохите, фетнәләр, ачлык, җир тетрәүләре Хз. Мәхди (гс) килгәнлегенең галәмәтләре. Боларны белү дә, мөселманнарны Хз. Мәхдинең (гс) килү галәмәтләре һәм Хз. Мәхдинең (гс) сыйфатлары хакында тагын да җентеклерәк мәгълүмат  иясе булуга этәрә. Бу тема буенча өйрәнелгән һәр яңа мәгълүмат мөселманнарның дулкынлануын тагын да арттырачак.

Пәйгамбәребез (сгв) хәдисләрендә Хз. Мәхдинең (гс) физик сыйфатлары шул шикелдә урын ала:

Хз. Мәхди (гс) Пәйгамбәребез (сгв) нәселеннән

Бөтен пәйгамбәрләр дә бер үк нәселдән. Хәдисләрдә белдерелгәнчә, Хз. Мәхди дә шул нәселдән килә. Халык арасында Пәйгамбәребез (сав)нең нәселеннән килгәннәргә «сәйид» диелә.

Хз. Мәхдинең (гс) Пәйгамбәребез (сгв)нең нәселеннән килгәнлеген белдерткән хәдисләрнең бер өлеше шул рәвешле:

Хз. Гали (рг) риваятенә күрә, Пәйгамбәребез (сгв) шулай боерды: « Кыямәт кубуы өчен вакыттан бары тик бер көннән башка вакыт калмаган булса да, Аллаһ минем Әхли Бәйтемнән бер затны (Мәхдине) җибәрәчәк.» (Сүнән Абу Дауд 5/92)

Минем Әхли Бәйтемнән бер шәхес бөтен дөньяга хаким булуга кадәр көннәр һәм кичәләр бетмәс. (Ән Нәҗмус Сакиб, Укъялы)

Сәгыйд бин Әл Мүссәйбтән, Пәйгамбәребез (сгв) шулай боерды: «Хз. Мәхди (гс) кызым Фатыйманың нәселеннән.» (Сүнән Ибн Мәҗә, 10/348)

Хз. Мәхди (гс) белән шатланыгыз. Ул Корәйштән һәм Әхли Бәйтемнән бер кеше. (Китабүл Бүрхан Фи Галәмәтил Мәхди Әл Ахыйри Зәман, 13 нче бит)

Хз. Мәхди (гс) минем балаларымнан берсе. Йөзе күк йөзендә балкыган йолдыз кеби. (Али бин Султан Мухаммәд Әл Кари Әл Ханәфинең «Рисаләтүл Мәшраб Әл Вәрди Фи Мәзхәбил Мәхди»)

Пәйгамбәребездән (сгв):

Минем нәселемнән булган 40 яшендәге Хз. Мәхди (гс). Йөзе күк йөзендә балкыган йолдыз кеби. (Али бин Султан Мүхаммәд Әл Кари Әл Ханәфинең «Рисаләтүл Мәшрәб Әл Вәрди Фи Мәзхәбил Мәхди»)

Расулүллаһ (сгв):

«Хз. Мәхди (гс) минем балаларымнан. Аның йөзе балкыган йолдыз кебек.» (Укъялы, «Ән Нәҗмус Сакиб Фи Бәяни Әннәл Хз. Мәхди Мин Әүләди Гали бин Әби Талиб Аләт Тәмам вәл Камаль»)

Йөзе матур һәм нурлы

Ул (Хз. Мәхди (гс) матур бер яшь  егет кеше, матур йөзле. Йөзенең нуры башына һәм чәчләренең каралыгына хәтле күтәрелер. (Хз. Мәхдилек һәм Имамия, 153 нче бит/ Икдүд Дүрәрдән)

Йөзе балкыган йолдыз кебек нурлы. (Әл Кавлүл Мухтасар Фи Галәмәтил Мәхди Әл Мунтазар, 33 нче бит)

Пәйгамбәребез (сгв): « Минем нәселемнән булучы 40 яшендәге ул - Хз. Мәхди (гс). Йөзе күк йөзендә балкыган йолдыз кебек»,- дип боерган. (Гали бин Султан Мүхаммәд Әл Кари Әл Ханәфинең «Рисаләтүл Мәшрәб Әл Вәрди Фи Мәзхәбил Мәхди»)

Расулүллаһ шулай боерган:

«Хз. Мәхди (гс) минем балаларымнан. Аның йөзе балкыган йолдыз кебек.» (Укъялы, «Ән Нәҗмус Сакиб Фи Бәяни Әннәл Хз. Мәхди Мин Әүләди Гали бин Әби Талиб Аләт Тәмам вәл Камаль»)

«Матур йөзле. Йөзенең нурлары аңа бөеклек бирер.» (Мәрий бин Йусуф бин Әби Бәкр бин Әхмәд бин Йусуф Әл Макдиси «Фараиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар»)

«Ул Хз. Мәхди (гс) урта буйлы һәм матур йөзле бер яшь егет. Чәчләрен җилкәләренә төшәр. Йөзенең нуры чәченең, сакалының һәм башының каралыгында көн кебек балкыр һәм аңа бөеклек бирер.» (Укъялы, «Ән Нәҗмус Сакиб Фи Бәяни Әннәл Хз. Мәхди Мин Әүләди Гали бин Әби Талиб Аләт Тәмам вәл Камаль»)

Аның йөзе балкыган йолдыз кебек.  (Мәрий бин Йусуф бин Әби Бәкр бин Әхмәд бин Йусуф Әл Макдиси «Фараиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар»)

Тешләре нурлы

Тешләре нурлы… (Али Бин Хусаметдин Әл Муттаки)

Янагында миңе бар

Хз. Мәхди (гс) куе сакаллы, алгы тешләре нурлы, йөзе миңле, ачык маңгайлы. (Мәрий бин Йусуф бин Әби Бәкр бин Әхмәд бин Йусуф Әл Макдиси «Фараиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар»)

Йөзендә бер миңе бар. (Али Бин Хусаметдин Әл Муттаки)

Янагында энҗегә охшаган, бер йолдыз кебек йөзен нурландырган бер ишарәт бар. (Мүхәммәд Бин Расүл Әл Хусейни Әл Бәрзәнҗи, «Кыямәт Галәмәтләре», Памук нәшрияты, Наим Әрдоган тәрҗемәсе)

Җилкәсендә нүбүввәт (пәйгамбәрлек) тамгасы бар

Хз. Мәхдинең (гс) җилкәсендә Пәйгамбәребездәге (сгв) кебек пәйгамбәрлек  тамгасы булачак. (Әл Кавлул Мухтасар Фи Галәмәтил Мәхди Әл Мунтазар, 41 нче бит)

Җилкәсендә Пәйгамбәр (сгв)нең галәмәте бар. (Әл Кавлул Мухтасар Фи Галәмәтил Мәхди Әл Мунтазар, 23 нче бит)

Җилкәсендә Пәйгамбәр (сгв)нең тамгасы бар. (Кыямәт галәмәтләре, Бәрзәнҗи, 163 нче бит)

Хәдисләрдән аңлашылганча, Хз. Мәхдинең (гс) ике җилкә арасында Хз. Мөхәммәд (сгв)дә дә булганы кебек, бер ачык галәмәт булучы «пәйгамбәрлек тамгасы» бар.

Җабир бин Сәмүрәдән риваять ителә: «Расулүллаһның тамгасы күгәрчен йомыркасы кебек йомры иде». (Сүнән Тирмизи, 6/126)

Әбу Саиб бин Язидтән риваять ителә: « Күзем Пәйгамбәребез (сгв)нең ике җилкәсе арасындагы тамгага төште.» (Сүнән Тирмизи, 6/126)

Хз. Мәхди (гс) кара чәчле

Йөзенең нуры башына һәм чәчләренең карасына хәтле күтәрелер. (Хз. Мәхдилек һәм Имамия, 153 нче бит, Икдүд Дүрәрдән)

« Ул яшь кеше. Урта буйлы. Матур йөзле. Чәчләре җилкәләрен өстенә төшәр. Йөзенең нурлары аңа бөеклек бирер. Кара чәчле.. кара сакаллы». (Мәрий бин Йусуф бин Әби Бәкр бин Әхмәд бин Йусуф Әл Макдиси «Фараиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар»)

«Ул (Хз. Мәхди (гс), урта буйлы һәм матур йөзле бер яшь егет. Чәчләре җилкәләре өстенә төшәр. Йөзенең нуры чәченең, сакалының һәм башының каралыгында көн кебек балкыр һәм аңа бөеклек бирер.» (Укъялы, «Ән Нәҗмус Сакиб Фи Бәяни Әннәл Хз. Мәхди Мин Әүләди Гали бин Әби Талиб Аләт Тәмам вәл Камаль»)

Хз. Мәхди (гс) киң гәүдәле

«Эре гәүдәле…» (Укъялы, «Ән Нәҗмус Сакиб Фи Бәяни Әннәл Хз. Мәхди Мин Әүләди Гали бин Әби Талиб Аләт Тәмам вәл Камаль»)

Карыны (ашказаны) зур, ике бот аралары ачык…» (Фараиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар», 13 нче бит)

«Ике бот арасы ачык…» (Мәрий бин Йусуф бин Әби Бәкр бин Әхмәд бин Йусуф Әл Макдиси «Фаваиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар»)

«Маңгае киң.»  (Хәдис Хз. Мәхди башының да зур булуына ишарәт итә.) (Али бин Хусамутдин Әл Мүттаки, Җәләлетдин Суютиның таснифыннан хәдисләр – Ахыйр Зәман Мәхдисенең галәмәтләре, 22 нче бит.)

Аш казаны тарафларының киң булуы

Карыны зур, ике бот аралары ачык…» (Фараиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар», 13 нче бит)

Аяк араларының киң булуы

Хз. Мәхдинең (гс) аш  казаны тарафлары киң булганлыгыннан, гадәти буларак бот аралары да киң булачак.

Ул, маңгае ачык…карыны зур, ике бот аралары киң… (Фараиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар», 13 нче бит)

Ике бот арасы ачык… (Мәрий бин Йусуф бин Әби Бәкр бин Әхмәд бин Йусуф Әл Макдиси «Фаваиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар»)

Хз. Мәхди (гс) мәһабәтле (эре гәүдәле) шәхес булачак

«Ул (Хз. Мәхди (гс)… мәһабәтле шәхес.» (Икдүд Дүрәр)

«Хз. Мәхди (гс) бер Бәни Исраиль кешесе сыман. (Тышкы күренеше аларга охшар. Ягъни мәһабәтле һәм зур.)» (Китабуль Бурхан Фи Гплямятиль Мәхди Әл Ахыйри-з Заман, 23-30 нчы битләр)

Хз. Мәхдинең (гс) төзелеше Бәни Исраил сыман

Хз. Мәхдинең (гс) буе, сыны Бәни Исраил иренеке сыман. (Әл Кавлул Мухтасар Фи Галямятиль Мәхди Әл Мунтазар, 36 29)

Җисеме-тәне Исраилнеке. (Китабуль Бурхан Фи Алямятиль Мәхди Әл Ахириз Заман, 24)

Хз. Мәхди (гс) Бәни Исраилдән берәр кеше сыман. (Тышкы күренеше аларга охшар. Ягъни мәһабәтле һәм зур.) (Китабуль Бурхан Фи Алямятиль Мәхди Әл Ахириз Заман, 23 30)

Кашлары дулкын сыман

«Кашы дулкын сыман…»  ( Мухаммәд Бин Расул Әл Хусейни Әл Бәрзәнҗи, «Кыямәт Галәмәтләре», Памук нәшрияты, Наим Әрдоган тәрҗемәсе, 163 нче бит)

Тәненең төсе

Хз. Мәхдинең (гс) төсе гараби (гарәпләрнеке кебек)…(Ибн Хаҗәр Әл Мәкки; «Әл Каулюл Мухтасар Фи Алямяти Әл Мәхди Әл Мунтазар», 15-75 нче битләр). Гарәп милләтенең тәне кызыл белән ак кушылган төстән гыйбарәт.

Пәйгамбәребезнең (сгв) тәне дә бераз кызылланган ак төстә иде. Ләкин, тәненең күренгән өлешләре кояш, җил тәэсиреннән кара туплыракка әверелде. Риваятьләрдән Хз. Мәхди (гс) тәненең төсе дә Пәйгамбәребез (сгв) белән бер төстә булачагы аңлашыла. Бер риваятьтә Расулүллаһның (сгв) тән төсе шулай тасвирлана:

Әнәс бин Мәликтән, Пәйгамбәр (сгв) тәненең төсе турында шулай диде: «Ак иде, ләкин аклыгы бераз кара туплырак иде.» (Ибн Кәсир, Шәмаилир Расүл, 28 нче бит)

Кызыл белән кушылган нурани (нурлы) ак иде. (Ибн Кәсир, Шәмаилир Расүл, 28 нче бит)

Кара туплы булачак. (Кыямәт галәмәтләре, 163 нче бит; Әл Каулюл Мухтасар Фи Галямяти Әл Мәхди Әл Мунтазар, 43 нче бит)

Хәдисләрдә Хз. Мәхдинең (гс) киң һәм мәһабәт төзелеше белән бергә, башының зур булачагы да белдерелә:

Хз. Мәхди (гс) мин(ем нәселем)нәндер. Маңгае киң  һәм ачык. (Имам Шарани «Үлем-Кыямәт-Ахирәт һәм Ахыр Заман галәмәтләре», Бәдер нәшрияты, 432-448 нче битләр)

Хәдистән аңлашылганча, Хз. Мәхдинең (гс) маңгай өлеше зур һәм шулай итеп ул зур башка да ия.

Яше

Хәдисләрдә белдерелгән, Хз. Мәхди (гс) җибәрелгән буларак телгә алынган яше - аның үз вазыйфасын башлаган, кешеләр тарафыннан танылган һәм хезмәтләре кешеләр тарафыннан күрелгән, күзәтелгән яшен аңлата.

Яше 30 белән 40 арасында булган хәлдә җибәреләчәк.

Хз. Мәхди (гс) минем балаларымнан. Ул 40 яшендә. (Әл Каулюл Мухтасар Фи Алямяти Әл Мәхди Әл Мунтазар, 41 нче бит)

Хз. Мәхди (гс) минем нәселемнән. Ул 40 яшендә. Йөзе балкыган йолдыз сыман…(Мәрий бин Йусуф бин Әби Бәкр бин Әхмәд бин Йусуф Әл Макдиси «Фараиду Фараидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар»)

«Ул яшь бер егет.» (Мәрий бин Йусуф бин Әби Бәкр бин Әхмәд бин Йусуф Әл Макдиси «Фараиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар»)

Борыны

Аның маңгае киң, борыны исә нечкә булачак. (Тирмизи / Бөек хәдис җыентыгы, Рудани, 5 нче җилд, 365 нче бит)

Маңгае киң, борыны нурлы. (Гасырның көтелгән кешесе –Хз. Мәхди, Адил Гөкбайрак, 28 нче бит)

«… кечкенә борынлы…» ( Мүхаммәд Бин Расүл Әл Хусейни Әл Бәрзәнҗи, «Кыямәт Галәмәтләре», Памук нәшрияты, Наим Әрдоган тәрҗемәсе, 163 нче бит)

Сакалы

Сакалы мул һәм еш булачак. (Әл Каулюл Мухтасар Фи Галямяти Әл Мәхди Әл Мунтазар, 23 нче бит)

Сакалы еш. (Кыямәт галәмәтләре, Бәрзәнҗи, 163 нче бит)

«Ул яшь кеше. Урта буйлы. Матур йөзле. Чәчләре җилкәләре өстенә төшәр. Йөзенең нурлары аңа бөеклек бирер. Кара чәчле. Кара сакаллы.» (Мәрий бин Йусуф бин Әби Бәкр бин Әхмәд бин Йусуф Әл Макдиси «Фараиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар»)

«Ул (Хз. Мәхди (гс), урта буйлы һәм матур йөзле бер яшь егет. Чәчләре җилкәләре өстенә төшәр. Йөзенең нуры чәченең, сакалының һәм башының каралыгында көн кебек балкыр һәм аңа бөеклек бирер.» (Укъялы, «Ән Нәҗмус Сакиб Фи Бәяни Әннәл Хз. Мәхди Мин Әүләди Гали бин Әби Талиб Алят Тәмам вәл Камаль»)

«Хз. Мәхди (гс) куе сакаллы…» (Мәрий бин Йусуф бин Әби Бәкр бин Әхмәд бин Йусуф Әл Макдиси «Фараиду Фаваидиль Фикр Филь Имам Әл Мәхди Әл Мунтазар»)

Буе

Хз. Мәхди (гс) урта буйлы балачак. (Әл Каулюл Мухтасар Фи Галямяти Әл Мәхди Әл Мунтазар, 41 нче бит)

Пәйгамбәребез (сгв)нең дә Хз. Мәхди (гс) кебек урта буйлы икәнлеген риваятьләрдән өйрәнәбез:

Әнәс бин Мәлик риваятьләрдә боерды: «Аллаһ илчесе (сгв) урта буйлы иде.»

Беленгәнчә, хәдистә үтеп киткән «рабъа»  сүзе нормаль яки урта буйны аңлата. Ләкин нормаль буй өчен озын саналган шәхескә карата бер чик бар. Чөнки буй хуҗасының карышы белән (4 бармак, 2 тырнак озынлыгы) 7 карыш кадәр булган буйга нормаль диелә. (Тирмизи, Шәмаили Шәриф, 15 нче бит)

Төрле чыганакларда Хз. Мәхди

Әхли Сөннәт чыганакларыннан башка чыганакларга караганда да, Хз. Мәхди (гс) белән бәйле охшаш мәгълүматларның урын алуын күрәбез.

Үрнәге: Хз. Мәхди (гс) чыгар алдыннан ялган мәхдиләрнең чыгувы һәм аларга кешеләр тарафыннан игътибар ителмәве, бу вакыйгалар булганда Хз. Мәхдинең (гс) реакция күрсәтмәве, Ахыр Заман буларак исемләнгән бу дәвердә кешеләр әхлагында бөек бозылуларның яшәнәчәге, кайбер кемсәләрнең хәерле, кайберләренең исә хәерсез булуы һәм бер өлешенең һәлак булуы, чыгышыннан алда җир йөзендә әхлакый бозылуларның булуы, инкарьче хакимнәрнең, туры юлдан тайпылган галимнәрнең булуы, кеше хезмәт хакларының азаюы, рибаның (процентлар белән эш итүнең) таралуы, зинаның күбәюе, туры юлдан ерагаю, ачлык һәм сугышларның булуы, Хз. Мәхди (гс) чыгышының галәмәтләре буларак Суфьянның килеп чыгуы, бер гаскәрнең җиргә кереп югалуы, бер тавыш ишетелүе һәм Бәни Габбастан булган бер кешенең һәлак булуы, Бәйданың җиргә егылуы, бу галәмәтләр бер-бер артлы булып, тәсбихнең бер-бер артлы килгән төймәләрен хәтерләтүе, Хз. Мәхдинең (гс) озын вакытка югалып торуы һәм кешеләрнең бер өлеше тарафыннан иманнарын югалтулары, күктән килгән тавыш дөньядагы бөтен кешеләр тарафыннан ишетелгәннән соң Хз. Мәхдинең (гс) зухур итүе (уртага чыгуы), Хз. Мәхдинең (гс) чыгуы ишетелгән вакытта кешеләрнең аның хакимияте, халифәте каршында баш июләре, Хз. Мәхдинең (гс) Хз. Сөләйман (гс)  һәм Хз. Давыт (гс) кебек хөкем бирүе, Ислам әхлагын бөтен дөньда урнаштыруы һәм Исламны терелтәчәге, Хз. Мәхдинең (гс) золым һәм хаксызлык белән тулган дөньяны гаделлек һәм тигезлек белән тутыруы, Хз. Мәхдинең (гс)Пәйгамбәребез (сгв) юлыннан баруы, Пәйгамбәребез (сгв) дин әхлагын урнаштырган кебек, Хз. Мәхдинең (гс) дә кешеләрнең яңлыш инануларын һәм уйдырмаларын юк итүе һәм динне асылына кайтаруы, Пәйгамбәребез (сгв) вакытында яшәгән мөселманнарның Хз. Мәхди (гс) заманында яшәгәннәрдән көнләшүе, саннары өч йөздән бераз гына артык булган бик әз кешенең Хз. Мәхдигә (гс) иярүе, ярдәмчеләренең 313 кеше булуы, Изге Әманәтләрне (пәйгамбәрләрдән (сгв) калган әйберләрне) табуы, чыгаруы, кыюлыгы һәм югары әхлакый сыйфатларга ия булуы, үз ихтыяҗларын кешеләргә белдермәүе һәм кешеләрнең аңа (Хз. Мәхдигә (гс) мохтаҗ булулары, гаделлеге, гыйлем иясе икәнлеге, Хз. Мөхәммәд (сгв) нәселеннән булуы, мәһабәт һәм самими булуы, матур йөзле һәм матур чәчлелеге, нечкә борынлы һәм йөзенең киң булуы белдерелә.

« Хз. Мәхди минем балаларымнан. Аның йөзе балкыган йолдыз кебек.» (Укъялы, «Ән Нәҗмус Сакиб Фи Бәяни Әннәл Хз. Мәхди Мин Әүләди Гали бин Әби Талиб Алят Тәмам вәл Камаль»)

Нәтиҗә

Макалә буенча Пәйгамбәребез (сгв) хәдисләре аркылы Ахыр Заманда чыгачак Хз. Мәхдине (гс) таныттыручы мәгълүматларга кагылдык. Пәйгамбәребез (сгв) бу хәдисләрендә Хз. Мәхдинең (гс) һәм физик сыйфатлары һәм әхлакый, мәгънәви сыйфатлары хакында да бик күп танытучы мәгълуматлар биргән. Хз. Мәхди (гс) әхлагының үзенең әхлагына охшаячагын белдергән, аның Аллаһтан куркуын һәм әхлагын мактаган. Пәйгамбәребез (сгв) Хз. Мәхдинең (гс) кешеләрнең һәм дөньядагы  һәм Ахирәттәге котылуларына вәсилә булучы бик кыйммәтле кеше булганлыгын аңтаткан һәм Хз. Мәхди (гс) килеп чыккан вакытында «кар өстеннән сөренә-сөренә дә булса, аңа иярүне» боерган:

Ибн Әби Шәйбә вә Наим бин Хаммад «Фитән» исемле әсәрдән, Ибн Маҗә һәм Әбу Наим исә моны Ибн Масгудтан ишеттеләр. Ул диде: … «Ул (Хз. Мәхди (гс) җир йөзенә хуҗа булыр һәм үзеннән алда басым (изелү) һәм золым белән тулган җир йөзен гаделлек белән тутырыр. Сездән Аңа кайсыгыз җитешсә, кар өстеннән сөренеп булса да килсен, Аңа кушылсын. Чөнки  Ул Хз. Мәхди (гс).» (Ахыр Заман Мәхдисенең галәмәтләре, Җалаелтдин Суюти, 14 нче бит)

Яшәгән заманыбыз 1400 ел зарыгып көтелгән, Пәйгамбәребез (сгв) безне үзе белән шатландырган бу тарихи вакыйганың тормышка ашуы якынайган вакыт. Бу хакыйкатьне аңлаган һәм Хз. Мәхди (гс) килеп чыкканында аның янында булу хөрмәтенә ирешергә теләгән бөтен мөселманнар макалә буенча аңлатылган, Пәйгамбәребез (сгв) хәдисләрендә биргән мәгълүматларны бик игътибарлы итеп укулары, бу котлы, изге шәхесне дөрес итеп танулары өчен бөтен сәбәпләргә дә мөрәҗәгать итүләре кирәкле. Чөнки бу  мәгълүматларның игътибар белән җентекләнелүе бу котлы шәхеснең танылуы өчен, Аллаһның рөхсәте белән, бер юл күрсәтүче булачак.

Һичшиксез, Ислам диненең асылына кайтуына һәм Коръән әхлагының бөтен җир йөзенә хаким булуына вәсилә булачак, мөселманнар арасында бөек берлек булдырачак шундый котлы затка нигез әзерләү һәм ярдәмче булу мөселманнар өстендәге әһәммиятле җаваплылыклардан. Хз. Мәхди (гс) кебек  изге, котлы шәхеснең якыннарыннан булу, аңа дистәкчелек итү, бөтен кешеләргә юнәлгән хәерле эшләрдә яңа ярдәм итә алу, бөтен кешеләр өчен дә бөек нигъмәт һәм дәрәҗә.

Соңгы берничә ун ел җир йөзендә барлыкка килгән хаос, золым, террор һәм сугыш моһите, фетнәләр, ачлык, җир тетрүләре Хз. Мәхди (гс) килгәнлегенең галәмәтләре. Боларны белү дә мөселманнарны Хз. Мәхдинең (гс) килү галәмәтләре һәм Хз. Мәхдинең (гс) сыйфатлары хакында тагын да җентеклерәк мәгълүмат  иясе булуга этәрә. Бу тема буенча өйрәнелгән һәр яңа мәгълүмат мөселманнарның дулкынлануын тагын да арттырачак.

Пәйгамбәребез (сгв) мөселманнарны Ахыр Заманда килүче Хэ. Мәхди (гс) белән шатландырган. Пәйгамбәр Әфәндебез (сгв) бу шатлыклы хәбәрне шулай белдергән:

«… Дөнья гомереннән бер көн генә калса да,  Аллаһ минем Әхли Бәйтемнән (нәселемнән) бер шәхес җибәрәчәк. Ул дөньяны (моннан алда) золым эчендә булганы кебек гаделлек белән тутырачак.» (Сүнән Абу Дауд, том 14, 402 нче бит)

Бу хәбәр иманлыларның сөенеч һәм дулкынлануларын арттыручы бик зур шатлык. Пәйгамбәребезнең (сгв) хәдисләре белән бергә, Ислам галимнәре дә, яшәгән вакытларыннан алып көнебезгә хәтле килеп җиткән кулъязма әсәрләре аркылы, шул заманнардан алып хәзергегәчә, бу олы шатлыкның дулкынлануын, сөенечен ташыганнар; иманлылар өчен бу теманың җанлы калуын һәм күзәтелүен булдырганнар. Менә без яшәгән дәвердә дә булып беткән галәмәтләр безгә Хз. Мәхди (гс) чыгышының якын булуын күрсәтә.


2010-11-04 00:41:01

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top