“Гарәпчә белгән мөкәммәл мөселмандыр, белмәгәне – кимчелекле” мантыйгы ялгыштыр.

Салих бер мөселман булуның иң җитди шартларыннан берсе  ихластыр. Тәкъва иясе бер мөэмин булыр өчен гарәпчә белү яки белмәү әһәмиятле түгел, ә Аллаһны бик сөю, Аллаһтан бик курку, Аллаһның ризасын иң күбене эзләү һәм аны төп максатлардан күрүдер. Һәр гарәпчә белгәннең яхшы мөселман булганы, яки гарәпчә белмәгәннең дә мөселман була алмавы кебек сүз була алмас. Дөньяда  якынча 280 миллион кеше гарәпчә сөйләшә. Бу кешеләр, гарәп телен, җөмлә төзергә, дөрес укырга бик яхшы белерләр. Әммә бу кешеләрнең зур өлеше атеист булыр, матдичелекне яклар, коммунизм, фашизм кебек дин әхлагына каршы килгән тәгълиматларны кабул итәр.  Иракта, Мисырда, Либиядә, Сириядә, Алжирда, Фаста, Туниста элек мөселманнарга басым эшләгәннәр, күп санлы мөселманның төрмәләрдә авыр шартларда тотылуына сәбәп булган кешеләр дә бик яхшы гарәпчә беләләр.

Гарәпчә белем биргән бик күп университетның фәлсәфә бүлемнәрендә, үзләренең сай акыллары белән Исламны, Коръәнне, Пәйгамбәр Әфәндебезне (сгв) тәнкыйтьләүче (Коръәнне, Пәйгамбәребезне (сгв) тәнзих итәбез) дәресләр алып барыла. Дөньяның бик күп өлкәсендә күпчелек университетта “Гарәп Теле һәм Әдәбияте” бүлеге бар, бу бүлекләрне меңләрчә кеше тәмамлаган.  Әммә бу кешеләрнең  күп өлеше материалист (маддийун), хәтта динсезләр. Бик яхшы гарәпчә белгән әмма Пәйгамбәребезне (сгв) үз җаһил  акылына күрә тәнкыйтләргә тырышкан  кешеләрнең саны күп. Бик яхшы, бик дөрес гарәпчә укыган кешеләр дә бар. Фәтихәне бик яхшы укыган масонлар, коммунистлар, фашистлар да бар. Тулысынча, гарәпчә белгән кеше - яхшы мөселман дигән аңлам ялгыштыр. Төркия, Малайзия, Татарстанда, Казахстанда, Үзбәкстанда, Әзәрбәйҗанда гарәпчә белгәннәрнең саны бик күп түгел, әммә Ислам дине бик яхшы яшәнә.

Мөселманнар Коръәнне өйрәнү өчен дә, фикых гыйлемен өйрәнү өчен дә мөрәҗәгәт итәчәк чыганак кайбер җаһил мөдәрисләрнең шәрех яки ачыклаулары түгел. Мөселманнарның ихтибар итергә кирәккән чыганак - бөек Ислам галимнәренең әзерләгән тәфсирләре һим гыйлме-хәлләредер. Бу әсәрләрдә бер мөселманның ихтыяҗы булган  һәр төрле белем бик яхшы итеп ачыкланган. Ихтибар ителергә тиешле “Мин тагын да яхшырак ачыклармын” дигән берсенең сүзләре түгел, Әхле сөннәт галимнәренең әсәрләредер.

Мөселманнар бу әсәрләрне укып гыйлем алырлар. Үрнәк өчен, Коръән өйрәнергә теләгән бер мөселман Итканыйның Коръән тәфсирене укып, дөрес белем иясе булыр. Фикых гыйлемен өйрәнергә теләгән бер мөселман да Мөхәммәд Гашыйкның “Ислам Шәригате. Һәркемгә ирешерлек фикых мәсьәләләре”, Кифаятуллаһ Мөфтинең “Хәнәфи мәзһәбе буенча Ислам тәгълиматы”, Габделхамид Тахмазаның “Хәнәфи фикхы” китапларын укыр. Тагында тирән билге алырга теләсә Ибни Габидиннең "Дүрруль-Мухтар"', Имам Әгъзамның “Әл-фикх әл-әкбәр" әсәрләрен укыр. Мөселманнар белемнәрен арттырыр өчен җаһил хуҗаларның аңлатканнарына  мөрәҗәгәт итмәс,  Имам Раббаниның “Мәктубат”ыны, Имам Газалинең “Ихья”сене, Имам Абу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-Таухид”ын укырлар,  ихтыяҗлары булган бөтен белемне алырлар. Исламны дөрес өйрәнүнең юлы да будыр.


2010-11-07 13:40:54

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top