Дарвинистлар нидән озын замандыр җавапсыз?

Үтелгән дистә еллар буенча һич тукталмыйча ялган эволюцион хәбәрләр бирүче, дәвамлы буларак яңа хыялый фосиллияләр уйдырып, “югалган чылбыр өлеше табылды” дип уртага чыгучы, күзәнәкнең үзеннән-үзе килеп чыгуын сансыз теорияләр аркылы аңлатучы һәм боларның барысын да тормышка ашкан хакыйкатъ итеп күрсәтеп, әкиятләр-легендалар аңлатучы дарвинистлардан һәм дарвинист матбугаттан озын вакыт ләм мим ишетелми. Табылган “төрләрне ялгаучы казылма формалар” турында уйдырма хәбәрләр тукталды, газеталарда зур урын алучы мәкаләләр юкка чыкты, һәр атна төрле-төрле программаларда катнашучы дарвинистлар күренмәс булды. Бу җитди үзгәрешләрнең сәбәбе нәрсә?

Моның сәбәбе ДАРВИНИСТЛАР ТАБ БУЛГАН ОЛЫ ҖИҢЕЛҮ.

Дарвинистлар Дарвиннан алып бу көнгәчә - 150 ел буенча кешелекнең иң зур өлешен биләп алган бу ялган гипнозны системалы рәвештә дәвам иттеләр. Каршыларына чыгучы һәр каршы булучы тавышны бастыра бардылар. Мәктәпләргә, университетларга кадәр ирештеләр. Матбугатның олы өлеше алар кулында иде. Дарвинист пропагандага ярдәм кирәк булган вакытларда матбугатлары ярдәмгә килеп, шунда ук ”хыялый югалган чылбыр өлеше” табыла иде. Ситемалары соң дәрәҗә тәртипле һәм уңышлы рәвештә эшли килде. Кешеләр дарвинист, маидәче, хәтта динсез булганчы Дәҗҗал эшләгән бу көчле гипноз дәвам итте. “Син дарвинист, син очраклы рәвештә бар булдың” -диеп, кешеләргә бөек сихер ясалды. Кешеләр бу дәҗҗали сихер сәбәпле еллардыр үзләренең очраклы рәвештә, үзеннән-үзе бар булганнарына инанды, аң-фикерсез дарвинизмның дөрес икәнен зан итте.

Бу иҗтимагый гипнозның фаш ителүе дарвинистлар өчен көтелмәгән нәрсәләрдән иде.

Яратылыш Атласы дарвинистларга иң олы зарар китереп, аларны екты.

Яратылыш Атласы дарвинистларга бик көчле югалтулар китерде, аларны аяктан екты. Яратылыш Атласыннан соң ни эшләргә белмәгән, шашкан, мондый халәтне һич тә көтмәгән дарвинистлар, еллардыр кешеләргә ясалган көчле бозым тәэсиренең кинәттән, бер мизгелдә юк була башлауын күрделәр. 300 миллионнан артык фосиллия барлыгы игълан ителү аркасында шок кичерделәр. Тик бер генә булса  да “ара фосиллия” булмаганлыгын кешеләр хәйранлык белән өйрәнде. Өстәмә буларак, яшәешнең дарвинистлар белдергәне кебек очраклы рәвештә башланмаганын, тик бер протеинның да хәтта, очраклы, үзеннән-үзе барлыкка килә алмаганлыгын аңлату дарвинистларны аяктан екты.

 

Аурупа Консуллыгы Матбугатының җыелышында Яратылыш Атласы – 04.10.2007.

Еллардан бирле бик күләмле рәвештә бөтен уйдырмаларын тартынмыйча эшли алучы, теләнелгән һәр җирдә теләнелгән һәр ялган хәбәрләрен бастыручы һәм бу уйдырмларны кешеләргә мәҗбүри хәлдә тагучы дарвинистлар, хәзер инде ялганчылар буларак белүненең изасын чигәләр. Элегрәк вакытларда ялганнары беленмәгәне өчен бик ирекле хәрәкәт итүче дарвинистлар, хәзерге вакытта һәр җирдә ялганчы булуларын каршы тараф аңлый микән, юк микән шиге астында изелә. Инде журналларда, газеталарда бастырган һәр ялган хәбәрләре артыннан тәнкыйть белән каршылашуларын һәм Ида һәм Арди уйдырмаларында да булганы кебек, гафу үтенеп, бөтен сүзләрен кире алу мәҗбүриятендә калачакларын бик яхшы беләләр. Элек бозымны таратуда файдалы булган берәр эволюцион хәбәрнең, инде хәзер аларны рисвай итәчәген һәм үзләрен көлке хәлендә калдырачагын абайлыйлар.

Менә бөтен болар сәбәпле дарвинистларның тавышы ишетелмәс булды. Инде ялганлый алмыйлар. Дарвинист пропаганда ысуллары аларга файда китерми. Дарвинизмны җәмгыятькә тарата килгән Дәҗҗал, иң олы җиңелешкә тап булган халәттә. Дарвинистлар иң көчле кораллары булган бер өлеш матбугатны, инде ялган хәбәрләр өчен куллана алмыйлар. Ялганны кат-кат кабатлау да инде аларга һич файда китерми.

Дарвинистлар әлбәттә болай булачакларын исәпләми иде. Югыйсә, бу мөселманнар тарафыннан күптән беленгән һәм көтелгән бер нәтиҗә. Чөнки бу Көръәндә булган Раббыбызның бөек вәгъдәсе. Аллаһу Тәгалә, “Без хакны батылның (яңлышның) өстенә атарбыз, ул да аның миен чел пәрәмә китерер” (Әнбия Сүрәсе, 18) аяте белән белгерткәне кебек, Аллаһны инкяр өчен барлыкка китерелгән һәр яңлыш фикер системасы һәм батыл (дөрес булгмаган) берәр дин, һичшиксез олы җиңелүгә тап булачак һәм бу батыл инануларның барысы да юкка чыгачак. Дарвинистлар җиңү һәм көчнең бары тик Аллаһныкы һәм Аллаһны сөеп, Аны олылаганнарныкы икәнлеген күрәчәкләр. Галәмнәрнең Раббысы Аллаһ-Бакый (Мәңгелек) һәм Азим (Бөек).

Аллаһу Тәгалә бер аятендә шулай боера:

Әйт ки: “Әй мөлкәтнең хуҗасы булган Аллаһым, теләгәнеңә мөлкәтне бирерсен һәм кире алырсың, теләгәнеңне бөек итәрсең, теләгәнеңне түбән төшересең, хәер Синең кулыңда. Чыннан да Син һәрнәрсәгә көч җиткерүчесең!” (Али Гыймран сүрәсе, 26)


2010-12-27 19:39:01

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top