Аллаһ йөрәкләрендә чир булганнарны Коръәндә безгә белдерә

ҮЗ АКЫЛЛАРЫНА КҮРӘ МӨЭМИННӘРНЕ  ЯЛГЫШЛЫК ЭЧЕНДӘ ДИП УЙЛАРЛАР

Мөнафиклар һәм йөрәкләрендә чир булганнар шулай әйтәләр иде: "Бу мөселманнарны диннәре алдады бит", – дип. Югыйсә, берәү Аллаһка тәвәккәл кылса, Аллаһ, шиксез, өстен һәм көчле булучы, хөкем һәм хикмәт иясе... (Әнфәл (Табыш) сүрәсе,49)

Һәм (яңадан) үзләренә: "Кешеләр иман иткән кебек, сез дә иман итегез", – диелсә, алар:"Без ахмаклар ышанган кебек ышаныйкмы?", – диләр. Аң булыгыз! Әлбәттә, алар үзләре ахмаклар, ләкин белмиләр. (Бакара (Сыер) сүрәсе, 13)

ПӘЙГАМБӘРГӘ ҺӘМ МӨСЕЛМАННАРГА АКЫЛ ӨЙРӘТЕРГӘ ТЫРЫШЫРЛАР

Үзләренә:  “Җир өстендә фетнә чыгармагыз” дип әйтелгәндә: “Юк без бозмыйбыз, бәлки төзәтәбез”, диләр. Аң булыгыз! Чынлыкта нәкъ үзләре асыл фәсәд (фетнә) кылучылар, ләкин шуны сизмәсләр. (Бакара (Сыер) сүрәсе, 11-12)

Муса кавеменә әйтте:"Дөреслектә, Аллаһ сезгә сыер бугазларга боера". Аларәйттеләр:"Безнесыербугазларгакушыпмәсхәрәкыласыңмы?" Мусаәйтте:"Җаһилләрдән булуданАллаһкасыеынамын".(Бакара (Сыер) сүрәсе, 67)

Әгаһбул! Пакъ (өстәмәләр булмаган) дин барытик Аллаһныкы. Аллаһтанбашкасынымнарныдуситүчеләр (шулай әйтәләр) “БезаларгабезнеАллаһкаякынкылсыннар өчен гыйбадәткылабыз.Әлбәттә, Аллаһ алар арасында ихтилаф (капма-каршылык) иткән нәрсәләре турында хөкем бирәчәк...(Зүмәра (Халык төркеме) сүрәсе, 3)

Дәлилләрегезнең ялган булуы сәбәпле “бусы – хәрам вә бусы – хәләл”, - дип әйтмәгез! Чөнки Аллаһка карата ялган кылучылар булырсыз...(Нәхел (Умарта кортлары) сүрәсе, 116)

...Аллаһ юлында җаннары һәм маллары белән сугышуны мәкрүһ күрделәр: “бер-берсенә бу кызу көндә сугышка барып йөрмә”, -диделәр. Син аларга әйт: "Җәһәннәм уты тагын да эссерәк", әгәр аңласалар.(Тәүбә сүрәсе, 81)

ИМАН ШӨБҺӘСЕ ЭЧЕНДӘЛӘР

Кешеләр арасында шундыйлары да бар ки: “Алар Аллаһка һәм ахирәт көненә ышандык”, - диләр, ләкин үзләре ышанучы түгелләр. (Сүз белән) Аллаһны һәм мөселманнарны алдамакчы булалар, ләкин һич алдый алмаслар, фәкать үзләрен алдыйлар, шуны сизмиләр. (Бакара (Сыер) сүрәсе, 8-9)

Әгаһ булыгыз, чыннан да алар Раббыларына кавышулары турында  шөбһә  эченделәр. Әгаһ булыгыз, Ул – Аллаһ белеме вә кодрәте белән һәрнәрсәне чолгап алучыдыр. (Фүссиләт (Аңлатылды) сүрәсе, 54)

Ий иман иткәннәр! Сезгә ни булдыки? "Аллаһ юлына сугышка чыгыгыз?", -  дип әйтелгәч, авыраеп җиргә салынасыз. Юкса ахирәтне ташлап дөнья тереклегенә генә алданасызмы? Бит ахирәт нәрсәләрне янында дөнья нәрсәләре – бик аз нәрсәдер. (Тәүбә сүрәсе, 38)

ШАЙТАННЫҢ ТӘЭСИРЕНӘ ҖИҢЕЛ БИРЕЛЕРЛӘР

Шайтан аларга ирекле булды, аларны үзенә кол итте, Аллаһ зекере булган Коръән вәгазьләрен һәм хөкемнәрен аларга оныттырды, ул монафикълар шайтан гаскәрләредер. (Мүҗадәлә (Бәхәсләшү) сүрәсе, 19)

Берәү Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан баш тартса, ул кешене Без шайтанга тапшырырбыз, ул шайтан аңа якын булыр, һич аерылмас. Ул шайтаннар, үзләренә ияргәннәрне юлдан яздырырлар, шулай булса да ул кешеләр без хак юлдабыз дип зан кылырлар. (Зүхърүф (Зиннәтләнү) сүрәсе, 36-37)

 

КУРКАКЛАР

Ул монафикълар чыннан да без сезнең белән бергә мөэминнәрбез дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, хәлбуки үзләре сездән түгелләр. Алар бары куркак бер туплылык (Тәүбә сүрәсе, 56)

...Алардан бер җәмәгать тә Мухәммәд г-м янына килеп: “өйләребезне саклаучы юк, безгә кайтырга рөхсәт бир”, - диделәр, югыйсә, өйләре сакланмыш иде. Бит алар качарга гына юл карыйлар иде.(Әхзаб (Гаскәрләр) сүрәсе, 13)

ДИНГӘ КАРАТА  МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ ЗӘГЫФЬ ҺӘМ ТЕЛӘКСЕЗ

Әгәр син алардан сорасаң, ант булсын: "Үзара уйнап-көлеп сөйләшәбез", – дип әйтерләр, син аларга әйт: "Сез Аллаһны вә Аның аятьләрен вә Аның расүлен мәсхәрә итәсез ме?”. Гозер күрсәтмәгез. Сез иман иткәннән соң инкярга кердегез  ... (Тәүбә сүрәсе, 65-66)

 

... Аларга: "Килегез, Аллаһ юлында сугышыгыз яки үзегезне яклап сугышыгыз", – диелгәнендә, “Без сугышуны белсәк, әлбәттә, сезгә ияреп сугышка чыгар идек”, -  диделәр. Ул көнне алар иманга караганда көферлеккә якынрак иделәр. Шулай итеп алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән сөйлиләр иде... (Гимран сүрәсе, 167)

Әгәр синең белән сугышка чыгарга теләкләре булса иде, әлбәттә, сугышка кирәк нәрсәләрне хәзерләр иделәр. (Тәүбә сүрәсе, 46)

Бай булып та сугыштан калу өчен рөхсәт сораган монафикъларга ґәзаб булыр. Алар өйдә калучылар белән калуны сайларлар.  (Тәүбә сүрәсе, 93)

ТИЗ ӨМЕТСЕЗЛЕККӘ БИРЕЛЕРЛӘР

Әгәр адәм баласына нигъмәт бирсәк, ул шөкердән баш тартыр, яны белән әйләнер, ераклашыр. Һәм әгәр аны каза авырлык тотса, өметсезлеккә бирелер. (Исра (Төнге сәяхәт) сүрәсе, 83)

Әгәр кешеләргә байлык, сәламәтлек рәхәтлекләрен татытсак, аның өчең шатланыр, вә әгәр үзләре кәсеп иткән гөнаһлары сәбәпле начарлык ирешсә, шул вакытта ук өметләрен өзәрләр. (Рум сүрәсе, 36)


2011-01-30 18:02:24

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top