Фосиллияләр эволюцияне фаш итә

Эволюция теориясенә карата, бөтен җанлылар бер-берсеннән килеп чыкканнар. Элек бар булган берәр җанлы төре вакыт үтү белән башкасына әверелгән һәм бөтен төрләр шулай уртага чыккан. Теориягә күрә, бу үзгәреш йөз миллионнарча ел эчендә булган һәм адым-адым тормышка ашкан. Бу хәлдә, шушы белдерелгән вакыт эчендә сансыз ара төрләрнең формалашуы һәм яшәгән булулары кирәкле. Бу гипотеза буенча, әле һаман балык сыйфатларына ия булуына карамастан, инде кайбер сөйрәлүчеләр сыйфатларына ия була башлаган яртылаш балык-яртылаш сөйрәлүче җанлыларның яшәгән булулары кирәк. Яки дә сөйрәлүче сыйфатларына ия булган килеш, башка тарафтан да кайбер кош сыйфатларын булдырган сөйрәлүче-кош җанлыларның бар булулары кирәкле. Болар бу процесс эчендә камиль булмаган, кимчелекле, инвалид сыман җанлылар булырга тиеш. Эволюцинистлар элек боларның яшәгәнлекләренә инанганнары бу хыялый җанлыларны “ара-кичеш формасы” дип исемләндерерләр.

Әгәр чыннан да бу төрдәге җанлылар элек яшәгән булса, боларның саннары һәм төрләре миллионнарга, хәтта миллиардларга җитәргә тиеш. Һәм әлбәттә, бу убырлы, куркыныч җанлыларның калдыклары табылган фосиллияләр арасында урын алуы да кирәкле. Чөнки бу ара-кичеш формаларның бүген беленгән хайван төрләреннән дә хәтта күбрәк булуы һәм дөньяның һәр тарафы бу фосиллияләр, ара-кичеш формалар калдыклары белән тулы булырга тиеш. Дарвин “Төрләрнең килеп чыгышы” китабында моны шулай аңлата:

 “Әгәр теориям дәрес булса, төрләрне бер-берсе белән бәйләүче сансыз ара-кичеш төрләренең әлбәттә яшәгән булулары кирәк...Боларның яшәгәнлекләрен күрсәтүче дәлилләр барытик фосиллияләр арасында гына табыла ала.”1

Ләкин, бу юлларны язучы Дарвин, бу ара форма фосиллияләрнең бер ничек тә табыла алмаганлыгын белә иде. Бу хәлнең аның теориясе өчен чишелмәс мәсьәлә икәнлеген күрә иде. Шуның өчен, “Төрләрнең килеп чыгышы” китабының “Теориянең авырлыклары” (Difficulties on Theory) исемле бүлемендә шулай язды:

“Әгәр чыннан да төрләр башка төрләрдән әкрен рәвештәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә килеп чыккан икән, нигә сансыз ара-кичеш формаларын таба алмыйбыз? Нигә бөтен табигать бер буталчык хәлендә түгел дә, камиль буларак билгеләнгән һәм һәрнәрсә үз урынында? Сансыз ара-кичеш формалары булырга тиеш, ләкин нигә җир йөзенең саный алмаслык кадәр күп кенә катламнарында аларны таба алмыйбыз?... Нигә һәр геологик эчтәлек һәм һәр катлам шундый бәйләнешләр белән тулмаган? Тиз геологик процесс нәтиҗәсендә болар уртага чыгарылмый һәм бәлки дә бу киләчәктә минем теориямә каршы кулланылачак иң бөек дәлил булачак.”2

Бу чишелеше табыла алмаган олы мәсьәләне Дарвин үз вакытында тик шул чордагы фосиллияләрнең  җитәрлек булмауы белән генә аңлата иде. Җентекле, фосиллияләрне табу нияте белән эшләнәгн казылмалар нәтиҗәсендә җитмәгән ара формаларның әлбәттә табылачагын белдергән иде. Эволюционистлар Дарвинның бу фаразына ышанып, 19 нчы йөзъелның уртасыннан алып хәзергегәчә бөтен дөнья буенча лихорадкалы рәвештә фосиллия эзләнүләре үткәреп, шушы ара-кичеш формаларын эзләде. Ләкин, олы теләк белән эзләнелгән бу ара-кичеш формалары һич тә табылмады. Үткәрелгән казынуларда һәм эзләнүләрдә ия булынган бөтен табылганнар, эволюционистлар тарафыннан көтелгәннәрнең киресе буларак, җанлыларның җир йөзендә кинәттән, кимчелексез һәм камиль рәвештә уртага чыкканлыкларын күрсәтте. Эволюционистлар теорияне дәлилләү урынына, аны үз куллары белән черетте. Мәшһүр палеонтолог (фосиллияләр белгече) Дэрек В. Эйджер үзе бер эволюционист булуына кармастан, бу хакыйкатьне шулай тәфсилләр:

“Проблемабыз шул: фосиллияләр калдыкларын җентекле буларак тикшергәнебездә, төрләр яки сыйныфлар дәрәҗәсендә булсын, дәвамлы буларак бер үк хакыйкать белән каршылашырбыз; адым-адым эволюция белән формалашмаган, кинәттән җир йөзендә барлыкка килгән группалар күрербез.”3

Җанлылар җир йөзендә кинәттән һәм бөтен килеш килеп чыккан

Җир йөзе катламнары һәм фосиллия калдыклары җентекләнгәнендә, җир йөзендәге җанлы тормышның кинәттән барлыкка килгәнлеге күрелер. Комплекслы төзелешкә ия булган җанлылар фосиллияләре табылган иң тирән җир катламы – 520-530 миллион ел элек булганлыгы билгеләнгән “Кэмбрий” катламы. Кэмбрий катламнарында табылган фосиллияләр әкәм-төкәмнәрдән, трилобитлардан, диңгез болытларыннан, суалчаннардан, медузалардан, диңгез йолдызларыннан, йөзүче кабыклылардан, диңгез лилияләреннән торган умырткасызлар төрләреннән гыйбарәт. Иң кызыгы – бербереннән бик аерылган бу төрләрнең барысының да бер мизгелдә, аталары булмаган килеш уртага чыгуы. Шул сәбәптән, геологик әдәбиятта бу могҗизалы вакыйга “Кэмбрий шартлауы” буларак исемләнгән. Бу катламдагы күпчелекне тәшкил иткән җанлыларда хәзерге җанлылардан һич тә аермасы булмаган күз, саңак, кан йөреше кебек комплекслы системалар, бөтенлекне күрсәтүче физиологик төзелешләр күзәтелә. Үрнәге, трилобитларның ике линзалы кәрәзсыман күз төзелеше – бер дизайн могҗизасы. Гарвард, Рочестер һәм Чикаго университетларыннан булучы геология профессоры Дэвид Рауп; “Трилобитларның күзе, тик заманыбызда яхшы укытылган һәм соң дәрәҗә сәләтле булган берәр оптика инженеры тарафыннан гына барлыкка китерелә алган төзелешкә ия иде” дип белдерә.4

Бу комплекс төзелешле умырткасызлар, үзләреннән алда җир йөзендә бердәнбер җанлылар булучы бер күзәнәкле организмнар белән һичбер бәйләнеш яки кичеш формасы булмаган килеш, кинәттән һәм кимчелексез рәвештә уртага чыкканнар. Эволюцион әдәбитятның мәшһүр журналыннан саналган

“Җир фәннәре” (Earth Sciences) журналының редакторы Ричард Монестарски, эволюционистларны шаккаттырган бу Кэмбрий шартлауы турында шулай яза:

“Бүген күрелгән, була алган кадәр комплекс төзелешле хайван формалары кинәттән барлыкка килгәннәр. Бу вакыт Кэмбрий Дәверенең нәкъ башына туры килә һәм җир йөзенең беренче комплекслы җанлылар белән тулуы бу эволюцион шартлау белән башланган. Хәзерге көндә дөньяның һәр тарафына таралган умырткасызлар группалары элеккеге Кэмбрий Дәверендә дә бар иде һәм бүген дә булганы кебек, бер-береннән бик аермалы иде.”5

Җир йөзенең ничек шулай кинәттән бер-береннән бик аерылган умырткасыз төрләр белән тулып ташуы, һичбер уртак атага ия булмаган килеш, аерым төр җанлыларның ничек шулай пәйда булуы, эволюционистлар тарафыннан һич тә җәвап таба алынмаган сораулардан. Эволюцион төшенчәне дөньякүләм хәлдә иң алдынгы яклаучыларыннан саналучы инглиз биологы Ричард Доукинс, ул яклаган тезисларны бөтенләй тамырдан яраксыз кылучы бу хакыйкать хакында шуларны белдерә:

...”Кэмбрий катламнары беренче умырткасызлар төркемнәре табылган иң иске катлам. Болар, беренче буларак уртага чыккан хәлләре белән, була алган кадәр эволюция күргән сыман. Әйтерсең, һичнинди эволюцион тарихка ия булмастан шунда барлыкка килгән кебекләр. Табигый ки, бу кинәттән барлыкка килү була алган кадәр яратылышны яклаучыларны канәгать итә.”6

Доукинс та кабул иткәне кебек, Кэмбрий шартлауы яратылышның ачык бер дәлиле. Чөнки җанлыларның һичбер эволюцион аталары булмаган килеш, бер мизгелдә барлыкка килүләренең бердәнбер ачыкламасы - яратылыш. Эволюционист биолог Дуглас Футуйма да, “җанлылар җир йөзендә йә бөтенләй камиль һәм кимчелексез буларак пәйда булганнар, йә дә үзләреннән алда бар булган кайбер җанлылар төрләреннән эволюция күреп уртага чыкканнар. Әгәр кимчелексез һәм камиль, бербөтен килеш барлыкка килгән булсалар, ул вакытта өстен бер акыл тарафыннан яратылган булулары кирәк” диеп, бу хакыйкатьне кабул итә.7

Шулай ук Дарвин , “әгәр берүк сыйныфтагы күп санлы төрләрнең тормышлары бер мизгелдә һәм бергә башланган булса, бу табигый селекция аркылы уртак атадан эволюция күрү теориясенә үтерүче бер сугу булыр” дип язган.8

Кэмбрий Дәвере исә, нәкъ Дарвин тарафыннан “үтерүче сугу” буларак тасвирланган хәлне исбатлый. Шул сәбәптән, Швецияле эволюционист Стэфан Бенгстон, Кэмбрий Дәвере турында сүз иткән вакытында ара формаларның юклыгын кабул итә һәм “Дарвинны шашырткан һәм оялдырган бу хәл, безне дә һаман шашырта килә” дип белдерә.9

Күрелгәнчә, фосиллия калдыклары җанлыларның, эволюция белдергән кебек беренчел,бөтен булмаган, кимчелекле формалардан алып, бераз тагын эволюция күргән һәм алга киткән бөтенләшү процессы нәтиҗәсендә түгел, бер мизгелдә һәм иң камиль хәлдә барлыкка килгәнлекләрен күрсәтә. Кыскасы, җанлылар эволюция аркылы барлыкка килмәгән, яратылган.

Эволюциянең судан җиргә күчү әкияте

Эволюционистлар Кэмбрий Дәверендә уртага чыккан умырткасыз диңгез җанлыларының ун миллионнарча еллар үтү белән балыкларга әверелгәнен яклар. Ләкин, Кэмбрий Дәверендәге умырткасызларның һичбер аталары булмаганга күрә, бу умырткасызлар белән балыклар арасында да эволюция булганын күрсәтә алырлык һичбер ара формасы да юк. Югыйсә, скелетлары булмаган һәм каты өлешләре гәүдәләренең тышкы кысымнарында урын алган умырткасызларның, каты өлешләре гәүдәләренең уртасында урын алучы сөякле, кылчыклы балыкларга әверелүләре бик олы үзгәреш һәм күп санда ара формаларында эз калдыруы кирәк. Эволюционистлар бу хыялый формаларны табар өчен 140 елдан бирле фосиллия катламнарын астын өскә китерә бирә. Миллионнарча умырткасыз фосиллия бар, миллионнарча балык фосиллияләре бар, әмма беркем дә бер генә дә булса ара форма фосиллиясе тапмаган. Эволюционист палеонтолог Гэральд Т. Тодд, “Сөякле балыкларның эволюциясе” исемле бер мәкаләсендә бу хакыйкать каршында шушы чарасыз сорауларны билгели:

“Сөякле балыкларның барча өч сыйныфы да фосиллия катламнарында берүк вакытта һәм кинәттән уртага чыга... Ярар, әмма боларның тамырлары кайда? Бу кадәр төрле һәм комплекслы җанлыларны ни барлыкка китергән? Һәм нидән аларда эволюцион аталарын күрсәтүче эзләр юк?”10

Эволюцион сценарий балыкларны да билгеле бер вакыттан соң бер шикелдә судан чыгып, җирдә яшәүче җанлыларга әверелгәннәрен яклый килә. Ләкин, судан җир өстенә чыгу әкиятен дәлилли алачак һичбер фосиллия калдыгы да юк. Эволюционистларның бу сценарияләренә күрә, балыклар башта амфибияләргә әверелгәннәр. Әмма, бу сценарияләренең дә һичнинди дәлиле юк. Ярым балык – ярым амфибия булучы берәр җанлының яшәгәнлеген күрсәтүче бер генә дә фосиллия табылмаган. “Умырткалылар палеонтологиясе һәм эволюция” китабын язучы мәшһүр эволюционист Роберт Л. Карролл, бу хакыйкатьне “беренче амфибияләр белән балыклар арасындагы ара форма фосиллияләренә ия түгелбез” диеп, үзе теләмәсә дә моны белдерә.11

Эволюционист палеонтологлар Колберт һәм Моралес исә, амфибиләрнең өч сыйныфын тәшкил иткән бакалар, кәлтәләр һәм суалчаннар хакында шушы юрымны ясыйлар:

“Палеозой Дәверендә амфибияләренең уртак берәр атага ия булганлыкларын күрсәтүче бер генә дәлил дә юк. Беленгән иң беренче бакалар, кәлтәләр һәм суалчаннар (сесиляннар) хәзерге вакытта яшәгән үрнәкләренә соң дәрәҗә охшаганнар.”12

Әмма, моннан 50 елга кадәр элек бер балык – амфибия арасы фосиллиянең бар булуы хисаплана иде. Яше 410 миллион ел буларак белдерелгән һәм Солекант исеме бирелгән балык фосиллиясе, күп кенә эволюцион чыганакларда шөбһәсез ара-кичеш формасы буларак танытыла иде.

Эволюционистлар Солекантны примитив үпкәгә, эволюция күргән мигә, җиргә яраклы циркуляция һәм ашказаны системасына, хәтта примитив рәвештә йөри алуга ия булучы ара-кичеш форма буларак яклый иделәр. Бу юрымлар 1930 ларның соңына кадәр бөтен фәнни җәмәгатьләр тарафыннан бәхәссез рәвештә кабул ителә килде. Ләкин, 1938 нче елның 22 нче декабрь көнендә Хинд океанында бик кызык ачылыш булды. 70 миллион ел алда нәселе беткән бер ара – кичеш формасы буларак танытылган Солекант гаиләсенең җанлы әгъзасы океанда тотылды! Солекантның тере бер үрнәге булуы эволюционистлар өчен шиксез олы шок булды. Эволюционист палеонтолог Дж. Л. Б. Смит, “юлда динозаврга тап булган булсам, бу кадәр шашырмас идем” дип белдерде. 13

Бу вакыйгадан соң килгән еллар эчендә башка урыннарда да 200 дән артык Солекант тотылды. Бу балыкларның тотылулары белән бергә, эволюционистларның хыялый юрымлары ни дәрәҗәгә ирешә ала алганлыгы күренде. Солекант, алда белдерелгәнчә, ни примитив упкәгә, ни дә зур мигә ия түгел булып чыкты. Эволюцион җентекләүчеләр тарафыннан примитив үпкә буларак саналган гәүдә өлеше, балык гәүдәсендә булучы май капчыгыннан башка берни дә түгел икәнлеге исбатланды. 14

Өстәвенә, “судан чыгуга әзерләнгән бер сөйрәлүчеләр әгъзасы” буларак танытылган Солекант, чынлыкта океанның иң тирән урыннарында гына яшәгән һәм 180 метр тирәнлектән өскә һич чыга алмаган бер төп балыгы икәнлеге аңлашылды. 15

Кошларның һәм имезүчеләрнең хыялый эволюциясе

Эволюция теориясенә күрә, тормыш суда эволюция күргәннән соң, амфибияләр белән берлектә җиргә күчкән имеш. Амфибияләрнең бер өлеше дә, теория буенча сөйрәлүчеләргә өйләнеп, бөтенләй җир хайваны хәленә килгән. Мондый бер үзгәрешнең физиологик һәм анатомик яктан мөмкин була алмаганы, үрнәге, су эчендә барлыкка килүче амфибия йомыркаларының, коры җирдә барлыкка килүче сөйрәлүчеләрнең йомыркаларына әверелүе мөмкин була алмаганын күрсәтүче бик күп санлы дәлилләр бар. Фосиллияләргә карасак, һич мондый үзгәрешнең яшәлмәгәнен күрербез: сөйрәлүчеләр амфибияләр белән араларында һичбер бәйләнеш булмаган килеш, һичбер “аталары” булмаган рәвештә җир йөзендә барлыкка килгән җанлылардан. Умырткалылар палеонтологиясендә авторитет саналучы эволюционист Роберт Карролл “иң беренче сөйрәлүчеләрнең бөтен амфибияләрдән бик аермалы булганлыкларын һәм аталарының әле һаман билгеләнмәгәнен” кабул итү мәҗбүриятендә калган. 16

Ләкин эволюция әкиятенең хыялый сценарияләре моның белән генә бетми. Чөнки җиргә чыккан бу хайваннарны әле “очырырга” да кирәк! Эволюционистлар кошларның эволюция күргәнлекләренә инанганнары өчен, бу җанлыларның сөйрәлүчеләрдән килгәнлекләрен белдерә. Югыйсә, җирдә яшәүче җанлылардан бөтенләй аерылучы төзелешкә ия булучы кошларның, һичбер гәүдә механизмы адым-адым булган эволюция моделы аркылы аңлата алырлык дәрәҗәдә түгел. Һәрнәрсәдән алда, кошны кош итүче иң мөһим үзенчәлек, ягъни канатлары, эволюция тарафыннан аңлатыла алмаган бик олы мәсьәлә. Төрек эволюционистларыннан Әнгин Корур, канатларның эволюция аркылы аңлатыла алмаганлыгын шулай таный:

“Күзләрнең һәм канатларның уртак үзәнчелеге, барытик бөтенләй формалашкан хәлләрендә генә вазыйфаларын үти алулары. Башка сүз белән әйткәндә, җитешсезлеге булган күз белән күрелмәс, ярым канат белән очылмас. Бу органнарның ничек барлыкка килүе әлегә яхшы яктыртылмаган серләрнең берсе буларак калган.” 17

Күрелгәнчә, канатларның бу кимчелексез төзелешенең ничек булып та, бер- бер артлы очраклы мутацияләр нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлеге белән бәйле сорау бөтенләй җавапсыз кала. Берәр сөйрәлүченең алгы аяклары, геннарында булган бозылу (мутация) нәтиҗәсендә ничек иттереп кимчелексез буларак канатка әверелүе һич тә ачыклана алмый. Аеруча, берәр җир җанлысының кошка әверелүе өчен барытик канатлары булуы гына да җитәрле түгел. Җир өстендә яшәүче җанлының кошлар тарафыннан очар өчен кулланылган башка күп кенә төзелеш белән бәйле механизмнары юк. Үрнәге, кошларның сөякләре җир җанлыларыннан бик күпкә җиңелрәк. Үпкәләре тагын да аермалы төзелешкә һәм функциялелеккә ия. Башка мускул һәм скелет төзелешенә ияләр һәм бик үзенчәлекле йөрәк, кан-циркуляция системалары бар. Бу механизмнар адым-адым формалаша алмый. Шул сәбәпле, җирдәгеләрнең кошларга әверелгәнен белдерүче теория бөтенләй бер сафсатадан гыйбарәть. Боларның артыннан тагын бер сорау акылга килә: бөтен бу фәннән тыш әкиятне дөрес санасак, бу әкиятне дөресләүче күп кенә санлы “бер канатлы”, “ярым канатлы” фосиллияләр нидән “каршылык буларак”, дәлли буларак табыла алмаган?

Хыялый кошлар атласы

Эволюционистлар тарафыннан “менә иң бөек дәлил” буларак тәкъдим ителгән иң әһәмиятле җанлыларның берсе - 135 миллион еллык Археоптерикс исемле кошның бер фосиллиясе иде. Хайван, канат очларында сөйрәлүче аякларына охшаган органнары, кечкенә тешләре һәм койрыгындагы умырткасы сәбәпле эволюционистлар тарафыннан “сөйрәлүчеләрдән кошларга кичеш формасы” буларак танытылды. Ләкин еллар үтү белән, 1984 тә көнбатыш Техас чүлендә табылган 225 миллион еллык бер кош фосиллиясе бөтен бу якланылганнарны черетте. Чөнки Протоавис исеме бирелгән бу хайван, “кошларның атасы” буларак белдерелгән Археоптерикстан 75 миллион елга өлкәнрәк булуына карамастан, бөтенләй бер кош булып чыкты. Аеруча, Археоптериксны “ара-кичеш формасы” буларак күрсәтелүендә роль уйнаган аяклары да берни аңлатмый: бүген көньяк Америкада яшәгән Описзохомус Хоатзин исемле кошның да аяклары бар.

Эволюционистларның бу фаразлары 1997 нче елны табылган яңа Археоптерикс фосиллиясе белән бергә бөтенләй юкка чыкты. Бу фосиллиядә бөтенләй кошларга хас булган һәм очуларын булдырган “стернум” соягенең табылуы, Археоптериксның эволюционистлар белдергәнчә ярым кош – ярым динозавр түгел, бөтенлеге белән очучы кош икәнлеген исбатлады.

Өстәвенә, үткән айларда Кытайда табылган яңа кош фосиллиясе, Археоптерикстан бик күп алдагы чорда яшәгән һәм бөтен кош үзенчәлекләренә ия булганлыгы күренде. “Science” һәм “Nature” кебек мәшһүр фән журналлары тарафыннан белдерелгән хәбәргә күрә, бездән 220 ел алда яшәгән бу кош хәзерге кошлар белән бөтенләй берүк үзенчәлекләргә ия. Эволюцион матбугат та хәтта, бу хәбәрне “кошның атасы кош, динозавр түгел” дип таратты.

Хыялый кош-динозавр бәйләнеше

Археоптериксны ара форма буларак күрсәтүче эволюционистлар, башта да белдерткәнебез кебек, кошларның динозаврлардан килеп чыкканлыгына ышана килде. Югыйсә, дөньяның иң алдынгы кош белгечләреннән булучы төньяк Корлина университеты профессоры Алан Федуччиа, үзе эволюционист булуына карамастан, кошларның динозаврларның туганы икәнлегенә кискен буларак каршы чыга. Федуччиа шуны белгертә:

“25 ел буенча кошларның баш сөякләрен җентекләдем һәм динозаврлар белән аралырында һичбер охшашлык күрмщдем. Кошларның дүрт аяклылардан килеп чыкканлыгы теорисе палеонтология даирәсендә 20. йөзъелның иң олы ояты булачак.” 20

Канзаз университендагы иске кошлар буенча специалист Ларри Мартин да кошларның динозаврлар белән берүк нәселдән килгәнлеген белдерүче теориягә каршы чыга. Мартин, эволюция тарафыннан бу тема буенча тап булынган капма-каршылыклар турында сүз иткән вакытында, “дөресен әйтергә кирәк булса, әгәр динозаврлар белән кошларның берүк тамырдан килгәнлекләрен яклаучылардан булган булса идем, моның турында һәр торып сөйләгәнем вакыт оялачактым” дип әйтә. 19 Кыскасы, барытик нигезе белән Археоптерикска гына таяндырылырга тырышылган “кошлар эволюциясе” сценариясе, нибары һәм нибары эволюционистларның фаразы һәм хыял көчләренең бер чагылышы гына.

Адәм баласының җир йөзендә тормыш башлауы да – күпчелекнең тәкъдиме буенча кабул иттерелергә тырышылган “маймыл- кеше” әкиятенең киресе буларак – бер мизгелдә һәм кимчелексез рәвештә барлыкка килгән. Кыскасы, җентекләнелгәннәр эволюция теориясен бәхәссез бер рәвештә черетә һәм “төрләрнең килеп чыгышы” очраклы түгел, яратылыш икәнлеген исбатлый. Бөтен җанлыларны яралтучы, аларга шәкел (форма) һәм кыяфәт бирүче, аларны ризыкландыручы, яшәтүче һәм үтерүче – Аллаһ. Бөтен галәм Раббыбызның бер әсәре һәм ничек берәр рәсем үз рәссамын безгә танытса, галәм дә Раббысын танытыр. Кешегә бу хакыйкатьне күрү һәм галәм Хуҗасының кодрәтен аңлау тиешле.

Чыганаклар

1. Charles Darwin, The Origin of Species: A Facsimile of the First Edition, Harvard University Press, 1964,179нчы бит.

2. Charles Darwin, The Origin of Species, 172, 280нче битләр.

3. Derek A. Ager, "The Nature of the Fossil Record", Proceedings of the British Geological Association,87нче том, 1976, 133нче бит.

4. David Raup, "Conflicts Between Darwin and Paleontology", Bulletin, Field Museum of Natural History, 50нче том, гыйнвар1979, 24нче бит.

5. Richard Monestarsky, "Mysteries of the Orient", Discover, апрель1993, 40нчы бит.

6. Richard Dawkins, The Blind Watchmaker, London: W. W. Norton 1986, 229нчы бит.

7. Douglas J. Futuyma, Science on Trial, New York: Pantheon Books, 1983.197нче бит

8. Charles Darwin, The Origin of Species: A Facsimile of the First Edition, Harvard University Press, 1964,302нче бит.

9. 9 Stefan Bengston, Nature, Vol. 345, 1990, 765нче бит.

10. Gerald T. Todd, "Evolution of the Lung and the Origin of Bony Fishes: A Casual Relationship", American Zoologist, том 26, No. 4, 1980, 757нче бит.

11. R. L. Carroll, Vertebrate Paleontology and Evolution, New York: W. H. Freeman and Co. 1988,  4нче бит

12. Edwin H. Colbert, M. Morales, Evolution of the Vertebrates, New York: John Wiley and Sons, 1991,99нче бит.

13. Jean-Jacques Hublin, The Hamlyn Encyclopædia of Prehistoric Animals, New York: The Hamlyn Publishing Group Ltd., 1984, 120нче бит.

14. Jacques Millot, "The Coelacanth", The Scientific American, том193, Декабрь1955, 39нчебит.

15. Bilim ve Teknik Dergisi, ноябрь1998, сан372, 21 нчебит.

16. Robert L. Carroll, Vertebrate Paleontology and Evolution, New York: W. H. Freeman and Co., 1988, 198нчебит.

17. Engin Korur, "Gözlerin ve Kanatların Sırrı", Bilim ve Teknik, сан203, октябрь1984, 25нчебит.

18. Pat Shipman, "Birds Do It... Did Dinosaurs?", 28нчебит.

19. Pat Shipman, "Birds Do It... Did Dinosaurs?", 28нче бит.


2011-01-31 04:29:24

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top