Хз. Гайсә (г.с) Аллаһның улы түгел, Аллаһның пәйгамбәре

Дөньяның иң бөек ике илаһи дине саналган Ислам һәм Христианлыкның  бик күп  уртаклыклары бар. Христианнар да без мөселманнар кебек, Аллаһның чыннан барлыгына, башлангычсыз һәм мәңге булганлыгына, бөтен барлыкны юктан яратуына һәм бөтен матдәгә чиксез кодрәте белән хаким булуына ышаналар.

Аллаһ Көръәндә Китап Әхелләре хакында күп нәрсәләр беледергән. Боларның бер өлеше Китап Әхеленең иман белән бәйле булган ялгышлыклар һәм әхлак хаталары. Әмма болар Китап Әхеленың бөтенләй гафләт һәм ялгышлык эчендә булуларын аңлатмас. Аятьләрдә Яхуди һәм Христианнар арасында ихласлы, динле кешеләрнең булувы да хабәр ителә:

Аларның барысы бер түгел. Китап Әхеленең  бер төркеме бардыр, кичләрен аякта торып Аллаһның аятьләрен укып сәҗдәгә китәрләр. Болар Аллаһка һәм Ахирәт Көненә иман итәр, яхшылыкны әмер итәр, начарлыклардан тыяр һәм хәерле эшләрдә ярышыр. Болар ихласлы булучылардан. Аларның хәерле эшләре, әлбәттә, буш (әҗерсез) калмас. Аллаһ тәкъваларны белүче. ( Али Имран сүрәсе, 113-115).

Христианнарның эченә төшкән иң бөек ялгышлык һәм хаталарның берсе, чын Христианлыкта ( ягъни Хз. Исага вахий ителгән хак диндә ) урын алмаган һәм Хз. Исаның Аллаһ янына алынганыннан соң булдырылган “өчләү” (Аллаһны өчкә аеру)  хатасы.

 “Өч иляхлылык” Христианнар өчен нәрсәне аңлата?

Христианлык Палестинада яшәгән Яхүдиләр арасында туды. Хз. Исаның тирәсендә булган һәм аңа ышанган якын кешеләрнең күпчелеге Яхүди иде һәм Хз. Мусаның шәриатына күрә яши иделәр. Яхүдилекнең иң фундаменталь үзенчәлеге, Аллаһны берләү һәм Аңа гына иман китерү булып тора.

Ләкин Христианлык, Хз. Иса күккә алынганнан һәм Яхүди дөньясыннан чыгып потка табынучылар арасында тарала башланувы белән бергә үзгәрә башлады.

“Өчләү” инануы бу процеслар азагында уртага чыкты. Бу төшенчә, “Әти, Угыл һәм  Изге Рухны” үз эченә алып, өч өлешле Аллаһны аңлата. “Өчләү” ортодоксаль Христианлыкның иң мөһим иман шартларыннан. Чиксез көч һәм көдрәт иясе булган Раббыбызга бер буларак һәм Аңа гына иман итүне аңлаткан тәүхид инануы белән бөтенләй капма-каршы килгән бу ялгыш ышануны шул матдәләр аркылы билгеләү мөмкин:
 
• Өчләү  ышануына күрә,  Аллаһ “өчле берлек” төшенчәсе аркылы Үзен өч кешедә күрсәткән һәм Әти-Угыл-Изге Рух бер үк нәрсәне аңлата. Бу ышану шул җөмләләрдә ачыклана: “Баба, Угыл, Изге Рух - бер булган Тәңренең үзе”, “Тәңре: Баба, Угыл һәм Изге Рух буларак бар”... Акыл һәм логикага каршы килгән бу хаталы ышануга күрә, өчләүдә өч шәхеснең һәрберсе Аллаһ ки, шулай итеп өчесенең һәрберсе бер үк көч һәм күвәткә ия. (Аллаһны тәнзих итәбез-ягъни Аллаһ бу яңлыш инанулардан пакътыр!)

• Хз. Исаның сүздә Аллаһның улы булуына ышанырлар. Бу ялгыш ышануда Хз. Иса Аллаһ белән бер үк табигатькә ия. Бу ышануга homoousnius исеме бирелгән һәм ларга күрә “Әти белән Угыл бер үк үзлектән, табигатьтән тора”.

• Хз. Исаның яратылмауына, Аллаһның Улы буларак мәңгелегенә, башлангычсызлыгына инанырлар. Бу ялгыш ышанычка күрә, Хз. Иса кешеләрне коткарыр өчен күктән иңгән, гәүдәләшеп кеше булган. Бу ышанычка инкарнация исеме бирелгән.

Шулай итеп, өчләү догмасы чиксез көч иясе булган Раббыбызны яңлыш аңлаткан, Аллаһ тарафыннан кешеләргә пәйгамбер итеп җибәрелгән Хз. Исага иляхлыкны өстәгән хаталы бер инану. Ләкин, үз эченә бик күп капма-каршылыкларны туплаган һәм тәүхид ышанычына бөтенләй каршы булуына карамастан, Христианлык инануында бик мөһим бер урын ала бирә.

Кызык булган башка хосус шул: тарихта өчле ышанычына каршы чыгып, Хз. Исаның барытик Аллаһның пәйгамбәре булган бер кеше булуын яклаган кешеләр һәм төркемнәр бик көчле басымга, изелүгә дучар булганнар. Бу кешеләр тарафыннан Инҗилдән һәм Хз. Исаның тормышыннан китерелгән дәлилләр һәрвакыт игнорацияләнгән. Кешеләргә бу мәсьәләләрдә сөйләшергә тыелган.

Бу мәсьәләдә иң күп игътибар ителергә тиешле башка хосус исә, өчлелек ышанычының Библиянең һичбер бүлемендә дә урын алмауы. Ни Яхүдиләрнең Изге Китаплары саналган Иске Ахиттә, ни Христианнарның изге тексты буларак күрелгән Инҗилдә дә  бу яңлыш инану урын алмаган. Өчләү ышанычы бары Инҗилдә урын алган кайбер сүзләрнең ялгыш юрымлануына гына таяна һәм бу мәгънәдә иң беренче буларак икенче гасыр соңларында Антакъяда яшәгән Theophilus тарафыннан кулланылган.

Сүз темасы булган өчләү  ышанычы Хз.Исадан, Ул китергән Хак Диннән бик озын еллардан соң булдырылган. Шул сәбәпле, Изге Язмаларны җентекләгән һәм өчләү догмасына каршы чыгучылар тарафыннан бирелгән сораулар бу инануның ялгыш икәнлеген ап-ачык рәвештә белдерә: “Әгәр бу ышану чынлыкта дөрес булса, Хз. Исаның бу теманы ачык рәвештә кешеләргә аңлатуы, җиткерүе кирәк түгел идеме ? Өчләү ышанычының Изге Язмаларда, Иске Ахит белән Инҗилдә ачык буларак урын алуы кирәкмәс идеме?”. Бу сораулар аркылы бу җентекләүчеләр шушы билгеле нәтиҗәгә киләләр: Инҗилдә ачык рәвештә урын алмаган, беренче Христианнар тарафынннан беленмәгән, аларга ят булган бу яңлыш ышану, Христианлыкның асыл иман шартларыннан була алмас. Бу Хз. Иса киткәннән соң һәм Грек мәдәнияте йогынтысы аркылы барлыкка килгән хата.

Өчләү Көръән тарафыннан инкяр ителә
 
Көръәни Кәримдә Хз. Исаның Аллаһ булуын аңлаткан яңлыш ышанулар ачык буларак кире кагыла (Аллаһны тәнзих итәбез). Раббыбыз Хз. Исага каршы бу асылсыз белдерүләрдә булган кешеләрнең көферлеккә кергәннәрен белдерә:

Ант булсын, "Шөбһәсез, Аллаһ – Мәрьям улы Исадыр" дигәннәр көферлеккә төшкәннәр.  Югыйсә, Мәсих (мессия Иса) шулай диде: “Әй Исраил уллары, минем дә Раббым, сезнең дә Раббыгыз булган Аллаһка гыйбадәт итегез! Чөнки Ул Үзенә тиңдәш табучыларга, шөбһәсез, җәннәтен харам кылды, аның барган урыны ут. Начарлыктагыларга, золым итүчеләргә ярдәмче юк”. ( Маидә сүрәсе, 72 ).

Аятьләрдә дә белдерелгәне кебек,  Хз. Иса аларның бу уйдырмаларыннан ерак. Ул Аллаһның яраткан бер колы.  Раббыбызга тәслим булган, югары әхлаклы, галәмнәрдә өстен кылынган, бик изге пәйгамбәр. Кешеләргә хак динне аңлатканда да Раббыбызның югары көчен һәм көдрәтен  ишарәтләгән, үзенең дә Аллаһның колы булуын белдергән. Аятьтә Хз. Исаны илях дип көферлеккә кергән кешеләрнең Аллаһны тиешле рәвештә аңламаганнары хәбәр ителә:

Ант булсын, "Шөбһәсез, Аллаһ – Мәрьям улы Исадыр" дигәннәр көферлеккә төшкәннәр. Әйт ки: Ул (Аллаһ) Мәрьям улы Исаны, аның әнисен һәм җир йөзендәге һәрнәрсәне һәлак (юк) итәргә теләсә иде, Аллаһтан башка моны кем туктатырлык дәрәҗәдә булыр? Күкләрнең, җирнең һәм болар арасындагы бөтен милек Аллаһныкы. Теләгәнен бар кылыр. Аллаһ һәрнәрсәгә көч җиткерүче. ( Маидә сүрәсе, 17 ).

Аятьтә хәбәр ителгәнчә, бөтен кешеләр Раббыбыз каршында көчсез һәм мохтаҗ. Аллаһ бөтен барлыкны юктан бар итүче, бөтен барлыклар өчен абсолют көч һәм хакимият иясе. Җанлы-җансыз барнәрсә  Аллаһ идарәсендә. Хз. Иса да Аллаһ бар иткән һәм Аңа буйсынучы бер кол һәм Аллаһ илчесе.

Маидә сүрәсендә Хз. Исаның үзе хакында аңа багышланган нигезсез ялаларны кире кагуы шулай белдерелгән:

Аллаһ, “Әй Мәрьям улы Иса, кешеләргә, мине һәм әниемне Аллаһны калдырып ике иляһ итегез, дип син сөйләдеңме?” дигәнендә: “Сине тәнзих итәм, хакым булмаган бер сүзне сөйләү миңа килешмәс. Әгәр моны сөйләгән булсам, чынлыкта Син моны белүче. Син миндә булганын белерсең, әмма мин Синдә булганны белмәм. Чынлыкта, күренмәгәннәрне ( гаебләрне ) белүче Синсең Син.” ( Маидә сүрәсе, 116 ). 

Бер башка аятьтә Хз. Исаның кешеләргә җиткергән чын сүзләре шулай белдерелә:

( Иса ) Диде ки: “Берсүзсез мин Аллаһның колымын. ( Аллаһ ) Миңа Китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте. Кайда булсам да мине бәхетле итте һәм гомерем буенча миңа намазны һәм зәкәтне васыять ( әмер ) итте. ( Мәрьям сүрәсе,  30-31 ).

Аллаһ тарафыннан  Көръән аятьләрендә хабәр бирелгән бер башка хакыйкать пәйгамбәрләр эшләгән Аллаһ юлына чакыруның (тәблигънең) үзе белән бәйле. Али Имран сүрәсендә бу шикелле боерылган:

Кешеләрдән  һичкемнең, Аллаһтан үзенә Китап, хөкем итү һәм пәйгамберлек бирелгәннән соң кешеләргә: “Аллаһны калдырып миңа коллык итегез!” дияргә ( хакы һәм вазыйфасы) юк. Ләкин ул: “Өйрәткәнегез һәм дәрес биргәнегез Китапка күрә Раббанилар булыгыз” ( дигән вазыйфада ).  ( Али Имран үрәсе,79 ).

Раббыбыз бу ялгыш ышанычлардан мөнәззәх ( пакъ, ерак). Ихлас сүрәсендә Аллаһның сыйфатлары шулай аңлатыла:

Әйт ки: Ул Аллаһ бер. Аллаһ Самад ( барлык нәрсә дә даими буларак  Аңа мохтаҗ, Аның бернәрсәгәдә ихтияҗы юк). Ул тумаган һәм тудырылмаган. Һәм һичбернәрсә Аның тиңе түгел. ( Ихлас сүрәсе, 1-4).

Бу  хакыйкать:  Аллаһ бер һәм Хз. Иса аның колы һәм пәйгамбәре. Шул ук  Хз. Ибраһим, Хз. Муса, Хз. Мөхәммәд ( с.а.с.) һәм башка пәйгамберләр кебек. ( Тулырак мәгълүмәт өчен   Hz. İsa Allah'ın Oğlu Değildir, Allah'ın Peygamberidir  карагыз, Харун Яхъя ).
 


2010-09-06 03:47:32

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top