HARUNYAXYA.COMhttp://harunyaxya.comharunyaxya.com - Мәкаләләр - Соңгы ӨстәмәләрttCopyright (C) 1994 harunyaxya.com 1HARUNYAXYA.COMhttp://harunyaxya.comhttp://harunyahya.com/assets/images/hy_muhur.png11666әт-Тәүбә сүрәсеннән аять ачыкламалары Аднан Октарның 10 нчы август 2013 А9 ТВ репортажыннан

Шайтаннан Аллаһка сыенам. “Хакыйкатьтә,...”, - ди Җәнабе-Аллаһ. “...күкләрдә һәм җир йөзендә падишаһлык итү — Аллаһка хас, бар нәрсә Аллаһныкы, “...(Ул) терелтә һәм үтерә. Аллаһтан башка сезгә яклаучы да, ярдәмче дә юк!"

Барысы да Аллаһка ышаначак. Әммә сәбәпләр чорнап алыр, әлбәттә, сәбәпләрне яратучы да Аллаһ.

 “Мәдинә әһеленә һәм аларның тирә-юнендә булган бәдәви гарәпләргә, пәйгамбәрдән башка үз- үзләрен генә кайгыртып, аннан калу тиешле түгел иде.” Ничек калалар,  ялкаулана, янәсе сизгерлек эшли, Пәйгамбәребез (с.а.в.) не алга җибәрә, үзе тоткарланып кала, болай булмый, “пәйгамбәрдән башка үз- үзләрен генә кайгырту  тиешле түгел иде.” Бер нәрсәгә дә карамастан, Пәйгамбәргә безгә бер нәрсә дә булмасын дип белдерүләре, болай дөрес түгел. Безгә берәр нәрсә булса да, Пәйгамбәргә берәр нәрсә дә булмасын диюләре кирәк. “...Бу — аларга Аллаһ юлында сусау да, ару да, ачлык та булмаудан,...” Димәк, Аллаһ юлында көрәшкәндә сусау да, ару да, ачлык та була. Моның белән имтихан була. Сусауны Аллаһ махсус ярата, аруны махсус ярата. Ару фәкать монда  махсус.  Җәннәттә ару сизелми. Монда аруның өзлексез нәтиҗәсе  бар, махсус имтиханның махсус нәтиҗәсе.  Могъҗиза итеп яратыла ару. Кешеләр аруга өзлексез чишелеш эзләрләр, шул ук вакытта Аллаһ тарафыннан яратыла, чишелеш таба алмаслар һәм “...сабыр ителә алмаслык ачлык”, - ди Җәнабе-Аллаһ. Вакыт-вакыт бөек ачлык мизгелләрен дә ярата ала, имтихан өчен.

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/170311/әт-Тәүбә-сүрәсеннән-аять-ачыкламаларыhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/170311/әт-Тәүбә-сүрәсеннән-аять-ачыкламаларыThu, 03 Oct 2013 11:26:15 +0300
Мисырдагы канны туктату өчен Ислам галәменең башы булувы кирәкле. Аднан Октарның 2013 нче елдагы  22 нче июль  А9 ТВ репортажыннан

Дидәм Үрәр: Ихван хәрәкәте лидерлары Мухаммәд Балтаҗының, Мухаммәд Мурсиның Сиси тарафыннан конституциянең бетерелүенә һәм мәҗлес таратылуына каршы буларак ике көннән бирле ачлык игълан иткәннәре беленде.

Аднан Октар: Аларны тыңламас алар, булырмы бу? Тилеләнү хәлендә алар. Фанатизм кешеләрне нык куркытыр, кардәшем. Әдәм җәһәннәмгә эләккән кебек күрә үзен. Күзләре әйләнер, мондый бер нәрсә була алмас. Фанатизмны калдырачаклар, башка чишелеш юк. Ачлыкка игътибар итмәс алар һич. Ягъни мондый бер мәсъәлә юк. Болар намаздагы кешеләрнең өстенә дә хәттә ут ачалар. Андагы яшерен оешмалар да эшкә кереште. Әмма фанатизмга бөтен дөнья каршы. Яшәү болай да Аллаһ тарафыннан авыр яратылган, бер дә син өстенә фанатизмны өстәсәң, тилеләрендерерсең кешеләрне. Фанатизмны кеше күтәрә алмый, гәүдәсе күтәрә алмас. Хатын-кызларга нәфрәт итәчәксең, көлмиячәксең, кәефләнмиячәксең, уңга китмиячәксең, сулга китмиячәксең, һавага карамыячаксың. Нәрсә телисең? Ярыймы мондый нәрсә? Аллаһ дөньяга безне ни өчен җибәрде? Ачлык кичерийк,  авырту кичерийк дип ме җибәрде? Безгә Аллаһ дөньяда нигъмәт бирә, ахыйрәттә дә нигъмәт бирә. Имтихан өстенә яңа бер авыр система, имтихан остәргә телисез. Син хатыннарны икенче сыйныф итеп күрерсең, Яһүдине, Христианны тамыры белән куптарам диясең. Мүсәвиләрдән нәфрәт итәсең, дингә ышанмаучыларны, динсезләрне асармын диясең,  яшәүне аларга җәһәннәмгә әйләндерергә тырышсаң, дөньяның бер мәгънәсе калмас, гарип бер нәрсә булыр бу. Алар да бәхетле, рәхәтле булачак, без дә бәхетле булыйк, рәхәт итийк. Һәр диннең тынычлык эчендә яшәве кирәк. Христиан чиркәүгә китсә, кардәшем сиңа нәрсә ? Мүсәви синагогасына китсен.

Дүрт мең елдан бирле, биш мең елдан бирле бер элемтәсе бар, ни гүзәл. Тагын нәрсә телисең? Аллаһтан куркалар, Аллаһны сөяләр, тизрәк ярдәмче булувың кирәкле аларга. Кара, Исраильнең дингә ышанучыларның саны йөздә 30 процент. Бу бик куркыныч сан, нык төшкән. Йөздән 30 процент нәрсәне аңлата? Йөздән 70 е динсез-атеист дигәнне, Исраиль өчен бик куркыныч нәрсәсе бу. Нәрсә телисең, аны да мы теләмисең, бу да мы бетсен? Кеше динсез булганында синең кулыңа нәрсә күчә? Яһүдләр барысы үлсә кулына нәрсә күчә? Барысыда юк булгач кулына нәрсә күчәчәк, нинди файда табарсың? Аннан соң бер-берегезне дә кырып үтәрсез, мөселман мөселманны үтерә башлар. Мәһдият тышында чишелеш юк. Хз. Иса Мәсиһ (г.с.) нең тышында чишелеш юк. Аллаһка дога итәчәкләр, әйтәчәкләр: “Йа Рабби безгә Хз. Иса Мәсиһ (г.с.) не күрсәт. Йа Рабби безгә Хз. Мәһдине (г.с.) не күрсәт.” Аллаһка мактау белән тәсбих белән дога итәчәкләр, ялварачаклар. Моның тышында котылыш булмас. Көръәндә дә Аллаһ чыгыш юлы буларак моны күрсәтә: “Йа Рабби безгә бер Солтан җибәр!” – дияләр мөселманнар. Без үзебез генә эшләрне хәл итәрбез димиләр мөселманнар. Нәрсә диләр? “Йа Рабби безгә бер Солтан, бер идарәче  җибәр” – диләр. Хатын-кызлар, балалар, зәгыйфь, изелгәннәрне яклау өчен, коткарсын өчен. Башсыз булсаң, башсыз гәүдә калтырар, сикеренер.  Син башны өзеп алгансың, өзлексез кан ага. Ислам гәләменең башын син өзеп алсаң, аунар җирдә, сикеренер. Һәм дәвамлы кан агар. Бүгенге көндә нәкъ шул бара. Баш урынына утырса, бетте. Ни кан агар, ни тынычсызлык булыр. Ни ачы, рәнҗеш булыр.

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/170310/Мисырдагы-канны-туктату-өчен-Исламhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/170310/Мисырдагы-канны-туктату-өчен-ИсламThu, 03 Oct 2013 11:25:24 +0300
Көръәндә кичерүчелек белән бәйле аятьләр.  "Әгәр хәерлекне ачык эшләсәгез, яки яшереп калдырсагыз, яки бер начарлыкны гафу итсәгез, хакыйкатьтә, Аллаһ — кичерүче һәм кодрәтле!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 149 )

 "Гафу итүгә таян, яхшылыкка әмер ит һәм җәһелләрдән борылып куй!" (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 199 )

 "Шулай! Әгәр берәү, үзенә кылынган шикелле, җәза белән җәза кылса, һәм аннан аңа каршы гаделсезлек эшләгән булса, әлбәттә, Аллаһ аңа ярдәм итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, ярлыкаучы!" (әл-Хәҗҗ (хаҗ) сүрәсе, 60 )

 "Һәм арагыздан юмартлыгы һәм муллык иясе булганнар туганнарына һәм мескеннәргә һәм Аллаһ юлын тотып күчеп китүчеләргә бирүдән туктамасыннар. Һәм алар кичерсеннәр, һәм гафу итсеннәр. Әллә Аллаһ сезне ярлыкауга ирештергәнен яратмыйсызмы? Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (ән-Нур (нур) сүрәсе, 22 )

 "Һәм явызлыкка — аның шикелле явызлык. Әгәр берәү гафу итсә һәм килешсә — аның әҗере, Аллаһта. Ул, хакыйкатьтә, залимнәрне сөймәс!" (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 40 )

 "Аллаһ беркемгә дә көченнән килгәннән тыш бернәрсә дә йөкләмәс. Аңа — кәсеп иткәненә карата һәм аңа каршы да кәсебе илә ирешкәненә каратадыр. «Раббыбыз! Әгәр без оныткан булсак яки хата кылган булсак, безләргә ачуланма! Раббыбыз! Бездән алдан килгәннәргә йөкләгән шикелле безләргә дә авыр йөк йөкләмәсәнә! Раббыбыз! Безнең көчебездән килмәгәнне өстебезгә йөкләмәсәнә! Гафу ит безне һәм ярлыкауга ирештер безне, һәм безне кичерсәнә! Син бит безнең химаячебез! һәм кәфер кавеменә каршы безгә ярдәм итсәнә!" (әл-Бакара (сыер) сүрәсе. 286 )

 "Хакыйкатьтә, сезнең арагыздан ике төркем очрашкан көндә йөзләрен боручыларны — аларны үзләре кәсеп иткән нәрсәләре белән шайтан абындырган. Аллаһ исә аларны гафу итте инде. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, йомшак күңелле!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 155 )

 "Һәм болар, ихтимал, Аллаһ илә гафу ителерләр. Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы бит!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 99 )

 "Әгәр хәерлекне ачык эшләсәгез, яки яшереп калдырсагыз, яки бер начарлыкны гафу итсәгез, хакыйкатьтә, Аллаһ — кичерүче һәм кодрәтле!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 149 )

 "Әһле китап күктән аларга китап иңдерүен синнән сорыйлар. Алар Мусадан моннан да зурракны сораганнар иде һәм алар: «Син безгә Аллаһны ачык итеп күрсәт әле», — дип әйткәннәр. Аларны золымлыклары өчен яшен атты. Һәм, ачык аятьләр аларга килгәннән соң, бозау алдылар. Без моннан соң аларны кичердек һәм Мусага ачык хакимият бирдек!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 153 )

 "Алар үз килешүләрен бозганнары өчен Без аларга ләгънәт укыдык һәм аларның күңел-кальбләрен каты иттек, алар сүзләрне урыннарыннан күчереп бозалар һәм исләренә төшерелгәннең бер өлешен алар оныттылар. Син аларның, азларыннан башка, хыянәтчелекләре турында һаман белеп торудан туктамассың. Аларны гафу ит һәм кичер! Хакыйкатьтә, Аллаһ яхшылык эшләгәннәрне сөядер!" (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 13 )

 "Ий, иман китереп инанучылар! Сезне кайгыртыр нәрсәләр үзегезгә ачылганда, алар турында сорашмагыз. Әгәр сез ул турыда Көръән иңгән вакытта сорасагыз, алар сезгә ачылыр. Алар өчен Аллаһ сезне гафу итте. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, йомшаклык күрсәтүче бит!" (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 101 )

 "Гафу итүгә таян, яхшылыкка әмер ит һәм җәһелләрдән борылып куй!" (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 199 )

 Гафу итсен үзеңне Аллаһ! Ни өчен син дөрес сөйләүчеләрне ачыкламыйча һәм ялганчыларны белмичә изен-рөхсәт бирдең? ( әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 43 )

 "Шулай! Әгәр берәү, үзенә кылынган шикелле, җәза белән җәза кылса, һәм аннан аңа каршы гаделсезлек эшләгән булса, әлбәттә, Аллаһ аңа ярдәм итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, ярлыкаучы!" (әл-Хәҗҗ (хаҗ) сүрәсе, 60 )

 "Һәм арагыздан юмартлыгы һәм муллык иясе булганнар туганнарына һәм мескеннәргә һәм Аллаһ юлын тотып күчеп китүчеләргә бирүдән туктамасыннар. Һәм алар кичерсеннәр, һәм гафу итсеннәр. Әллә Аллаһ сезне ярлыкауга ирештергәнен яратмыйсызмы? Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (ән-Нур (нур) сүрәсе, 22 )

 "Һәм Ул Үз колларыннан тәүбәне кабул итә, явызлыкларны гафу итә, һәм сезнең нәрсә эшләгәнегезне белеп тора." (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 25 )

 "Сезгә бәла-казадан кагылганы — кулларыгыз кәсеп иткәннәндер, һәм Ул күпне гафу итә." (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 30 )

 "Яки Ул аларны кәсеп иткәннәренә күрә харап итә, һәм күпне гафу итә." (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 34 )

 "Һәм явызлыкка — аның шикелле явызлык. Әгәр берәү гафу итсә һәм килешсә — аның әҗере, Аллаһта. Ул, хакыйкатьтә, залимнәрне сөймәс!" (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 40 )

 "Арагыздан үз хатыннарын, аналарының сыртлары дип йөртүчеләр, әлбәттә, күңелгә ятышсызны Һәм ялганны сөйлиләр. Алар бит аларның аналары түгел, хакыйкатьтә, аларның аналары аларны тудыручылар гына бит. Аллаһ, хакыйкатьтә, гафу итүче, ярлыкаучы!" (әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) сүрәсе, 2 )

 "Ий, иман китереп инанучылар! Хатыннарыгыз вә бала-чагаларыгыз арасында сезгә дошманнар да бардыр. Алардан сакланыгызчы! Әгәр исә аларны гафу итсәгез, кызгансагыз һәм жәлләсәгез, Аллаһ кичерүче, рәхимле бит!" (әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) сүрәсе, 14 )

ЯРЛЫКАУ:

"Боларга Раббыларыннан ярлыкау һәм мәрхәмәт тиячәк. Болар, хакыйкатьтә дә, туры юлда булучылар." (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 157 )

 "Һәм иләһегез — бер иләһтер. Аннан башка иләһ юктыр, дөньяда һәркемгә шәфкатьле, әхыйрәтләрдә мөэминнәргә генә рәхимле!" (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 163 )

"Хаклыкта, сезләргә үләксә, кан, дуңгыз ите һәм Аллаһтан гайрегә чалган-суйганнар хәрам ителеп тыелдылар. Кем булса да мәҗбүри булып, гөнаһкәр һәм башбаштаклыклы булмыйча ашап җибәрсә, өстендә гөнаһ булмас. Хакыйкатьтә, Аллаһ - кичерүче, рәхимледер."   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 173 )

"Алар тугры юл белән тайпылуны, газап белән ярлыкауны сатып алучылардыр. Бу утка каршы аларга нәрсә чыдамлык бирер икән?"   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 175 )

"Ий, иман китереп инанучылар! Үтерелгәннәр хакында сезгә җавап җәзасы язылып куйган. Ирекле өчен — ирекле булыр, кол өчен — кол, хатын өчен хатындыр. Моннан соң кардәше илә кичерелгән булса, яхшылык белән эш тоту һәм аңа гүзәл шәкелдә үтәү булыр. Бусы — Аллаһтан булган җиңеләйтү һәм мәрхәмәтлек. Нәркем моннан соң атлап чыкса, аңа әче җәза булачак!"   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 178 )

"Һәркем васыять бирүченең хаксыз килеш чит кә кереп китүеннән яки гөнаһ кылуыннан курыкса һәм төзәтеп куйса, өстендә гөнаһ булмас. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле."   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 182 )

"Ураза аеның төннәрендә сезләргә хатыннарыгыз белән якынлык кылу рөхсәт ителә. Алар сезнең өчен кием-салым булырлар, сез дә алар өчен кием-салым булырсыз. Аллаһ үз-үзегезне тыйганны белде, тәүбәләрегезне кабул итеп үзегезне гафуына ирештерде. Хәзер исә инде алар белән якынлык аша аралашыгыз, өстегезгә Аллаһ язып куйганга омтылыгыз. Таңда ак җеп кара җептән аерылганчыга кадәр ашагыз-эчегез, моннан соң уразагызны кояш батканчыга кадәр тәмам тотыгыз! Әгәр исә мәчеттә игътикәф кылып, торып үткәрсәгез, хатыннарыгыз белән якынлык аша аралашмагыз! Бусы — Аллаһның тыйган нәрсәләре. Аларга якын килә күрмәгез! Шулай иттереп Аллаһ кешеләргә үз аятьләрен ачыклап бирәдер, шаять, алар тәкъвалыкка ирешерләр."   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 187 )

"Әгәр тыелып калсалар, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле."  (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 192)

 "Аннары исә кешеләр кузгалган урынга сез дә кузгалыгыз һәм Аллаһтан ярлыкау сорагыз. Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимледер." (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 199)

"Хакыйкатьтә, иман китереп инанучылар һәм һиҗрәт кылып, күчүчеләр — Аллаһның юлында тырышлык күрсәтүчеләр. Аллаһның рәхмәтенә өмет баглыйлар. Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле."   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 218)

"Аллаһ сезнең буш антларыгыз өчен җавапка тартмас, ләкин ул кальбләрегез кәсеп иткәнгә карата гаеп итәр! Аллаһ — ярлыкаучы, йомшаклык күрсәтүче бит!"   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 225)

 "Хатыннарына якынлык кылмыйча торырга дип ант итүчеләргә дүрт ай көтеп тору булыр. Әгәр аларга таба кире кайтсалар, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимледер." (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 226)

  "Әгәр толларга димләнү турында белгертсәгез яки үз эчегездә калдырсагыз да сезнең өстегездә гөнаһ булмас. Аллаһ сезләрнең алар турында ни уйлаячакларыгызны беләдер. Ләкин сез аларга яшерен килеш бернәрсә дә вәгъдә итмәгез, әйтсәгез лә яхшы сүз генә әйтегез. Язылганның тиешле вакыт мөддәте килеп җитмичә никах укытырга исәпләмәгез! Һәм белегез: Аллаһ сезнең күңелләрегездә булганны белеп тора һәм Аннан сакланыгыз! Белегез, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, йомшаклык күрсәтүче." (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 235)

"Әгәр үзләренә шартны фарызлаган килеш, сез аларга кагылмыйча аерсагыз... аларга — билгеләгәнегезнең яртысыдыр, бары тик алар үзегезне гафу итсәләр яки кулында никах килешүе булучы гафу итсә генә. Әгәр гафу итсәләр, тәкъвалыкка якынрак булачак. Алар арыгыздагы фазылларны онытмагыз! Аллаһ, хакыйкатьтә, сезнең кылганыгызны күреп тора!"  (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 237)

"Яхшы сүз вә гафу итү — артыннан шелтәсе булган садәкадан хәерлерәк булыр. Аллаһ — мохтаҗ булмаучы, йомшаклык күрсәтүче бит. "   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 263)

"Шайтан сезгә фәкыйрьлек вәгъдә итеп ышандырыр, сезне фәхешлек кылырга өндәр. Аллаһ исә сезләргә ярлыкавын һәм фазыл вәгъдә итәр. Аллаһ, хакыйкатьтә, киңлек иясе, белүче!"  (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 268)

  Әгәр садакаларыгызны ачык бирәсез икән — никадәр гүзәлдер! Әгәр аны яшерен хәлдә фәкыйрьләргә бирәсез икән — сезнең өчен хәерлерәктер. Аллаһ сезләрнең гаепләрегезне йолып алыр. Һәм Аллаһ — сезнең кылганнарыгыз турысында хәбәрдар! (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 271)

"Әгәр берәү тарлыкта булса, хәле яхшырганчыга кадәр мөмкинлек бирегез. Әгәр садәка итсәгез, үзегез өчен хәерлерәктер, белсәгез иде."   (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 280)

"Күкләрдә һәм җирдә булганнар — Аллаһныкы. Күңелләрегездә булганны белгертеп эшләсәгез дә, яшерсәгез дә Аллаһ сезләргә алар өчен хисап кылыр. Моның соңында теләгәнен гафу итәр, теләгәнен — газапка дучар итәр. Һәм Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтледер. " (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 284)

"Рәсүл Раббысыннан үзенә иңдерелгәнгә иман китереп инанды һәм мөэминнәр дә. Барысы да Аллаһка, Аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә иман китереп инандылар. Аның рәсүлләренең берсе арасында да фәрекъ-аерма кылмыйбыз». Һәм алар: «Ишеттек һәм итагатьле булдык. Ярлыкау — Синең хөкемеңдә. Раббыбыз Сиңа кире юл тотачакбыз!» —диделәр." (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 285)

"Аллаһ беркемгә дә көченнән килгәннән тыш бернәрсә дә йөкләмәс. Аңа — кәсеп иткәненә карата һәм аңа каршы да кәсебе илә ирешкәненә каратадыр. «Раббыбыз! Әгәр без оныткан булсак яки хата кылган булсак, безләргә ачуланма! Раббыбыз! Бездән алдан килгәннәргә йөкләгән шикелле безләргә дә авыр йөк йөкләмәсәнә! Раббыбыз! Безнең көчебездән килмәгәнне өстебезгә йөкләмәсәнә! Гафу ит безне һәм ярлыкауга ирештер безне, һәм безне кичерсәнә! Син бит безнең химаячебез! Һәм кәфер кавеменә каршы безгә ярдәм итсәнә!" (әл-Бакара (сыер) сүрәсе, 286)

"Раббыбыз! Син, туры юлга күндергәннән соң, безнең күңел-кальбләребезне тайпылдырма! Үз тарафыңнан безгә рәхмәт бир: хакыйкатьтә дә, Син бүләк итеп бирүче бит!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 8 )

"«Раббыбыз! Без, хакыйкатьтә дә, иман китереп инандык! Безнең гөнаһларыбызны ярлыка, һәм безне ут газабыннан сакла!» — дип әйтүчеләргә," (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 16 )

"сабыр итүчеләргә, дөресен сөйләүчеләргә, түбәнчелекле булучыларга, чыгым итүчеләргә һәм таң вакытында ярлыкау сораучыларга."   (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 17 )

"Әйт: «Әгәр Аллаһны яратсагыз — миңа иярегез, үзегезне Аллаһ яратыр һәм гөнаһларыгыздан ярлыкар». Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 31 )

"моннан соң тәүбә кылып, изге гамәл кылганнардан башкалар. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, рәхимле!"   (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 89 )

 "Күкләрдә булган да, җирдә булган нәрсәләр дә — Аллаһныкы. Ул теләгәнен гафу итә, теләгәнен исә газаплый. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 129 )

"шатлыкта да, кайгыда да малларын сарыф итүчеләргә, ачуларын тыючыларга һәм кешеләрне гафу итүчеләргә. Хакыйкатьтә, Аллаһ яхшылык эшләүчеләрне сөядер!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 134 )

 Фәхеш-бозык эшләгән яки үз-үзләрен рәнҗеткәннәр Аллаһны искә төшерделәр һәм гөнаһларыннан ярлыкавын үтенәләр — гөнаһларны исә Аллаһтан башка кем гафу итсен? Һәм белгән килеш кылган эшләрен кабатларга тормыйлар. (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 135 )

Боларның җәзасы — аларның Раббысыннан ярлыкау һәм астында елгалар агып торган бакчалар. Алар анда мәңге калырлар. Гамәл кылучыларның әҗере никадәр нигъмәтле соң!   (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 136 )

"Аларның сүзләре: «Раббыбыз! Гөнаһларыбызны ярлыка һәм эшебездәге исрафтан кичер, аяк табаннарыбызда торуны ныгыт, кәферләр кавеме өстеннән безгә ярдәм бир», — дигәннән башка булмады." (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 147 )

"Аның рөхсәте белән сез аларны кырып бетергәч, Аллаһ сезгә үзенең вәгъдәсен раслап бирде. Сез исә, каушап калып һәм әмер турысында сүз көрәштереп, Ул сезгә нәрсә яратканыгызны күрсәткәннән соң, сез мәгъсыять кылдыгыз. Сезнең арагызда бу дөньяны теләүчеләр дә һәм әхыйрәтне теләүчеләр дә бар. Шуннан соң Ул сезне сынау өчен алардан борып җибәрде һәм Ул сезне кичерде. Аллаһ бит иман китереп инанучылар өчен фазыл иясе!"   (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 152 )

 "Хакыйкатьтә, сезнең арагыздан ике төркем очрашкан көндә йөзләрен боручыларны — аларны үзләре кәсеп иткән нәрсәләре белән шайтан абындырган. Аллаһ исә аларны гафу итте инде. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, йомшак күңелле!" (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 155 )

"Әгәр сез Аллаһ юлында үтерелсәгез яки үлсәгез, әлбәттә, Аллаһның мәгъфирәте һәм мәрхәмәтлеге аларның җыйганнарыннан хәерлерәктер!"   (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 157 )

"Аллаһның рәхмәте белән син аларга йомшардың, әгәр син тупас, каты күңелле булсаң, алар синең җаныңнан таралырлар иде бит. Аларны кичер, аларга ярлыкау сора, эштә алар белән киңәшлә. Әгәр бер эш эшләргә карар итсәң, Аллаһка тәвәккәллә. Хакыйкатьтә, Аллаһ тәвәккәлләгәннәрне сөя!"  (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 159 )

 "Раббыбыз! «Раббыгызга иман китерегез!» — дип иманга чакыручыны ишеттек һәм иман китердек. Раббыбыз! Безнең гөнаһларыбызны кичер, безне бозык эшләребездән акландыр һәм изгеләр белән бергә вафат ит!"  (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 193 )

"Һәм хатыннарга бирнәләрен бүләк итеп бирегез. Әгәр алар бирнәләреннән нәрсәне булса да сезнең файдага аерсалар, аны исәнлеккә һәм саулыкка дип ашагыз." (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 4 )

 "Сезгә аналарыгыз да, кызларыгыз да, апа- сеңелләрегез дә, ата-ана ягыннан булучы кыз туганнарыгыз да, ир һәм кыз бертуганнарыгызның кызлары да, сөт аналарыгыз да, имчәктән имезү белән туган булганнар да, хатыннарыгызның аналары да һәм сез кереп чыккан хатыннарыгызның тәрбия астында булучы асрау кызларыгыз да — әгәр исә кермәгән булсагыз өстегездә гөнаһ юктыр — һәм уз каныгыздан туган ир балаларыгызның хатыннары да сезгә хәрам итеп тыелган. Ике кыз туганны җыеп та өйләнү, элегрәк булмаган булса гына, тыелган. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле."   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 23 )

"Әгәр сезнең арагыздан берәүнең байлыгы булмау сәбәпле иман китереп инанган гыйффәтле хатыннарга өйләнергә көче җитмәсә, уң кулыгызга эләккән иман китереп инанган кәнизәкләрегезгә өйләнегез. Аллаһ сезнең иманыгызны яхшырак белә. Сез — бер-берегездән. Аларга гаиләләренең рөхсәте белән өйләнегез, мәһәрләрен яхшы итеп түләгез — гыйффәтлеләргә, зина кылмаучыларга һәм яшерен дуслар тотмаучыларга, һәм әгәр алар гыйффәтле булсалар... Әгәр дә алар фәхешлек кылсалар, аларга гыйффәтле хатыннарга бирелә торган газапның яртысы булыр. Бу арагыздан авырлыктан курыкканнар өчен дә. Әгәр сабыр итсәгез, үзегез өчен хәерле. Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 25 )

 "Ий, иман китереп инанучылар! Әйткән сүзләрегезне аңлый алганга кадәр, исерек хәлдә намазга якын килмәгез һәм госелсез булсагыз — юлчы булудан башка — госелләнгәнгә кадәр. Авыру булсагыз яки сәфәрдә булсагыз; яки кем дә булса берәү бәдрәфтән килсә яки хатыннарга якынлык кылган булсагыз һәм су тапмасагыз, вак һәм пакь ком белән тәйәммүм кылыгыз, һәм йөзләрегезне, һәм кулларыгызны сыйпап чыгыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, ярлыкаучы!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 43 )   

"Аллаһ үзенә тиңдәш тотуны ярлыкамый, әмма аннан башка гөнаһларны теләгәненә ярлыкар. Аллаһка тиңдәш тотучы олы ялган уйлап чыгарган була."  (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 48 )   

"Һәр рәсүлне Без аңа Аллаһның изен-рөхсәте белән итагатьтә булсыннар дип җибәрдек. Әгәр алар, үз-үзләренә золымлык кылып сиңа килсәләр һәм Аллаһның ярлыкавын сорасалар, һәм рәсүл дә алар өчен ярлыкау сораса, әлбәттә, алар Аллаһны тәүбәләрне кабул итүче һәм рәхимле итеп табарлар иде."  (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 64 )   

"Иман китереп инанучыга иман китереп инанганны үтерү ярамый, хаталык белән булмаса гына. Әгәр кемдер иман китереп инанучыны хаталык белән үтереп ташласа, иман китергән бер колны иреккә җибәрү һәм аның әһелләренә йолым тапшыру тиештер, алар аны садәка итеп таратмасалар гына. Әгәр ул иманлы һәм сезгә дошман булган кавемнән булса, иман китереп инанучы кол иреккә җибәрелә. Әгәр ул сезнең белән алар арасында килешү булган кавемнән булса, әһелләренә тапшырыла торган йолым һәм иманлы булган колны иреккә җибәрү тиештер. Кем монысын тапмаса — берсе артыннан берсе бара торган ике ай ураза тоту булыр, Аллаһка тәүбә итеп. Һәм Аллаһ — гыйлем, хикмәт иясе!"  (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 92 )   

"һәм аннан бирелгән дәрәҗәләрдә, һәм ярлыкауда, һәм мәрхәмәттә. Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 96 )   

"Һәм болар, ихтимал, Аллаһ илә гафу ителерләр. Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы бит!"   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 99 )   

 "Кем Аллаһ юлында һиҗрәт илә күчеп китсә, җир өстендә күп иттереп качар урын һәм иркенлек табар. Кем Аллаһ һәм Аның рәсүленә һиҗрәт кылып өеннән чыкса һәм моннан соң аңа үлем килсә, аның әҗере Аллаһ өстендә була: Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 100 )   

"һәм Аллаһтан ярлыкау үтен: Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"  (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 106 )   

"Әгәр берәү яманлык эшләсә яки, золым кылып, үз-үзен рәнҗетсә һәм моннан соң Аллаһтан ярлыкау сораса, ул Аллаһны ярлыкаучы һәм рәхимле итеп табар." (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 110 )   

  "Хакыйкатьтә, Аллаһ Үзенә тиңдәш тотып ширек кылучыны гафу итми. Моннан башканы исә Ул теләгәненә гафу итә. Аллаһка тиңдәш тотучы олы адашу белән адашкандыр!" (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 116 )   

"Гаделлек кылырга хирыс булсагыз да хатыннарыгыз арасында гаделлек кылырга һич көчегез җитмәс! Бөтен мәелне бирә күрмәгез, аны асып куйган шикелле калдырмас өчен! Әгәр килешсәгез һәм тәкъва булсагыз, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимледер!"   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 129 )   

"Хакыйкатьтә, иман китергән һәм аннан соң кәфер булган, янә иман китергән һәм янә кәфер булган, һәм моннан соң кәферлекләрен арттырганнарны Аллаһ ярлыкамас, һәм аларны туры юлдан алып бармас!"   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 137 )   

"Әгәр хәерлекне ачык эшләсәгез, яки яшереп калдырсагыз, яки бер начарлыкны гафу итсәгез, хакыйкатьтә, Аллаһ — кичерүче һәм кодрәтле!"   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 149 )   

"Кемнәр булса да Аллаһка һәм Аның рәсүлләренә иман китергән һәм алар арасында берсен дә аермаганнарга — боларга Без әҗерләрен китереп бирәчәкбез, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!"   (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 152 )   

  Кәфер булучылар һәм залим булганнарга Аллаһ ярлыкаучы да булмас һәм туры юлдан ла алып бармас! (ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 168 )   

 "Сезгә үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башканы әйтеп чалган, буылган һәм бәреп үтерелгән, һәм биектән егылып төшеп үлгән, һәм сөзеп үтерелгәннең ите, һәм кыргый хайван ашаган булганы — йола буенча бугазланганнан башка, һәм келәү урыннарында чалынганда, һәм уклар белән бүленгәннәрдә тыелган. Болар — бозык юлга керү. Бүген кәфер булучылар сезнең динегездән өметсезләнде. Алардан курыкмагызчы, Миннән куркыгыз! Бүген Мин сезнең өчен динегезне камилләдем һәм сезгә Үземнең нигъмәтемне дә тәмамладым. Исламны сезгә дин итү белән разый булдым. Һәм әгәр берәү ачлык сәбәпле гөнаһка авышмыйча мәҗбүр булса, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 3 )

"Иман китереп, игелекле эшләр эшләгәннәргә Аллаһ вәгъдә итте: аларга — ярлыкау һәм бөек әҗер!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 9 )

"Һәм йәһүдиләр, һәм нәсаралар: «Без — Аллаһның уллары һәм Аның сөеклеләре», — дип әйттеләр. «Алай булгач, сезнең гөнаһларыгыз өчен Ул сезне ни өчен газаплый соң? Юк! Ул бар иткәннәрдән сез бары кешеләр генә, Ул кемне теләсә — кичерә һәм кемне теләсә — газаплый. Күкләрдә һәм җирдә, һәм алар арасындагының падишаһлыгы Аллаһта һәм кайтарылу — Аңа!» — дип әйт." (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 18 )

"сез алардан өстенлек алмас борын тәүбә иткәннәрдән башкаларга. Һәм белегез: Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!" (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 34 )

"Әгәр берәү, золымлык кылып, соңыннан тәүбәгә килсә һәм төзәтсә, әлбәттә, Аллаһ аның тәүбәсен кабул итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 39 )

"Әллә син, күкләрдәге һәм җирдәге падишаһлык Аллаһныкы икәнен белмисеңме? Ул теләгәнен газапка дучар итә һәм теләгәнен ярлыкар. Һәм Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 40 )

 "Һәм Без аларга анда язып куйдык: җан өчен — җан, күз өчен — күз, һәм борын өчен — борын, һәм колак өчен — колак, һәм теш өчен — теш, һәм җәрәхәтләр өчен — үч алу. Әгәр берәү моны садәка биреп түләсә, бу аңа аның фидиясе булачак. Кем исә Аллаһ иңдергән белән хөкем итми икән, алар — залимнәр!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 45 )

"Алар Аллаһка тәүбә кылмаслармы һәм Анын ярлыкавын сорамаслармы соң? Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 74 )

 "Ий, иман китереп инанучылар! Сез ихрамда булганда ау табышын үтермәгез. Әгәр сезләрдән берәү алдан уйлап үтерсә, җәзасы үтергән хайван шикелле йорт хайваны булыр. Сезнең арагыздан ике гадел булучы моны Кәгъбәгә җибәрелә торган корбан итеп хөкем кылыр, яки кәффарәте мескеннәрне туйдыру, яки моңа тигез итеп, үзенең эшләгән эшенең авырлыгын татысын өчен — ураза тоту булыр. Элек булганны Аллаһ гафу итә. Әгәр берәү кабатласа, Аллаһ аннан үч алыр һәм Аллаһ — гыйззәт, үч алу иясе!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 95 )

"Белегезче: Аллаһ җәза кылуда каты һәм Аллаһ — ярлыкаучы да, рәхимле!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 98 )

"Ий, иман китереп инанучылар! Сезне кайгыртыр нәрсәләр үзегезгә ачылганда, алар турында сорашмагыз. Әгәр сез ул турыда Көръән иңгән вакытта сорасагыз, алар сезгә ачылыр. Алар өчен Аллаһ сезне гафу итте. Ьәм Аллаһ — ярлыкаучы, йомшаклык күрсәтүче бит!"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 101 )

"Син аларны газаплыйсың икән — алар синең колларың. Әгәр аларны ярлыкасаң, Син бит гыйззәт, хикмәт иясе!»"   (әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 118 )

"Әгәр сиңа Безнең аятьләребезгә иман китереп инанучылар килсә: «Сәлам сезгә!» — дип әйт. Раббыгыз мәрхәмәтне Үзенә шулай тиеш итеп язып куйган. Әгәр арагыздан берәү җәһеллек наданлыгы белән яманлык эшләсә, моннан соң тәүбә кылса һәм игелекле эшләр эшләсә, Ул бит ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Әнъгам (мал-туар) сүрәсе, 54 )

"Әйт: «Миңа вәхи ителгәндә мин тәгамләнгәннең тәгамләнгән нәрсәсендә хәрам кылынган әйберне тапмыйм, әгәр ул үләксә, яки агызылган кан булмаса, яки дуңгыз ите булмаса гына. Бу хәрам бит, яки Аллаһтан башканы әйтеп чалынган булса. Әгәр кемдер — үзе бозык яки җинаятьче булмый торып — мәҗбүр ителә икән, Раббың бит ярлыкаучы, рәхимле!"   (әл-Әнъгам (мал-туар) сүрәсе, 145 )

"Ул сезне җир йөзендә бер-берегезне алмаштыручылар итте һәм сезгә биргәндә сезне сынар өчен берегезне икенчегездән дәрәҗәдә күтәрде. Хакыйкатьтә, Раббың җәза бирүдә тиз булучы һәм, "  ((әл-Әнъгам (мал-туар) сүрәсе, 165 )

"Алар: «Раббыбыз! Без үз-үзебезгә золымлык кылдык, һәм әгәр Син безне ярлыкамасаң, һәм безгә мәрхәмәт кылмасаң, без, әлбәттә, зарар күрүчеләрдән булачакбыз», —диделәр."   (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 23 )

"Аларның кулларына сугылгач һәм үзләренең адашканлыкларын күргәч, алар: «Әгәр Раббыбыз безгә мәрхәмәтлек кылмаса һәм безне ярлыкамаса, без әлбәттә, зарар күрүчеләрдән булачакбыз!» - диделәр." (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 149 )

Ул: «Раббым! Мине һәм туганымны ярлыка һәм безне рәхмәтеңә керт. Син рәхимлеләрнең иң рәхимлесе бит!» —диде.   (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 151 )

"Яман эшләр эшләп, анан соң тәүбәгә килеп, иман китереп инанучылар, хакыйкатьтә, Раббын моннан соң — ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 153 )

"Безнең билгеләнгән вакытыбыз өчен Муса үз кавеменнән җитмеш кеше сайлады. Аларны нык тетрәү алгач, ул әйтте: «Раббым! Әгәр теләсәң, аларны минем белән бергә моңа кадәр һәлак иткән булыр идең. Безнең арабыздан наданнар эшләгән эш өчен безне һәлак итәрсеңмени? Бу — Синең сынавың гына, Син аның белән теләгәнеңне яздырасың һәм теләгәнеңне туры юлдан алып барасың, Син — безнең яклаучыбыз, һәм безне ярлыка, һәм безгә рәхмәт кыл! Һәм Син — ярлыкаучыларның иң хәерлесе!"   (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 155 )

 "Һәм менә аларга: «Бу карьядә торыгыз! Нәрсә теләсәгез, шуны ашагыз, һәм: «Җиңеләйтү!» дип әйтегез. Ишектән сәҗдә кылып үтегез һәм Без сезнең хаталарыгызны ярлыкарбыз. Без яхшылык кылганнарга арттырырбыз!» —дип әйтелде." (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 161 )

"Менә синең Раббың кыямәт көненә кадәр аларга каршы каты җәза китерә торганнарны булдырачагы турында белдерде. Хакыйкатьтә, Раббың — җәза бирүдә җитез һәм, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 167 )

"Алардан соң китапны мирас итеп алып алмашка килүчеләр. Алар бу дөньяның очраклы нәрсәләрен алдылар һәм: «Безгә ярлыкау булыр!» — диделәр. Һәм әгәр аларга теге кебек очраклы нәрсә килсә, алар — анысын да алалар. Әллә алардан Аллаһ өстеннән хак сүз генә әйтерләр дип китап килешүе алынмадымы, һәм алар анда булганны укып өйрәнделәр. Әхыйрәт йорты тәкъва булучыларга хәерлерәк. Сез гакылга килмәссезмени соң?"   (әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 169 )

Болар тәхкыйк чын мөэмин булучылар. Раббыларыннан аларга олуг дәрәҗәләр вә ярлыкау белән мул ризыктыр. (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 4 )

"Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сез Аллаһтан курыксагыз, Ул сезгә аерырдай бер аңлашу булдырыр, начар эшләрегезне гафу итәр һәм гөнаһларыгызны кичерер. Һәм Аллаһ — бөек фазыл ияседер." (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 29 )

Ләкин син алар арасында булганда Аллаһ аларга газап бирмәс. Алар ярлыкауга ирешер өчен ялварган вакытта да Аллаһ аларны газапламас.   (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 33 )

Әйт кәфер булучыларга: әгәр алар тыелсалар — алдан кылганнары гафу ителер. Әгәр инде кире кайтсалар — элеккеләрнең гореф-гадәте үтте инде.   (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 38 )

"Менә Аллаһ төшендә аларны сиңа аз иттереп күрсәтте. Әгәр Ул сиңа аларны күп иттереп күрсәткән булса, әлбәттә, сез чигенер идегез һәм, әлбәттә, әмер турысында сүз көрәштергән булыр идегез. Ләкин Аллаһ сакладыдыр, Ул — күкрәк түрләрендәгене белүче."   (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 43 )

"Монысы, Аллаһ кавемгә биргән нигъмәтләрен, алар үзләрендә булганнарын үзгәртмичә, һич беркайчан юкка чыгармаганга шулайдыр. Һәм Аллаһ — ишетүче, күрүчедер!" (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 53 )

"Табыш белән тапканыгыздан хәләл һәм пакьнең тәмен белегез! Һәм Аллаһтан куркыгызчы! Хакыйкатьтә, Аллаһ — кичерүче, рәхимле!"   (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 69 )

"Ий, пәйгамбәр! Кулларыгызда булган әсирләргә: «Аллаһ кальбләрегездә хәерле булганны белсә, сезләрдән тартып алганнар урынына хәерлерәген бирәчәк һәм үзегезне кичерер әле! Аллаһ бит кичерүче, рәхимле!» — дип әйт."  (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 70 )

"Иман китереп-инанып, һиҗрәт кылып, Аллаһның юлында тырышлык күрсәтеп, җиһадта катнашучылар һәм, сыеныр урын биреп, ярдәм күрсәткәннәр — болар барысы да хаклык белән мөэминнәр. Алар өчен ярлыкау һәм мул ризык бардыр. (әл-Әнфәәл (табышлар) сүрәсе, 74 )

"Хәрам айлар чыкса, мөшрикләрне кайда туры китерсәгез дә, үтерегез, алыгыз аларны, камагыз аларны, һәр яшерен урында аларга каршы торыгыз! Инде тәүбә итсәләр, намаз үтәсәләр, зәкәт бирсәләр, аларның юлларын ташлап калдырыгыз: хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 5 ) 

"Моннан соң Аллаһ теләгәненең тәүбәсен кабул итәр һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"  (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 27 )   

"Гафу үтенмәгез! Сез иманыгыздан соң кәфер булдыгыз! Әгәр Без арагыздан бер таифә-төркемне гафу итсәк, икенче таифә-төркемне гөнаһкәр булганнары өчен газапларбыз."   (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 66 )  

"Иман китереп инанучылардан үз теләкләре белән садәка биргәннәрне һәм үз тырышлыклары белән генә тапканнарны хурлаучылар, һәм аларны мәсхәрәләүчеләр — Аллаһ аларның үзләрен мәсхәрәләр, һәм аларга үзәк өзгеч газап!" (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 79 )  

"Аларга ярлыкау сора яки ярлыкау сорама, алар өчен хәтта җитмеш тапкыр ярлыкау сорасаң да Аллаһ аларны һич ярлыкамас. Бу аларның Аллаһка һәм Аның рәсүленә кәфер булуларына. Аллаһ азгыннарны туры юлдан алып бармый!"  (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 80 )    

"Зәгыйфь-көчсезләргә, авыруларга һәм сарыф кылырлык нәрсә таба алмаганнарга — әгәр алар Аллаһ һәм Аның рәсүле каршысында ихлас булсалар — кыенлык юктыр! Яхшы эш эшләгәннәргә каршы юл юк. Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 91 )   

"Бәдәви гарәпләр арасында Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иман китереп инанучылар да бар, алар үзләре сарыф иткәнне Аллаһка якынаюлар итеп һәм пәйгамбәрнең догалары дип санаучылар да бар! Әйе! Бу, хакыйкатьтә, үзләре өчен якынаю бит. Аларны Аллаһ мәрхәмәтенә кертер: Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!"   (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 99 )   

"Үзләренең гөнаһын таныган башкалар да бар: алар игелекле эшне башка — начар эш белән бутады. Мөгаен, Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итәр: хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"    (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 102 )   

"Пәйгамбәргә һәм иман китереп инанучыларга мөшрикләр өчен, алар якын тутан-кардәш булсалар да — аларның җәһәннәмдә янучылар икәнлеге ачыкланганнан соң — ярлыкау сорау тиеш түгел!" (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 113 )   

"Әгәр Аллаһ сиңа зарар белән кагылса, Үзеннән башка аннан коткаручы юк. Һәм әгәр дә Ул сиңа хәерлек теләсә, Аның фазылыннан тоткарлаучы да юк! Аның белән Ул колларыннан теләгәненә кагыла. Һәм Ул — ярлыкаучы, рәхимле!" (Йунус сүрәсе, 107 ) 

"Раббыгыздан ярлыкау соравыгыз өчен. Шуннан соң Аңа тәүбә итегез, һәм Ул сезгә билгеләнгән әҗәлгә кадәр күркәм кирәк-яракны бүләк итәр һәм һәр фазыл иясенә, теләсә, Үзенең фазылын бирер. Әгәр сез йөз борсагыз, мин сезнең өчен олы көннең газабыннан куркам." ( Һуд сүрәсе, 3 ) 

Сабыр иткән һәм игелекле эшләр эшләгәннәрдән башка: боларга — ярлыкау һәм олы әҗер!  ( Һуд сүрәсе, 11 )   

 "Ул: «Анда йөзегез, аның хәрәкәте һәм тукталуы Аллаһ исеме белән. Хакыйкатьтә, Раббым — ярлыкаучы, рәхимле!» — диде." ( Һуд сүрәсе, 41 )  

"Ул: «Раббым, гыйлем булмаган нәрсәне мин Синнән сорамау өчен Сиңа сыенам. Әгәр Син ярлыкамасаң һәм миңа рәхимле булмасаң, мин зарар күрүчеләрдән булырмын», —диде."   ( Һуд сүрәсе, 47 )  

"Ий, кавемем! Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә кылыгыз, Ул сезгә күктән мул яңгыр җибәрер һәм сезнең көчегезгә тагы көч арттырыр, гөнаһлы булып, йөз бормагыз!»" ( Һуд сүрәсе, 52 )  

"... Һәм Сәмүдкә аларның туганы Салихны. Ул: «Ий, кавемем! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! Аннан башка сезгә һичбер иләһ юк. Ул сезне җирдән чыгарып үстерде һәм сезне җирдә урнаштырды. Аннан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә кылыгыз. Хакыйкатьтә, Раббым — якын, җавап бирүче» — диде." ( Һуд сүрәсе, 61 )  

"Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә итегез. Хакыйкатьтә, Раббым — рәхимле, сөюче!»"   ( Һуд сүрәсе, 90 )  

 "Һәм аларны монда да, һәм кыямәт көнендә дә ләгънәт белән озаталар. Нинди начар бу бирелә торган бүләк!"   ( Һуд сүрәсе, 99 )  

"Йусуф, син моннан йөзеңне бор, син исә гөнаһыңнан ярлыкау сора, хакыйкатьтә, син гөнаһлылар арасыннан бит!»" (Йусуф сүрәсе, 29 )

"Мин үземнең күңелемне акламыйм. Хакыйкатьтә, әгәр Аллаһ рәхмәтен бирмәсә, күңел начарлыкка боеручы була. Хакыйкатьтә, Раббым — ярлыкаучы, рәхимле!»" ( Йусуф сүрәсе, 53 )

"Ул әйтте: «Бүген сезгә шелтә юк, сезне Аллаһ ярлыкар һәм Ул — рәхимлеләрнең рәхимлесе!"   ( Йусуф сүрәсе, 92 )

"Алар: «Ий, атабыз! Безнең гөнаһларыбыздан безгә ярлыкау сора. Без бит гөнаһлылардан булдык», — диделәр."   ( Йусуф сүрәсе, 97 )

"Ул: «Мин Раббымнан сезнең өчен ярлыкау сорармын. Хакыйкатьтә, Ул — ярлыкаучы, рәхимле!» — диде."  ( Йусуф сүрәсе, 98 )

"Алар сине яхшылыктан элек начарлык белән ашыктыра, аларга кадәр дә үрнәкле җәзалар булдылар инде һәм, хакыйкатьтә, Раббың кешеләргә — алар золымлык кылсалар да — ярлыкау иясе! Һәм, хакыйкатьтә, Раббың җәза бирүдә көчле!" (әр-Рәгьд (күк күкрәү) сүрәсе, 6 )   

"Аларның рәсүлләре: «Әллә күкләрне һәм җирне бар кылучы Аллаһ турында шиктәме сез? Ул сезне гөнаһларыгызны ярлыкарга һәм билгеләнгән әҗәлгә кадәр кичектереп тору өчен чакыра бит», — диделәр. Алар: «Сез дә бит безнең шикелле кешеләрсез, аталарыбыз гыйбадәт кылган нәрсәдән безне читләштерергә телисез. Китерегез безгә ачык дәлил!» — диделәр." (Ибраһим сүрәсе, 10 ) 

 "Раббым! Алар күп кешеләрне юлдан яздырдылар бит, кем миңа иярсә, ул миннәндер, кем миңа каршы төшсә инде... Син, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!" (Ибраһим сүрәсе, 36 ) 

"Раббыбыз! Мине, һәм минем ата-анамны, һәм иман китереп инанганнарны хисап булачак көнне ярлыка!»"   (Ибраһим сүрәсе, 41 ) 

"Минем колларыма хәбәр ит, Мин, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле," (әл-Хиҗер сүрәсе, 49 ) 

"Әгәр сез Аллаһның нигъмәтен исәпләргә уйласагыз, аны санап бетерә алмассыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (ән-Нәхел (бал кортлары) сүрәсе, 18 ) 

"Шуннан соң Раббың, фетнәләреннән соң йорт-җирләрен ташлап китеп көрәшүчеләргә һәм сабыр булганнарга, хакыйкатьтә, Раббың моның соңыннан ярлыкаучы, рәхимле!"   (ән-Нәхел (бал кортлары) сүрәсе, 110 ) 

"Ул сезгә үләксәне һәм канны, дуңгыз итен һәм суйган чакта Аллаһтан башканың исеме әйтелеп суелганны хәрам итте. Әгәр берәү, җинаятьче һәм чиктән узучы булмыйча мәҗбүр булса, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (ән-Нәхел (бал кортлары) сүрәсе, 115 ) 

"Моннан соң, хакыйкатьтә, Раббың наданлык белән начарлык кылганнарга, тәүбә иткәннәреннән соң һәм төзәткәннәреннән соң... хакыйкатьтә, Раббың моннан соң ярлыкаучы, рәхимле бит!" (ән-Нәхел (бал кортлары) сүрәсе, 119 )     

"Раббыгыз кальбләрегездә булганны бик яхшы беләдер. Әгәр сез игелек кылучы булсагыз, Ул, хакыйкатьтә, тәүбә белән кайтучыларга ярлыкаучы." (әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) сүрәсе, 25 ) 

"Җиде күк белән җир, һәм анда булган һәрнәрсә аны тәсбих илә мактыйлардыр. Аны хәмед илә мактамаган бернәрсә дә юктыр, ләкин сез аларның тәсбих-мактауларын аңламыйсыз. Ул исә, хакыйкатьтә, йомшак күңелле һәм кичерүчедер!"   (әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) сүрәсе, 44 ) 

"Әүвәлгеләрнең гореф-гадәте килер дигәннән яки турыдан газап тиюдән башка, үзләренә җитәкчелек килгәч аңа ышанырга һәм Раббыларыннан ярлыкау үтенергә кешеләргә бернәрсә дә комачауламады." (әл-Кәһеф (тау куышлыгы) сүрәсе, 55 ) 

 "Һәм синең Раббың — ярлыкаучы, мәрхәмәт иясе. Әгәр аларның кәсеп иткәннәренә күрә Ул тотып алса, әлбәттә, аларга газапны тизләтер иде. Әмма аларга вәгъдә ителгән вакыт бар. Аннан башка һич яшеренер урын да алар тапмаслар." (әл-Кәһеф (тау куышлыгы) сүрәсе, 58 ) 

Ул әйтте: «Сәлам сиңа! Мин Раббымнан синең өчен ярлыкау сорармын! Ул миңа карата шәфкатьле бит! (Мәрйәм сүрәсе, 47 )

 "Һәм Без аларга мәрхәмәтебездән бүләк иттек, һәм аларга раслык телен югары иттек."  (Мәрйәм сүрәсе, 50 )

"Без Раббыбызга Ул хата-кимчелекләребезне һәм безне син мәҗбүрләгән сихердән ярлыкасын дип иман китереп инандык. Һәм Аллаһ — хәерлерәк, һәм мәңгелек!»" (Та һә үрәсе, 73 ) 

 "Һәм Мин, әлбәттә, тәүбә иткән һәм иман китереп инанган, һәм игелекләр эшләгән, һәм аннан соң туры юлдан баручыга — ярлыкаучы." (Та һә үрәсе, 82 ) 

  Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә — ярлыкау һәм мул ризык. (әл-Хәҗҗ (хаҗ) сүрәсе, 50 )

  "Шулай! Әгәр берәү, үзенә кылынган шикелле, җәза белән җәза кылса, һәм аннан аңа каршы гаделсезлек эшләгән булса, әлбәттә, Аллаһ аңа ярдәм итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, ярлыкаучы!"   (әл-Хәҗҗ (хаҗ) сүрәсе, 60 )

"Хакыйкатьтә, Минем колларымнан бер фирка булды, «Раббыбыз, иман китереп инандык, безне ярлыка, һәмма рәхмәтеңә ирештер! Син — рәхимлеләрнең иң хәерлесе!» — диделәр." (әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) сүрәсе, 109 )   

"Һәм әйт: «Раббым, ярлыка һәм мәрхәмәткә ирештер! Һәм Син — рәхимлеләрнең иң хәерлесе!»"   (әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) сүрәсе, 118 )   

 "моннан соң тәүбә кылганнардан һәм төзәткәннәреннән башка. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!" (ән-Нур (нур) сүрәсе, 5)

"Һәм арагыздан юмартлыгы һәм муллык иясе булганнар туганнарына һәм мескеннәргә һәм Аллаһ юлын тотып күчеп китүчеләргә бирүдән туктамасыннар. Һәм алар кичерсеннәр, һәм гафу итсеннәр. Әллә Аллаһ сезне ярлыкауга ирештергәнен яратмыйсызмы? Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (ән-Нур (нур) сүрәсе, 22 )

"Әшәке хатыннар — әшәке ирләргә һәм әшәке ирләр — әшәке хатыннарга. Һәм саф күңелле хатыннар — саф күңелле ирләргә, һәм саф күңелле ирләр — саф күңелле хатыннарга. Аларның әйткәннәргә катнашлары юк! Аларга ярлыкау һәм мул ризык!" (ән-Нур (нур) сүрәсе, 26 )

"Һәм никахланышырга мөмкинлеге булмаганнар Аллаһ аларны Үз фазылы белән баетканчы тыелып торсыннар. Сезнең уң кулларыгыз ия булганнардан язма алуны теләсәләр, әгәр аларда хәерлек бар икәнен белсәгез, аларга язып бирегез! Һәм сезгә Аллаһ биргән малдан аларга да бирегез! Һәм әгәр яшь кол кызларыгыз үзләренең гыйффәтләрен сакларга теләсәләр, дөнья малына кызыктырып аларны бозыклыкка көчләмәгез! Әгәр берәү аларны мәҗбүр итсә, аларны мәҗбүр иткәннән соң да Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"   (ән-Нур (нур) сүрәсе, 33 )

"Хаклыкта, мөэминнәр — Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китереп инанучылар. Алар уртак эштә аның белән бергә булганда, рөхсәтен сорамыйча китмиләр. Хакыйкатьтә, синнән рөхсәт сораучылар — Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китереп инанучылар. Әгәр синнән үзләренең бер эше өчен рөхсәт сорасалар, алардан теләгәнеңә рөхсәт бир, һәм алар өчен Аллаһтан ярлыкау сора. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (ән-Нур (нур) сүрәсе, 62 )

 "«Аны күкләрдә һәм җирдә сер булганны белүче иңдерде. Хакыйкатьтә, Ул — ярлыкаучы, рәхимле!» — дип әйт." (әл-Фуркан (аергыч) сүрәсе, 6 )

 "Фәкать тәүбә итеп һәм иман китереп, игелекле эшләр эшләгәннәрдән башка — боларның яман эшләрен Аллаһ яхшы белән алмаштырыр. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"  (әл-Фуркан (аергыч) сүрәсе, 70 )

 һәм кыямәт көнендә Аның минем гөнаһ кылганымны кичерүен бигрәк көтәмен. (әш-Шүъара (шагыйрьләр) сүрәсе, 82 ) 

Һәм минем атамны ярлыка! Ул бит адашучылардан булды.   (әш-Шүъара (шагыйрьләр) сүрәсе, 86 ) 

"Әгәр берәү золым кылса, моннан соң яманлыкны яхшылык белән алыштырса, Мин ярлыкаучы, рәхимле бит!" (ән-Нәмел (кырмыскалар) сүрәсе, 11 ) 

 "Ул: «Ий, кавемем! Ни өчен сез яхшылыктан элек яманлыкны ашыктырасыз? Нигә сезгә Аллаһтан ярлыкау сорамаска соң? Шаять, гафу ителер идегез», — диде."  (ән-Нәмел (кырмыскалар) сүрәсе, 46 ) 

"Ул: «Раббым, мин үз-үземә залим булдым, ярлыка мине!» —диде, һәм Ул аны ярлыкады. Ул, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Касас (хикәя) сүрәсе, 16 ) 

"Аларга аталары белән эндәшегез. Бу — Аллаһ алдында гаделрәк. Әгәр аларның аталарын белмәсәгез... сезгә алар — диндә кардәшләрегез һәм якыннарыгыз. Хата кылуыгызда сезгә гөнаһ булмас, ләкин кальбләрегез уйлаганда гына. Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!" (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 5 )

 "туры булганнарга Аллаһ аларның турылыгы өчен әҗер җәзасын бирсен өчен, һәм әгәр теләсә, монафикъларны газап кылсын өчен яки аларны гафу итсен өчен. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 24 )

"Мөселман ирләр һәм мөселман хатыннар, иман китереп инанучы ирләр һәм иман китереп инанучы хатыннар, буйсынучы ирләр һәм буйсынучы хатыннар, сүзгә туры ирләр һәм туры хатыннар, сабыр ирләр һәм сабыр хатыннар һәм түбәнчелекле ирләр һәм түбәнчелекле хатыннар, садәка бирүче ирләр һәм садәка бирүче хатыннар, ураза тотучы ирләр Һәм ураза тотучы хатыннар, үзләренең гыйффәтен саклаучы ирләр һәм гыйффәтен саклаучы хатыннар, Аллаһны күп иттереп искә алучы ирләр һәм Аллаһны күп иттереп искә алучы хатыннар... аларга Аллаһ ярлыкау һәм бөек әҗер әзерләгән!" (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 35 )

"Ий, пәйгамбәр! Без сиңа мәһәрләрен биргән хатыннарны һәм синең уң кулың ия булганнарны, Аллаһ сиңа сугыш табышыннан биргәннәрне хәләл иттек, һәм атаң ягыннан булган абыеңның кызларын, һәм ата ягыннан булган апаларыңның кызларын, һәм ана ягыннан булган абыеңның кызларын, һәм ана ягыннан апаларыңның кызларын ... синең белән бергә күчеп китүчеләрдән, һәм үз-үзен пәйгамбәргә биргән иманлы хатын ... әгәр пәйгамбәр аның белән никахланышырга теләсә. Бу бер синең өчен генә, иман китереп инанучыларга түгел! Бу — аларның хатыннарына һәм уң куллары ия булганнарга карата без нәрсәне фарыз итеп куйганны беләбез — хәтта сиңа уңайсызлык булмаса иде дип. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 50 )

"Ий, пәйгамбәр! Үз хатыннарыңа, һәм кызларыңа, һәм иман китереп инанучыларның хатын- кызларына әйт: алар капланып йөри торган бөркәнчекләрен өсләрендә якынайтсыннар. Бу аларны танудан якынрак һәм аларны әрнетмәсләр. Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!" (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 59 )

"Ул сезнең эшләрегезне төзек кылыр һәм сезгә гөнаһларыгызны ярлыкар. Кем Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагатьтә булса, ул бөек уңышка иреште инде!"   (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 71 )

"монафикъ ирләрне һәм хатыннарны, һәм мөшрик ирләрне һәм хатыннарны Аллаһ газапласын өчен, һәм иман китереп инанучы ирләрне һәм хатыннарны Аллаһ ярлыкасын өчен! Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"   (әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 73 )

"Ул җиргә кергән нәрсәне дә, аннан чыкканны дә, күктән иңгәнне дә, аңа күтәрелгәнне дә белә. Ул — рәхимле, ярлыкаучы!" (Сәбәә сүрәсе, 2 )

Сәбәә өчен аларның яшәгән җирләрендә аять булган иде: уңда һәм сулда ике бакча — Раббыгызның биргән ризыкларыннан ашагыз һәм Аңа шөкер итегез. Хуш ил һәм ярлыкаучы Раббы! (Сәбәә сүрәсе, 15 )

  "Кәфер булучыларга — каты газап, иман китереп инанучыларга һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә — ярлыкау һәм олы әҗер." (әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) сүрәсе, 7 )

"Һәм шулай ук кешеләр, хайваннар һәм мал- туарлар арасында да төрле төслеләр бар. Аллаһтан Аның колларыннан галим булучылар гына курка бит. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйззәт иясе, ярлыкаучы!"   (әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) сүрәсе, 28 )

"аларга әҗерләрен төгәл бирер өчен һәм Үз Фазылыннан арттырсын өчен. Хакыйкатьтә, Ул — ярлыкаучы, шөкер итүче!" (әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) сүрәсе, 30 ) 

"Һәм алар әйтер: «Безнең кайгы-хәсрәтләребезне тараткан Аллаһка мактау! Хакыйкатьтә, Раббыбыз — ярлыкаучы, шөкер итүче!"  (әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) сүрәсе, 34 ) 

"Хакыйкатьтә, Аллаһ күкләрне һәм җирне бетмәсеннәр дип тотып тора. Әгәр алар урыныннан кузгалса, аларны Аннан соң беркем дә тотып тора алмас иде. Ул түземле, ярлыкаучы бит!"   (әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) сүрәсе, 41 ) 

"Син, хакыйкатьтә дә, искә төшерүче Зикергә кем иярсә — шуны һәм яшерендә Шәфкатьледән курыкканны үгетләрсең. Аңа ярлыкау һәм муллыклы әҗер турында шатлык хәбәрен бир!" (Йәә сиин сүрәсе, 11 ) 

нәрсә өчен Раббым мине гафу итеп үземне хөрмәтлеләр арасыннан булдырганны!»  (Йәә сиин сүрәсе, 27 ) 

"Әллә аларда гыйззәт иясе, бүләк бирүче Рабыңның рәхмәт хәзинәләре бармы?" (Садъ сүрәсе, 9 )

"Ул: «Үз сарыклары янына синең сарыгыңны кушуны сорап, ул сиңа карата золым кылды, иман китереп инанган һәм игелекле эшләр кылганнардан, алар исә аз, башка күп дус-ишләр бер-берсенә начарлык тели», — диде. Һәм Дауд, Без аны сыныйбыз дип уйлап, Раббысыннан кичерүне сорады һәм рәхмәт итеп рәкәгатькә китеп үкенде." (Садъ сүрәсе, 24 )

"Без аңа моны гафу иттек һәм аның өчен Бездә, әлбәттә, якынчылык һәм сыену, күркәм кайту урыны бар."   (Садъ сүрәсе, 25 )

"Ул: «Раббым! Ярлыка мине һәм миннән соң беркемгә дә тиеш булмас падишаһлыкны миңа бирсәнә, Син, хакыйкатьтә, бүләк бирүче бит!»— диде."   (Садъ сүрәсе, 35 )

"Без Үз рәхмәтебездән һәм гакыл ияләренә вәгазьләнү өчен аның әһелләрен, һәм алар белән бергә әле алар кебекләрне дә бүләк итеп бирдек."   (Садъ сүрәсе, 43 )

"Күкләрнең һәм җирнең, һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысы! Гыйззәт иясе, ярлыкаучы!»"   (Садъ сүрәсе, 66 )

"Ул күкләрне һәм җирне хаклык белән юктан бар итеп яратты. Ул төнне көн белән чорный һәм көнне төн белән чорный. Ул кояшны һәм айны буйсындырды. Барысы да билгеле әҗәлгә кадәр йөри. Ул гыйззәтле, ярлыкаучы түгелмени?" (әз-Зүмәр (төркемнәр) сүрәсе, 5)

"Әйт: «Ий, Минем үз-үзләренә каршы исраф белән шөгыльләнгән колларым! Аллаһның мәрхәмәтеннән өмет өзмәгез! Хакыйкатьтә, Аллаһ гөнаһларның барысын да гафу итә! Ул ярлыкаучы һәм рәхимле бит!"   (әз-Зүмәр (төркемнәр) сүрәсе, 53 )

"гөнаһ кичерүче һәм тәүбә кабул итүче һәм җәзалауда каты булучы, юмартлык иясеннән. Аннан башка иләһ юк һәм кайту — Аңа." (әл-Гафир (ярлыкаучы) сүрәсе, 3 )

"Сез мине Аллаһка карата кәфер булырга һәм аның турында һич тә белемем булмаган нәрсәне Аңа тиңдәш итәргә чакырасыз, мин исә сезне гыйззәт иясе, ярлыкаучыга өндимен!"   (әл-Гафир (ярлыкаучы) сүрәсе, 42 )

"Һич шик юк, сез мине чакырган нәрсәнең бу дөнья тереклегендә дә һәм әхыйрәттә дә чакырылуы юк, һәм безнең кайтуыбыз — Аллаһка! Һәм чиктән узучылар — алар ут әһелләре!"   (әл-Гафир (ярлыкаучы) сүрәсе, 43 )

Ярлыкаучы һәм рәхимледән сый-хөрмәт итеп. (әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) сүрәсе, 32 )

"Фәрештәләр Раббыларын тәсбих илә мактаганда, һәм җир йөзендәгеләргә ярлыкау сораганда... күкләр ярыла яза. Әйе! Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле бит!" (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 5 )

"Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгән колларын Аллаһ менә шулай сөендерә. «Мин сездән моның өчен әҗер сорамыйм, туганнарга карата сөю генә. Кем яхшылык кылса, аңа Без игелек өстәрбез», — дип әйт. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы һәм шөкер итүче!"   (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 23 )

"һәр гөнаһның олыларыннан һәм фәхешлек гамәлләреннән читләшүчеләргә, һәм алар — ачулары чыкканда кичерүчеләр."   (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 37 )

"Әлбәттә, берәү сабыр булса һәм кичерсә... хакыйкатьтә, бу, әлбәттә, эшләрдә нык булудан." (әш-Шүрә (киңәш) сүрәсе, 43 )    

"Кавемнең кәсеп иткәненә карата Ул җәза бирсен дип, Аллаһның көннәренә өмет итмәүчеләргә иман китереп инанучылар кичерсеннәр дип әйт!" (әл-Җәсийә (тезләнеп торган) сүрәсе, 14 ) 

"Яки алар: «Ул аны уйлап чыгарды», — дип әйтерләр. Әйт: «Әгәр мин аны уйлап чыгарган булсам, Аллаһтан миңа булганның өстендә сезнең көчегез булмас! Ул сезнең нәрсә турында сүз куертканыгызны яхшырак белүче. Минем белән сезнең арагыздан Аның шаһит булуы җитә төшкән! Һәм Ул — кичерүче, рәхимле!»" (әл-Әхкаф (комнар)  сүрәсе, 8 ) 

"«Ий, кавемебез! Аллаһка ялваручыга җавап бирегез һәм Аңа иман китереп инаныгыз. Ул сезнең гөнаһларыгызны кичерер һәм сезне үзәк өзгеч газаптан саклар."  (әл-Әхкаф (комнар)  сүрәсе, 31 ) 

"Иман китереп инанганнар һәм игелекле эшләр эшләгәннәрнең, һәм Мухәммәдкә иңдерелгән нәрсәгә - ул исә Раббыларыннан булган хаклык — инанганнарның яман эшләрен Ул бетерер һәм аларның хәлләрен төзәтер." (Мухәммәт сүрәсе, 2 )

  "синең гөнаһларыңның элегрәк тә, ахырдан да кылынганнарын Аллаһ ярлыкасын өчен, һәм сиңа Үз нигъмәтен тәмам итсен өчен, һәм сине туры юлга күндерсен өчен." (әл-Фәтех (җиңү)  сүрәсе, 2 ) 

"иман китереп инанган ирләрне һәм иман китереп инанган хатыннарны астында елгалар агып торган бакчаларга, анда мәңге калырга, Ул кертеп җибәрсен өчен һәм аларның начарлыкларын бетерсен өчен. Бу— Аллаһ каршысында бөек өлеш."    (әл-Фәтех (җиңү)  сүрәсе, 5 )   

"Күкләрдә һәм җирдә падишаһлык— Аллаһныкы. Ул кемне тели — шуны кичерә һәм кемне тели — шуны газаплый. Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (әл-Фәтех (җиңү)  сүрәсе, 14 )   

"Әгәр алар синең үзләренә чыкканыңны көтсәләр иде, алар өчен хәерлерәк булыр иде. Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Хуҗурат (бүлмәләр) сүрәсе, 5 )

 "Бәдәви гарәпләр: «Без иман китердек!» — диделәр. «Сез иман китереп инанмадыгыз!» «Без бирелдек!» — дип әйтегез, чөнки сезнең кальб-күңелләрегезгә иман кереп җитмәгән әле. Әгәр сез Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагатьле булсагыз, Ул сезнең гамәлләрегездән бернәрсәнең дә дәрәҗәсен төшермәс!» — дип әйт. Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!"  (әл-Хуҗурат (бүлмәләр) сүрәсе, 14 )

"Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһтан куркыгыз һәм Аның рәсүленә иман китерегезче! Ул сезгә Үз рәхмәтеннән ике өлеш бирер, сезгә йөрер өчен нур булдырыр, һәм сезне кичерер. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Хәдид (тимер) сүрәсе, 28 )

"Арагыздан үз хатыннарын, аналарының сыртлары дип йөртүчеләр, әлбәттә, күңелгә ятышсызны Һәм ялганны сөйлиләр. Алар бит аларның аналары түгел, хакыйкатьтә, аларның аналары аларны тудыручылар гына бит. Аллаһ, хакыйкатьтә, гафу итүче, ярлыкаучы!" (әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) сүрәсе, 2 ) 

"Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сезгә: «Мәҗлесләрдә урын бирегез!» — диелсә, урын бирегезче! һәм Аллаһта сезгә урын бирер! Әгәр исә: «Торыгыз!» — диелсә, торыгыз. Сезләрдән иман китереп инанучыларны һәм гыйлем китереп бирелгәннәрне Аллаһ дәрәҗәләргә югары күтәрер! Һәм Аллаһ —сезнең кылганыгыздан хәбәрдар!" (әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) сүрәсе, 12 ) 

"Алардан соң килгәннәр: «Раббыбыз! Безне Һәм бездән алда иман китереп инанган туган кардәшләребезне ярлыка! Иман китереп инанучыларга карата күңелләребездә нәфрәт булдырма. Раббыбыз, Син, хакыйкатьтә, миһербанлы, рәхимле!» — диләр. " (әл-Хәҗер (җыелыш) сүрәсе, 10  ) 

"Ибраһим да һәм аның белән бергә булучылар да сезгә яхшы үрнәк булдылар. Менә алар үз кавеменә: «Безнең сезгә һәм Аллаһтан башка гыйбадәт кылган нәрсәгезгә катнашыбыз юк! Сезнең белән безнең арада дошманлык һәм күралмау, хәтта сез берүзе генә булучы Аллаһка иман китермәсәгез, мәңгегә калыр!» Тик Ибраһимның атасына булган сүзләр генә: «Мин, әлбәттә, синең өчен ярлыкау үтенермен, һәм синең өчен Аллаһ каршысында башка һич бернәрсә эшли алмыйм! Раббыбыз, Сиңа тәвәккәлләдек һәм Сиңа юнәләбез, һәм кайту да — Сиңа!»" (әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) сүрәсе, 4 )

"«Раббыбыз, безне кәферләр өчен сынау фетнәсе итмә, ярлыка безне, Раббыбыз. Син, хакыйкатьтә, гыйззәт, хикмәт иясе!»" (әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) сүрәсе, 5 )

"Ихтимал, Аллаһ сезнең һәм сез дошманлатканнарның арасында дуслыкны булдырыр. Аллаһ кодрәтле бит! Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"   (әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) сүрәсе, 7 )

 "Ий, пәйгамбәр! Әгәр иман китереп инанган хатыннар, Аллаһка һич бернәрсәне тиңдәш тотмаска, һәм урламаска, һәм зина кылмаска, һәм үз балаларын үтермәскә, һәм үзләренең куллары һәм аяклары арасында уйлап чыгарылган бөһтән-ялганны китермәскә һәм хупланган эшләрдә сиңа карышмаска ант итеп килсәләр, аларның антларын кабул ит, һәм алар өчен Аллаһтан ярлыкау сора. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"  (әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) сүрәсе, 12 )

"Ул сезгә гөнаһларыгызны гафу итәр һәм үзегезне астында сулар агып торган бакчаларга кертәчәк, һәм Гаден җәннәтләрендә булучы хуш урыннарга урнаштырыр. Менә нәрсә ул — бөек уңыш!" (әс-Саффъ (сафлар) сүрәсе, 12 ) 

"Аларга: «Килегез, Аллаһның рәсүле сезне кичерер өчен үтенер», — дип әйтелсә, алар башларын гына кәкрәйтерләр. Аларның тәкәбберләнеп каршы төшүләрен күреп торасың!" (әл-Мунафикун (монафикълар) сүрәсе, 5 ) 

 "Ий, иман китереп инанучылар! Хатыннарыгыз вә бала-чагаларыгыз арасында сезгә дошманнар да бардыр. Алардан сакланыгызчы! Әгәр исә аларны гафу итсәгез, кызгансагыз һәм жәлләсәгез, Аллаһ кичерүче, рәхимле бит!" (әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) сүрәсе, 14 ) 

"Әгәр Аллаһка яхшы бурыч бирсәгез, Ул сезгә аны кат-кат арттырып кайтарыр һәм үзегезне кичерер. Һәм Аллаһ — шөкер итүче, хуш күңелле,"  (әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) сүрәсе, 17 )   

"Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, пәйгамбәр! Син хатыннарыңның ризалыгына ирешим дип, ни өчен Аллаһ сиңа хәләл иткән нәрсәләрне хәрам итәсең? Аллаһ — кичерүче, рәхимле." (әт-Тәхрим (хәрам итү) сүрәсе, 1 ) 

"Ий, иман китереп инанучылар! Ихлас тәүбә илә Аллаһка әйләнегезче! Шаять, Раббыгыз үзегезнең гөнаһларыгызны кичерер һәм үзегезне Аллаһ пәйгамбәрен һәм аның белән берлектә иман китергәннәрне хурлыкка төшермәячәк көнне агым сулы бакчаларга кертеп җибәрер. Нур балкыр аларның алдында һәм аларның уң куллары ягыннан. Әйтерләр алар: «Ий, Раббыбыз! Тәмамла соң безгә нурыбызны һәм кичер безне! Хакыйкатьтә, Син — һәрнәрсәгә кодрәтле!»"   (әт-Тәхрим (хәрам итү) сүрәсе, 8 ) 

"Ул сезне сынар өчен һәм дә гамәлләрегезгә карата кайсыгыз яхшырак икәнлеген күрер өчен үлем белән тереклекне яратучы. Ул— гыйззәт иясе, кичерүче," (әл-Мүльк (падишаһлык) сүрәсе, 2 ) 

"Хакыйкатьтә, яшертен хәлдә Раббыларыннан куркучыларга ярлыкау вә бөек әҗердер." (әл-Мүльк (падишаһлык) сүрәсе, 12 )    

 "... Ул гөнаһларыгызны кичерер һәм сезгә билгеләнгән әҗәлгә кадәр кичектерер. Хакыйкатьтә, Аллаһтан әҗәл килеп җитсә— кичектерелмәс. Әгәр белсәгез иде!»" ( Нух сүрәсе, 4 )

"Һәм Син аларны гафу итсен өчен аларны өндәгән саен алар бармакларын колакларына тыгып куйдылар, һәм киемнәре белән капландылар, һәм киреләнделәр, һәм масаеп тәкәбберләнделәр."  ( Нух сүрәсе, 7 )

"Һәм мин әйттем: «Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, Ул — ярлыкаучы,"   ( Нух сүрәсе, 10 )

"Раббым, мине һәм минем ата-анамны, һәм минем өемә иман китереп инанган булып кергәнне, һәм иман китереп инанучы ирләрне һәм хатыннарны ярлыка! Залимнәргә исә һәлакәттән башка бернәрсә дә арттырма!»"   ( Нух сүрәсе, 28 )

"Хакыйкатьтә, Раббың синең һәм синең белән бергә булганнарның бер төркеме төннең өчтән икесенең азрагында, һәм аның яртысында һәм аның өчтән бер өлешендә уяу торганнарын белеп тора. Һәм Аллаһ төнне һәм көнне микъдарлап куя. Ул сезнең моны исәпкә алмаганыгызны да белә, һәм Ул сезне гафу итте. Коръәннең җиңел булганын укыгыз. Ул сезнең арагызда авырулар, һәм башкалары Аллаһның юмартлыгын эзләп җир йөзендә йөрүчеләр, һәм башкалары Аллаһ юлында сугышучылар булачакларын да белә. Аннан җиңел булганын укыгыз, һәм намаз үтәгез, һәм зәкәт түләгез, һәм Аллаһка бурыч итеп яхшы бурыч бирегез. Хәерлектән үзегезгә нәрсә әзерләсәгез, шунысын Аллаһ каршысында хәерлерәк итеп һәм олырак әҗерле итеп табарсыз, һәм Аллаһтан ярлыкау сорагыз! Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!" (әл-Музәммил (чорналган) сүрәсе, 20 )

Әгәр Аллаһ теләмәсә — алар искә алмаслар. Аннан курку лаеклы һәм Аннан ярлыкау лаеклы! (әл-Мудәсир (төрелгән) сүрәсе, 56 )

Раббыңнан бәя бирү буларак — хисаплашу бүләге. (ән-Нәбәә (хәбәр) сүрәсе, 36 ) 

"Һәм Ул — ярлыкаучы һәм сөюче," (әл-Буруҗь (йолдызлыклар) сүрәсе, 14 )  

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/170309/Көръәндә-кичерүчелек-белән-бәйле-аятьләрhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/170309/Көръәндә-кичерүчелек-белән-бәйле-аятьләрhttp://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/6-makaleler/17220_Kuranda_affedicilik_ile_ilgili_ayetler.jpgThu, 03 Oct 2013 11:24:13 +0300
Дөнья бер имтихан урыныдыр.   Кеше Аллаһ тарафыннан бер максат белән  яратылгандыр. Кешенең яратылыш максатын һәм   бик тиз үтә торган дөнья тормышы буена нинди бер гомер кичерергә кирәклеген  өйрәтүче чыганак, Аллаһның колларына бер юнәлтүче итеп иңдерелгән Коръәндер.

Аллаһ: “Әллә Без сезне уен-көлке өчен яраттык та һәм сез Безгә кайтарылмаячаксыз дип исәпләдегезме?” (әл-Мүъминүн сүрәсе, 115 нче аять )  аятендә кешеләрнең билгеле бер максат белән яратылганнарын белдергән. Бу максатның нәрсә булганы башка аятьләрдә дә тасвирлана. Кешеләрнең яратылу максаты: “...кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар диюдән гайре барлыкка китермәдем” (әз-Зәрийәт сүрәсе, 56 нчы аять ) аяте белән хәбәр ителгәнчә, Аллаһка коллык итүдер.

Аллаһка гыйбадәт итү өчен яратылган кешенең алдында уртача алтмыш-җитмеш еллык кыска бер гомер бар. Бу гомер, бер ком сәгатендәге кебек һич тә туктамыйча ага, кеше ахирәттәге  иң әһәмиятле тормышка туры һәм өзлексез бер кире исәпләү эчендә яши бирә. Барысы да үзе өчен билгеләнгән бер вакытка кәдәр җир йөзендә калачак һәм бу вакытның билгесе барытик Аллаһ катында гына саклана. Кешенең тормышы үзе һәм башкалар тарафыннан үзгәртелә алмаган хәлендә, Аллаһ билгеләгән бер рәвештә көйләнелгән.

  Җир йөзендәге бар нәрсә дә кыямәт вакыты килгәч юк булачактыр. Ачык булган чынлык : “...бу дөнья тереклеге исә ахыйрәткә карата файдалану гына бит!" (әр-Рәгьд сүрәсе, 26 нчы аять) аятендә дә белдерелгәнчә, чиксез ахирәт тормышы янында дөнья тормышының бик кыска булувы. Бөтен дөньяда барнәрсә дә искерүгә, картаюга һәм юк булуга таба бик бер бөек бер тизлек белән алгарыш ала. Вакыт барысын да һәм бар нәрсәне дә һичшиксез юк итүгә дучар итәчәк һәм бу үтүче дөньяга бәйләнгәннәр бик бөек бер югалту эченә төшәчәкләр.

 Үзенә күп кенә нигъмәт бирелгән, акыл, вөҗдан һәм чиста мәгънәгә ия булган бер барлык булучы кешенең яратылу максатының, җитешсезлекләр белән тулы булган бу кыска дөнья  тормышында, үтүче файданы гына алу булмаганлыгы нык ачыктыр. Кеше монда имтихан ителә һәм ахыргы максаты да чиксез ахирәт гүзәллеген казануыдыр.

 Кеше дөньяда каршылашкан вакыйгалар каршысында күрсәткән хәрәкәтләре, ия булганы әхлак һәм эчендә йөреткән нияте белән сынала һәм барытик “иман иттем” диюве белән генә котыла алмый, әлбәттә бу гына җитми. Иманын гамәлләре белән дә күрсәтергә тиеш. Кыямәт көнендә, дөнья тормышындагы яшерен һәм ачык барнәрсә дә уртага чыгачак, бик хас, нечкә бер хисап булачак.

 Бу хисапта “...хөрмә кабыгы кадәр дә җәберләнмәс!” (ән-Нисәә сүрәсе, 49 нчы аять ) хәтле дә хаксызлык эшләнмәс. Яхшылык-изгелекләре авыр булучылар чиксез гүзәллекләр белән  бизәлгән җәннәт йортында күңел ачканда, начарлыкны һәм золымлыкны үзләренә юл итүчеләр җәһәннәм газабында җәзаландыралачаклар. Чөнки Аллаһ, бу кыска тормышны, кешеләрне имтиханнан үткәреп, яхшы һәм дөрес булганнарны башкалардан аеру өчен яраткан. Әл-Мүльк сүрәсендә бу чынлык шулай белгертелә:

"Ул сезне сынар өчен һәм дә гамәлләрегезгә карата кайсыгыз яхшырак икәнлеген күрер өчен үлем белән тереклекне яратучы..." (Әл-Мүльк сүрәсе, 2 нче аять ).

Тормыш чынлыкта Аллаһның безне сынауы һәм өйрәтүе өчен яратылган бер мизгел. Кеше бу мизгел буена уйлану, шулай ук Аллаһны тану, Аның хәкемнәрен үтәү һәм Аллаһның ризалыгын эзләү, Аллаһ ризалыгына омтылудан җаваплы.

“Кешене диннән ераклаштырган иң мөһим хата, уйланмау. Кеше, “ничек бар булдым, мине яратучы кем, кайда табан барам” кебек төп сорауларда уйланмаса дөреслекне таба алмас. Көндәлек тормышының буш  бәхәсләре һәм тәкәбберлекләре эчендә батар.”

Харун Яхья

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/170308/Дөнья-бер-имтихан-урыныдыр-http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/170308/Дөнья-бер-имтихан-урыныдыр-http://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/6-makaleler/8568_dunya_bir_imtihan_yeridir.jpgThu, 03 Oct 2013 11:20:10 +0300
Исламга хезмәт юлларында, Мәһди хәзрәтләре (а.с.) һәм шәкертләре каршылашачак сынаулар. Хз. Мәһди (а.с.) укучылары, аны дәстәкләүчеләре бик зур хиянәт һәм авырлыклар белән каршылашыр. Хәтта үзләренең мадди һәм казаныш ягыннан заралы булачаклары дип уйлаучылар, Мәһди таләбәләренең хаклы булганын белгәннәре килеш, аларны аңламамышка салышыр, алар белән гайлә корудан да ваз кичерләр, хәлләрен белешмәсләр, хәтта вафат булганнарыннан соң да, җаназаларына килмәсләр. Каршылашкан авырлыкларына карамастан, Мәһди (а.с.) һәм аңа тирән күңелдән бәйле булган, аның Аллаһ юлындагы хезмәтләрендә ярдәмче булган таләбәләре шундый чыдый алмаслык сынаулар белән каршылашып та, тырышлык күрсәтүдән ваз кичмәүләре, хәтта янәшәдәге күзәтүче фәрештәләрне дә шаккатырлык дәрәҗәдә булыр. Башка кеше булган очракта, инде күптәннән өметсезлеккә бирелеп, ялгышып китеп, Аллаһтан күңелен кисә торган булса, хз. Мәһди таләбәләре, барыбер үз хезмәтләрен дәвам итәр, хәлләре булган кадәр, соңгы сулышларына кадәр, нинди генә авыр булуга карамастан, гаделсезлеккә каршы күрәш алып барырлар. Шул ук вакытта, авырлык килгән чакта, хз. Мәһдидән ераклашучы зындык, хорафатчы һәм ике йөзлеләр дә бик күп булачак. Чын мәгънәдә Аллаһка иман итмәгәннәре өчен, гаделлекә инанмаганнары өчен, гаделсезлек үзләренә тагын да уңайлы булганлыгы өчен, аыерылып китерләр. Алтын гасыр килгән дәвердә, инде Мәһди хәзрәтләре (а.с.) уртага ачык буларак чыккан (зухур) иткән вакытта, инде бөтен нәрсә ап-ачык аңлашылыр. Мәһди һәм аның таләбәләренә бик зур ихтирам күрсәтелер. Авыр вакытларда, үзләренең мин-минлегенә һәм дөнйага алданган, ераклашып хыянәт иткәннәр өчен исе, бу дөнйада дә, бигрәк тә мәңгелек булучы ахирәттә сөртелмәс оятлык һәм рәзилият теркәлер. 

АДНАН ОКТАР: "Без иң саваплы елларда яшибез. Әйе бик авыр чаклар булгалый һәм булыр да. Әмма хәзерге вакытта, иттихад өчен, Мәһдият өчен хезмәт күрсәтүчеләр, миллионнарча савап алыр. Биш-ун ел узгач, инде ике-өч савап кына алыр кеше мондый гамәлләр өчен. Аллаһ безне иң хәерлеләрдән кылсын иншаАллаһ."

Хәдисләрдә белдерелгәне кебек, хз. Мәһди (а.с.) таләбәләре (укучылары), дөнйага береккән, хак иманнан йырак булучылар өчен, иң хәерсез кешеләр сыман күренер. Аллардан туганнары, якыннары һәм үзләрен белем-гыйлем ияләре дип таныткан фукухалар (шәригатъ белгечләре) йыраклашыр. Алларны төрле яла ягып мыскылларга һәм авырлык китерергә тырышлырлар. Моның үрнәкләре Көръәни Кәримдә дә күп кенә урында бәян ителә. 

Хз. Мәръям анабызны, ырымчы һәм ике йөзле, тышкы кыяфәттән акыллы сыман күрсәтүчеләр төрле ялалар ягып,
- әдәпсезлектә
- гонһада
- динсезлектә
гаепләп, үзләрен хак чыгарырга теләделәр.
Әмма араларыннан хаклыкны аңлап сөйләрлек бер кем булмагач, Аллаһ Үзе хз. Гайсә (а.с.) (әле генә туган сабый) аша, дөреслекне уртага чыгара.
Бәлки дә, бу вакыйга, ахыр заманда яшәнәчәк ифтиралар(яла ягулар) һәм гаделсезлеккә каршы, уртага хз. Гайсә (а.с.) чыгып, гаделлек өчен сүз йөретәчәгенә бер ишарәт булырга мөмкин. 
Иң дөресен белүче тик Аллаһ үзе генә.

 

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/170134/Исламга-хезмәт-юлларында-Мәһди-хәзрәтләреhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/170134/Исламга-хезмәт-юлларында-Мәһди-хәзрәтләреFri, 27 Sep 2013 12:58:44 +0300
Бөтен көч Аллаһның кулындадыр, сихернең көче юк. Аднан Октарның 2013 нче елның 27 нче июнендәге А9 репортажыннан

Аднан Октар: “Сихерне бозу өчен бөти яздыру яки көмеш яссылыкка Көръән хәрефләре эшләтеп үзең белән йөртү сихердән саклыймы ? Сезнең безгә киңәшләрегез нинди? Җавап бирсәгез бик шатланырмын. Сезнең сүзләрегез минем өчен бик мөһим, иншаАллаһ”. Алманиядән. Болар, кайберәүләр тарафыннан эшләнгән бер уен. Мәсәлән әйтә: “Мин бу мәсьәләдә белгечмен. Бер җирдә сихер булса, аны бозам”. Өенең бакчасына бара, кулына алдан әзерләп берәр нәрсәләр ала, берәр төрле сихер әйбере кебекне, аңа охшаш берәр әйберне, “кара чиштем, моннан моны таптым”, - ди. Кешеләр дә аңа, бер өлеш саф, тиз ышанучан кешеләр, саф йөрәклеләр ышаналар. Монда аңа акча бирәләр, мөмкинчелек бирәләр. “Әдәм, бик зур әдәм, карагыз тапты!”, - дип әйтәләр. Юк сихер табылган булса да, нинди тәэсир булыр ки аңардан? Миңа сихернең мең төрлесен эшлиләр, һәр көн тагын да яшәрәм, тагын да дәртләнәм. Җиде буыннары буенча, күп, бөтен кешеләре тарафыннан, гаскәр хәтле кеше тарафыннан ясалсын сихерләре, бернәрсә дә булмас. Бөтен көч, көдрәт бары Аллаһның кулында. Син сихернең көченә ышансаң, киттең. Динең, иманың калмас. Сихер ме синең белән идарә итә? Сихер ме сине яратты, Аллаһ мы яратты? Аллаһ ярата. Сихергә нигә тагылып, аңардан хафаланып калдың шул хәтле?

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/169698/Бөтен-көч-Аллаһның-кулындадыр-сихернеңhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/169698/Бөтен-көч-Аллаһның-кулындадыр-сихернеңThu, 19 Sep 2013 09:44:05 +0300
Ихвану Муслиминнең (дини җәмгыять) бөтен Мисыр халкын кочаклавы кирәкле. Аднан Октарның 2013 нче елының 24 нче июлендәге А9 ТВ репортажыннан

Дидәм Үрәр:  Мисырның башкаласында генерал Сиси: “Мурсидә сәяси тәкәбберлек бар, бары кешеләр каршысына чыкканнан соң гына вазыйфасыннан китәргә мәҗбүр булды. Армия әмерләрне Мисыр халкыннан алыр. Бөтен дөнья күзәтүче буласы киләчәк сайлауларга хәзербез!”, - дигән ачыклама ясаган.

Аднан Октар: Сайлауларга әзер булсаң, эшлә! Сайлау эшлә. Ни булачак? Сайлаулар үткәрелсә, янә Мурси киләчәк. Яңадан ризасызлык белән баш күтәрәчәксез. Мурсиның,  ачык итеп әйтәм, фанатизм-йубазлыктан ваз кичүе кирәкле. Яп-яңа ачылыш ясавы тиешле. Әйтәчәк ки: “Бөтен Мисыр халкын кочаклыйбыз.  Декольте киюче хатын-кызлар да, башы ачык хатын-кызлар да, барысы да безнең  кардәшләребез. Яһүдиләрне дус-кардәш күреп кочаклавыбыз, христианнарны да кочаклавыбыз кирәкле. Ислам дине – шәфкать  дине. Мәрхәмәт дине. Аллаһ барыбызга да гүзәллек , бәрәкәт бирсен. Мисырны җәннәт кебек итәчәкбез. Бар җирне яшелләндерәчәкбез. Гүзәлләштерәчәкбез. Чип-чиста итәчәкбез. Туристларга да Мисырыбызны ачачакбыз. Дөньяның иң гүзәл өлкәләреннән бере хәленә китерәчәкбез һәм һәм иң мөһим максатыбыз Иттихад-ы -Ислам булачак” дип әйтсен мөхтәрәм Мурси. Җәнаб-и- Аллаһ безгә Хз. Мәһди (г.с.) не насыйп итсен, Хз. Иса Мәсих (г.с.) не насыйп итсен дип сөйләве, сөйләүләре зарури. Моны сөйләсә котылыр. Моның тышында котылуына мөмкинчелек юк. Теләгәне кәдәр сайлау булсын. Сайлау булса нәрсә булачак ? Ягъни Мурсинең яңадан хакимияткә киләчәге билгеле. Кабул итерсеңме соң яңадан Мурсиның килүен, я Сиси? Итмиячәксең. Нәрсә булачак? Янә инкыйлап- бәрелешләр басачак һәр тарафны. 

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/169697/Ихвану-Муслиминнең-(дини-җәмгыять)-бөтенhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/169697/Ихвану-Муслиминнең-(дини-җәмгыять)-бөтенThu, 19 Sep 2013 09:39:07 +0300
Кардәшләребез Аллаһ өчен көч сарыф иткәннәре өчен әнгәмәләрендә фәрештәләр иңәр. Аднан Октарның   2013 елның 16 нчы гыйнварындагы  А9 ТВ репортажыннан

АДНАН ОКТАР: Бергә җыелалар, кардәшчә, дусча, мөселманча  әңгәмә коралар. Бу бик мөбәрәк, изге бер  үз-үзеңне тотыш. Аллаһ моны бар итә Ахыр Заманда. Моннан кардәшләребез күп савап алалар.  Аллаһның ризалыгы булган нәрсә. Очрашуларына фәрештәләр дә кушыла, бу бик гүзәл нәрсә, машаАллаһ. Хәбәрләре юк, хәбәрләре булса дулкынланудан бу очрашуны үти алмаслар иде. ИншаАллаһ. Очрашуларына фәрештәләр килә. Ахыр Заманда булганыбыз өчен, Хз. Мәһди (а.с.) гә ярдәм итәргә вазыйфаланган фәрештәләр бөтен мөселманнарның өйләренә бара. Чөнки фәрештәләр бер үк мизгелдә берничә урында булу көченә ияләр. Без кешеләр кебек түгелләр алар. Бер барытик бер урында гына була алабыз. Әмма фәрештә бер мизгелдә мең урында беръюлы була алыр, ике мең урында да беръюлы була алыр, иншаАллаһ. Андагы рух атмосферасы, дөрес юлда булуларының бер галәмәте. Беренчедән бик акыллы сөйләшүләре. Хорафат юк, сафсата юк, начар мөнәсәбәт юк. Барнәрсә акыл белән, барнәрсә гүзәл, барнәрсә дөрес, барнәрсә Көръәнгә туры килә, барнәрсә расланган. Акыл раслый (канәгатьләндерә), акыллылыкны раслый, йөрәк раслый, вөҗдан да раслый. Ягъни сукырларча бер нәрсә дә юк. Чөнки күзе йомык, иманнары чирле кешеләр була, иманнары зәгыйфь була. Әмма монда бер гүзәллек, бер көч бар.

Аш урыннарында очрашуларын үткәрәләр. Чәйханәгә йөрүчеләр, чәйханә, кафе очрашуларын үткәрәләр.  Кичен, уйлап карасак, төрле аш урыннары, анда да очрашу үткәрәләр, бик гүзәл, машаАллаһ.  Анда килгән кыз кардәшләребезне, балаларны саклау, карау бурычындасыз. Мәсәлән аларны өйләренә ирештерү, иминлектә өйләренә илтеп кую,  югары әхлак таләпләре. Пәйгамбәребез (с.а.в.) нең сөннәте бу. Пәйгамбәребез (с.а.в.) кунак килгәндә аны өенә кадәр озата иде, Рәсүлуллаһ (с.а.в.). Өенә кадәр илтеп кую. Көръәндә дә моңа ишарәт бар. Кунакны өенә кадәр итеп кую гүзәл. Кыз кардәшләребезне, дусларыбызны бик яхшы саклап  карау, балаларны аеруча саклап карау. Аларның хушына китәрлек, мәсәлән, җир чикләвеге фәлән, мондый тәмле ризыклар бар, чикләвек фәлән кебекләр, алар бик яхшы булыр. Ягъни аз бер нәрсә, күп түгел, аз бер нәрсә. Гүзәл сүзләр сөйләү, гүзәл котлаулар җиткерү, хатын-кызларга  ихтирам, хөрмәт күрсәтү, әдәп күрсәтү, аларны оялдырудан качу, гүзәл әхлакнең бөтен күңелгә хуш килгәннәрен, кешенең җанын ачкан бөтен якларын анда күрсәткәндә Җәнаби-Аллаһ аларны күзәтеп тора, фәрештәләр дә күзәтеп тора, һәр гүзәл хәрәкәтләрен Аллаһ анда яздыра язучы фәрештәләрдән. Һәр гүзәл сүзне, һәр гүзәл мөнәсәбәтне яздыра. Яздыру түгел дә, әлбәттә кеше бер дәфтәр бар дип санар, дәфтәргә яздырыр кебек. Алай түгел.  Аллаһ терки боларны. Ягъни фәрештәләрнең искиткеч хәтере бар. Кешеләр кебек түгел. Без кеше булганыбыз өчен кичкедә нәрсә ашаганыбызны да оныта алабыз. Әмма фәрештәләр милиметр нәрсәне дә үткәрмәс.  Бар нәрсәне яттан беләләр,  ягъни су кебек. Искитәрлек гаҗәп аларның хәтере.  Мәсәлән Ахирәттә дә, кешеләр килгәч, Аллаһ әйтә: “Алар йөзеннән танылыр”. Мәсәлән: “ Хөсәеннең улы , син Назми түгелме? “ - дип сорарлар. Анда “шушы авылдан, шуннан” – диярләр. “Ничәдер көн шуны эшләгәнсең, моны эшләгәнсең” – диярләр. Гомерләрен су кебек белерләр. Сөйләмнәре тотылыр моны ишеткәннән соң. Көръәндә дә бу ачыклана.

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/168759/Кардәшләребез-Аллаһ-өчен-көч-сарыфhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/168759/Кардәшләребез-Аллаһ-өчен-көч-сарыфhttp://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/32-bir-ayet-bir-aciklama/pink_orchid_flowers-t1.jpgTue, 03 Sep 2013 13:13:44 +0300
Шул мизгелләрдә дөньяда Хз. Иса (а.с.) тәэсире күренә. Аднан Октарның 2013 нче елының 16 нчы июнь тарихындага А9 ТВ репортажыннан.

Аднан Октар: “Христианнар Хз. Иса (а.с.) не тыңласыннар китабыгызны укыдым”. Яхшы әсәр. “Хз. Иса (а.с.) нең җир йөзендә булганын сөйлисез”. Әйе, хидисләргә күрә шулай булырга тиеш. Чөнки Хз. Мәһди (а.с.а) җир йөзендә булганы өчен, Хз. Иса Мәсих (а.с.) нең дә җир йөзендә булуы тиешле. Диндар дәүләт идарәчеләренең Америкада, Францияда, Англияда, анда-монда, сахабәләрнеке кебек Ислам аңлаешына, ягъни модерн Ислам аңлаешына карата җитди кызыксыну-тартылу күренә башлады. Бер нәрсә бар, берсе бу кешеләргә юнәлеш бирә. Бу ачык-ачык күренә. Мәсәлән, карагыз, бер христиан вазыйфалы кеше алды безнең китапны, фотога төшерә. Беркайчанда бер христиан моны эшләмәс. Бер нәрсә бар. Берсе боларга әйткән, “шулай эшлиячәксез” -  дигән.

Айлин Коҗаман: Англияның иске дәүләт башлыгы да шундый иде, яңа дәүләт башлыгыда шундый.

Аднан Октар: Тони Блэр да шундый иде, яңасы да шундый. Ягъни без аңлатканнарның  бердән бер мәгънәсе,безнең кебек, шул ук Мәһди (а.с.) аңлаешын катгый һәм карарлылык белән яклыйлар. Мин аларга сөйләмим, башка берсе сөйли. Укучылары аша сөйләргә мөмкин яки үзе сөйләргә мөмкин. Хз. Иса Мәсих (а.с.) чорында булганыбыз күренә.

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/168407/Шул-мизгелләрдә-дөньяда-Хз-Исаhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/168407/Шул-мизгелләрдә-дөньяда-Хз-Исаhttp://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/32-bir-ayet-bir-aciklama/pink_gerbera_flower-t1.jpgSat, 31 Aug 2013 23:45:32 +0300
Исламда харамлар бармак белән санарлык, хәләлләрне саный башласаң, гомерең җитмәс. Аднан Октарның  2013 нче елның 21 нче июньдәге  А9  ТВ репортажыннан

Аднан Октар: Сөю бар икен, шәфкатъ бар икән, Алаһны сөячәксең, Аллаһтан куркачаксың. Гыйбадәтләр соң  дәрәҗәдә бик җиңел Исламда. Хәләлләрне гомерең буена санасаң да санап бетерә алмассың. Карагыз,  хәләлләрне санарга тырышсагыз гоммерегез җитмәс. Харамнарны санау, бармак белән санаган кебек, бик аз. Бик бик аздыр харамнар. Хәләлләрнең башы-азагы юк. Аллаһ безнең рәхәт булуыбызны тели. Җәннәттә кебек яшәгәнебезне тели. “ Аллаһ сезгә иза чиктереп тә ни әшләсен” – ди, Җәнаби Аллаһ аятьтә.  Әмма,  монда, буддист динендә дә, иске диннәрдә дә газаплану, үзеңә авыртулар чиктерү Аллаһка якынаюның бер юлы кебек күрсәтелер. Кеше бердән, кинәт кенә барып кадаклар өстенә ята. Үзен ач калдыра, бер ничә көн ашамый. Шундый бер нәрсәләр эшли. Шулай ук безнең кайбер дуслар да, “бер кием кисәге, бер телем ипи кисәге, караңгы берәр җирдә утыру, аерылу, бер кем белән дә сөйләшмәү, берничә көн йокламау, ризык ашамау, кырык кисәктән дә күбрәк ашамау,” кирәк диләр.  Моның азагында да тәнеләренә, акылларына  зарар китерәләр,  Аллаһ  сакласын. Исламга да зарар китерәләр.

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/168406/Исламда-харамлар-бармак-белән-санарлыкhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/168406/Исламда-харамлар-бармак-белән-санарлыкhttp://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/23-guncel-yorumlar/guller.jpgSat, 31 Aug 2013 23:42:47 +0300
Хз. Мәһди (а.с.) Таләбәләренең (укучы-ярдәмчеләре) Өстен Үзенчәлекләре һәм Әсхабе-Суффа белән Охшаш булулары. Әсхабе Суффа

Алар, бөтен вакытларын бары тик Аллаһ ризалыгы өчен сарыф иттеләр.

Даими рәвешле Коръәнне өйрәнеп, Пәйгамбәребездән (с.а.в.) дәресләр алып җитештеләр.

Пәйгамбәребез (с.а.в.) аларның белем алулары белән якыннан шөгелләнде.

Дөнья эшләре белән кызыксынмыйлар, эшкуварлык белән мәшһүл түгел иделәр.

Өйләнмәделәр, дөнья дуслары һәм туганлык бәйләнешләре юк иде.

Мөселман булучы кабиләләргә Коръән һәм Сөннәтне ирештерү өчен хиҗрәт кылалар.

Саннары бик аз иде.

Ирфан урдасы (гаскәре) буларак беленәләр иде.

Алар үз тормышларын гомумән Аллаһ юлына багышладылар.

Ахыр Заманның Әсхабе Суффалары да, Хз. Мәһди (а.с.)-нең Таләбәләре (укучы-ярдәмчеләре)

“Әсхабе Суффа” Мәсҗиде Нәбәвинең көнбатыш өлкәсендә урнашкан һәм алга таба Суффа дип исемләнгән җирлектән тупланган йәш сәхәбәләр төркеменә бирелгән исемдер.  Хз. Мәһди (а.с.) таләбәләре дә, бик күп үзенчәлекләре белән бу мөбарәк шәхесләргә охшар. Хәдисләрдә Хз. Мәһди (а.с.)-нең укучыларының  Әсхабе Суффа белән охшаш холыклы, иманлы булулары, Бөек Аллаһка һәм Хз. Мәһдигә (а.с.) бәйле булулары һәм итәгатьлелекләре хуплана.

Аднан Октар: Шулай итеп, Хз. Мәһди (а.с.)-нең дә бер Әсхабе Суффасы бар. Кечкенә бер йәшләр төркеме даими хәлдә Хз. Мәһди (а.с.) белән бергә хәракәт итәләр. Алар да гайләләреннән айырылып,  нәкъ Пәйгамәр Әфәндебез (с.а.в.) заманында булганы кебек, Аллаһ өчен бердәм булып, бергә уртак тырышлык күрсәтерләр, иншАллаһ (2010 ел, 10 нчы карачай(октябрь) Kanal Avrupa ve Çay TV )

Хәдисләрдә белдерелгән кебек

Хз. Мәһди (а.с.)-нең таләбәләре кичләрен габид (гыйбадәттә булучылар), көндезләрен арысланнар сыман.

Кичләрен гыйлем аңлатып, дәрес бирерләр, көндезләрен дә арысланнар кебек гыйльми көрәш эчендәләр.

Дарвинизм һәм материализм кебек көфер йозакларын белем аша, фикерләп төбеннән сүтерләр.

Аллаһ юлында кыю һәм гайрәтлеләр, акыллы һәм тәвәкәллеләр.

Сабырлык, аларның үзенчәлегедер, ашыкмаслар, сабырлык белән Коръән әхлакы бөтен Дөньяга хаким булувы өчен бар көч хәлләре белән тырышлык күрсәтерләр.

Тәвәкәлле булу,  иманнарының иң зур көч чыганагыдыр.

Бөек Аллаһка тирән тәслимият (каршылыксыз тану) белән тәслим булырлар.

Янаулар каршысында каушап калмаслар “хәер бардыр” диярләр

Хәзер, ахыр заманның мөбарәк шәхесләрен, Хз. Мәһди (а.с.) таләбәләренең үзенчәлекләрен хәдисләр аша җентеклик.

Хз. Мәһди (а.с.)-нең Таләбәләре Әсхабе Суффа Кебек Йәшләрдән Тупланыр.

Хәдистә Хз. Мәһди (а.с.)-гә йәшләрнең ярдәмче булачаклары белдерделә.

Каим (Хз. Мәһди (а.с.)-нең) әсхабы йәштер һәм арасында өлкәннәр юктыр. (Şeyh Muhammed b. İbrahim-i Numani, Gaybet-i Numani s.374)

Тарих буена бик күп пәйгамбәрләрнең ярдәмчеләре йәшләр була. Аллаһ “Йунус” сүрәсенең 83 нче аятендә шулай белдерә:

Соңында, Мусага үз кавеменең бер токымыннан (йәшләреннән) башка, Фиргавен һәм аның түрәләре үзләрен сынамасыннар дигән куркудан, иман итүче булмады. (Йунус: 83)

Хз. Мәһди (а.с.) нең ярдәмчеләренең зур өлеше йәшләрдән тупланыр. Араларында аз санда өлкән булыр. (Bihar-ül Envar, Cilt:52, Sayfa:334)

Хз. Мәһди (а.с.) тирәсе йәшләрдән гыйбарәт булачагы хакында башка бер хәдистә шулай әйтелә:

Хз. Мәһди (а.с.)-нең байракдары, сирәк сакаллы, саргылт, үсмер бер йәш булачак. (El-Kavlu’l Muhtasar Fi Alamatil Mehdiyy-il Muntazar, s. 51)

АДНАН ОКТАР:  ... Мәһди (а.с.) таләбәләре йәшләрдән булыр. Әсхабе Кәһеф йәшләрдән гыйбарәт иде. Хз. Муса (а.с.)-нең таләбәләре йәшләрдән иде. Йәшләрнең рухлары тагын да аз хәлдә ташылгандыр. Йәш алга таба барган саен, күңел катылашыр. Өлкән булганнарны кире үзгәртү бик четрекле. Әмма йәш кеше, әле гөнаһага батып кермәгән. Әле мәзлум. Әле саф күзләр белән карар. Әле идеалист. Аларның фытратларын Аллаһ шулай яратып,  бер нигъмәт булдыра, иншАллаһ...

 

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/167599/Хз-Мәһди-(ас)-Таләбәләренең-(укучыhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/167599/Хз-Мәһди-(ас)-Таләбәләренең-(укучыMon, 19 Aug 2013 22:04:25 +0300
Матдәнең чынлыгын күрмәү матдәнең юклыгын аңлатмый Әйләнә-тирәдәге таулар, үзәннәр, диңгезләр, гомумән безнең күзгә күренә торган күренешләр, барлык кешеләр, хайваннар, кошлар яки диңгездә яшәүчеләр белән беррәттән Аллаһ тарафыннан юклыктан барлыкка килгән. Ләкин без, кешеләр, бу тормыш формаларының асыл күренешләрен күрергә, тоярга яки ишетергә сәләтле түгел, чөнки безнең баш мие күрсәтә торган аларның күчермәләрен генә күрәбез. Һәм бу чыннан да шулай. Ничек кенә гаҗәп һәм ышанмаслык булып ул сезгә тоелмасын, бу фәнни асыл. Барлык медицина югары уку йортларында табибларга бу белем төп нигезе итеп укытыла.

Матдәне үзгәрүчән күренеш итеп тану - матдәне юк дип әйтү түгел ул. Киресенчә, матди дөньяны без күрмәсәк тә, ул бар. Ләкин без, кешеләр, бу матди дөньяны төп нөсхә итеп түгел, ә күчермә буларак күрәбез. Шуңа күрә дә кеше өчен матди дөнья - безнең үзләштерү әгъзалары тудырып һәм баш миендә күрсәтүче үзгәрүчән күренеш, күчермә ул. матди дөньяны без генә түгел, Аллаһ тудырган башка яратылганнарга күрә. Мәсьәлән, Аның фәрештәләре, кеше гамәлләрен теркәп баручы фәрештә-язузылары, Аллаһ дөньяның башка үлчәмдә күрү сәләтен биргән Пәйгамбәрләр. Бу хакта Көръәндә ачык әйтелә:

“Уңында һәм сулында кабул итеп утыручы ике фәрештә кабул итеп торалар. Бер сүз әйтмәс ки, аның янында хәзер күзәтүче булыр."  (Көръән, 50:17-18)

Иң әһәмиятлесе шул: Аллаһ безнең һәрбер адым белән кылган эш-гамәлләребезне күреп тора. Иң вак кисәкләргә кадәр җиһазлап Аллаһ тудырган бу кимчелексез дөньяны һәм дә Аллаһ Үзе тудырган дөньяның барлык яшерен почмакларын күреп тора. Ышанучыларга мөрәҗәгать ителгән Көръәннең үгет-нәсихәтен искә төшерик:                                                                 

“...Аллаһтан куркыгыз һәм белеп торыгыз: хакыйкатьтә, Аллаһ сезнең кылганыгызны күреп торадыр!" (Көръән 2:233)

Аллаһ дөнья һәм һәр адәм иясе турындагы барлык мәгълүматларны Үзенең китабында, барлык китаплар Анасы -Хранимой Скрижали (Левх-и Махфуз)да саклавын бер дә онытмыйк:

"Һәм, хакыйкатьтә, ул китап анасында булып, Бездә, югары, хикмәтледер." (Көръән, 43:4)

"Һавада һәм җирдә бернинди яшерен әйбер юк, ул ачык Китапта теркәлми калмас иде (Левхи Махфуз)":

"Һәм, хакыйкатьтә, ул китап анасында булып, Бездә, югары, хикмәтледер." (Көръән, 43:4)

Алардан җир тартып алганны Без белгән идеек инде. Саклаучы китап — безнең хөкемебездә. ((Көръән, 50:4)

 

"Һәм күкләрдә дә, җирдә дә аңлаешлы китапта булмаган бер яшерен нәрсә дә юк. (Левхи Махфуз)" ((Көръән, 27:75)

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/165884/Матдәнең-чынлыгын-күрмәү-матдәнең-юклыгынhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/165884/Матдәнең-чынлыгын-күрмәү-матдәнең-юклыгынSun, 21 Jul 2013 12:30:01 +0300
Кешеләр өметләрен өзгән вакытта Аллаһ Хз. Мәһди (а.с.) не җибәрер. Аднан Октарның 2013 нче елның 22 нче апререлендәгә А9 Тв репортаҗыннан

ДИДӘМ ҮРӘР: "Мәһди (а.с.) дән алда, ул чор авырлыклары шулай дәвам итәр ки, кешеләр өметләрен югалтачак. Начар фикерләрне җиңелчә генә җиңәргә тырышырлар. Ул вакытта Аллаһ аларга нәселемнән пакъ булганнар, бер тапкыр да начарлык эшләмәгән, саф һәм гадел булган яхшылар арасыннан Хз. Мәһди (а.с.) не юллар." - ди Пәйгамбәр Әфәндебез (с.а.в.)

АДНАН ОКТАР: Начар фикерле, монда Дарвинизм, матдәчелек, коммунизм,  фашизм, шундый начар фикерләр үсеш алыр ди. Тагын бер тапкыр укы хәдисне.

ДИДӘМ ҮРӘР: "Мәһди (а.с.) дән алда, ул чор авырлыклары, шулай дәвам итәр, кешеләр өметләрен югалтачак. Начар фикерләрне җиңелчә генә җиңәргә тырышырлар. "

АДНАН ОКТАР: Өметне югалтканда нәрсә була ? Барып коммунист була. Өметен югалта, китә, фашист була. Ышанычын югалта. Дарвинист, матдәче була. Аның белән рәхәтлек алырга, тынычлык табарга  тырыша, әмма таба алмыйча, тирән кайгы уты эченә төшә.

ДИДӘМ ҮРӘР: . “Ул вакытта Аллаһ аларга нәселемнән пакъ булганнар, бер тапкыр да начарлык эшләмәгән, саф һәм гадел булган яхшылар арасыннан Хз. Мәһди (а.с.) не юллар.”

АДНАН ОКТАР: МашаАллаһ, имам Мәһди (а.с.). Исеме дә гүзәл, үзе дә гүзәл Хз. Мәһди (а.с.) нең, машаАллаһ. Аллаһ, иншаАллаһ шәкерте, таләбәсе итәр.

 

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/165664/Кешеләр-өметләрен-өзгән-вакытта-Аллаһhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/165664/Кешеләр-өметләрен-өзгән-вакытта-Аллаһhttp://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/6-makaleler/nefes.jpgMon, 15 Jul 2013 23:20:17 +0300
Имансызлык бәхетсезлеккә сәбәп була. Аднан Октарның 2013 нче елының  10 нчы апрелендәге А9 ТВ репортажыннан

Аднан Октар: «Шайтаннан Аллаһка сыенам, әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) сүрәсе, 106 нчы аять. "Алар: «Раббыбыз, безнең бәхетсезлегебез бездән өстен булды һәм без адашкан кавем булдык», — диделәр." Ләгънәтләнгәннәр бәхетсез була, бәхетсезлек имансызлыкка сәбәп була, имансызлык та бәхетсезлеккә. Ягъни ябылган бер система бар. Моның өчен Җәнаби Аллаһ алар өчен әйтә, "аз көлсеннәр, күп еласыннар" - ди. Аять нәрсә ди: "аз көлсеннәр, күп еласыннар" - ди. Кайбер мөселман кардәшләребез дә күп елаганыбызны тели. Аллаһ ләгънәтләнгәннәрнең сыйфаты итеп аны сөйли. Мөселманнарны ни өчен елатасын, ни өчен бәхетсезлеккә тартасың. Мөселман бәхетле булсын, шатлыклы булсын, сөючән булсын. Аллаһ мөселманнарның бәхетле булуларын тели. Йөзләрендә иман сөенече иман  яктысы бар ди аятьтә. "Йөзләрендәге муллык яктысы белән танырсың." - ди, җәннәттә. Аллаһ сөюне хуплый. "Бәхетсезлегебез бездән өстен булды ". Димәк, бәхетсезлек 

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/165663/Имансызлык-бәхетсезлеккә-сәбәп-булаhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/165663/Имансызлык-бәхетсезлеккә-сәбәп-булаhttp://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/6-makaleler/18022_olum_aninda_inkar_edenlerin_yasadiklari_pismanlik.jpgMon, 15 Jul 2013 23:17:48 +0300
Кешеләр Аллаһның диненә өем-өем кергәннәренә ишарәт итүче Көръән аятенең әбҗәд саны. Хөрмәтле Аднан Октарның 2009 елының 10 декаберендәгә Чай Тв һәм Мараш Аксу Тв репортажыннан

АДНАН ОКТАР: Ән-Нәср (ярдәм) сүрәсе, кәрдәшләремә мәсьәлән бу аятьне аеруча укырга киңәш бирер идем. Рахман Рахим булган Аллаһ исеме белән. Шайтаннан Аллаһка сыенам. “Аллаһның ярдәме һәм җиңүе килеп җиткәч,” димәк бу үзенчәлекле бер вакыт. Аллаһның ярдәме һәм җиңүе үзе килә. Ягъни җиңү - бөтен кешеләрнең дингә кергән вакыты. “Кешеләрнең Аллаһ диненә өем-өем кергәннәрен күргәч,” димәк карагыз, кешеләрнең Аллаһ диненә өем-өем кергән бер вакыт киләчәк. Төркемнәр хәлендә, зур төркемнәр хәлендә һәм бер-бер артлы. Әбҗәд саны ничә? 2016. Ягъни Исламның дөньяга хакимияте башланган тарих, иншаАллаһ. Өем-өем кешеләрнең дингә керә башлаган тарихны бирә, карагыз! “Аллаһ диненә өем-өем кергәннәрен күргәч,” , карагыз, хәрефләрне кушыгыз, тулысынча 2016 бирә. ИншаАллаһ. Ягъни әбҗәдне белүчеләр беләләр. Әмма Җәнәбе Аллаһ дәвам итә, “шунда ук Раббыңны данлап тәсбих әйт” мондый бер рәвештә. Аллаһны данлап,  чөнки Мин башкарам ди Аллаһ. Ягъни иманга китерүне аңлата, кешеләрне иманнан чыгару да Аллаһның көчендә, иманлы итү дә Аллаһның көчендә. 

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/163234/Кешеләр-Аллаһның-диненә-өем-өемhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/163234/Кешеләр-Аллаһның-диненә-өем-өемhttp://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/6-makaleler/kkk.jpgTue, 28 May 2013 21:36:58 +0300
Көръән укылган вакытта эндәшмичә, тыңлау фарздыр. Аднан Октарның   2013 елының 2 нче апрелендәге  А9 ТВ репортажыннан

АДНАН ОКТАР: Шайтаннан Аллаһка сыенам. Әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 204 нче аять: “һәм Коръән укылса, аны тыңлагыз” – ди Җәнаби-Аллаһ “һәм эндәшмәгез.” Мәчетләрдә дә кешеләр сөйләшәләр, югары тавыш белән Көръән укыла, Аллаһ нәрсә ди, карагыз: “шунда ук аны тыңлагыз”. Тыңламый кеше, “һәм эндәшмәгез” – ди, барыбер сөйләшәләр. Харамдыр.  Көръән укылган вакытта сөйләшмәскә, тыңларга. “Шаять, сез мәрхәмәткә ирешерсез!” – ди Җәнаби-Аллаһ.

Шайтаннан Аллаһка сыгынам. Әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 188 нче аять: “Мин бит үгетләүче һәм иман китергән кавемне сөендерүче генә”. Әбҗәд саны 2026 нчы елны бирә. Карагыз “Мин бит иман китергән кавемне үгетләүче” үгетли, “һәм сөендерүче генә”. Кем белән? Хз. Мәһди (а.с.) белән, Хз. Иса Мәсиһ (а.с.) белән, җәннәт белән, “һәм сөендерүче генә” . Бер үк вакытта Хз. Мәһди (а.с.) гә караучы аять, әлбәттә Пәйгамбәребез (с.а.в.) гә турыдан-туры да карый, ишарәте Хз. Мәһди (а.с.) карый. 2026 нчы тарихын бирә.

Әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 196 нчы аять: “Хакыйкатьтә, минем ярдәмчем — китапны иңдергән Аллаһ һәм Ул игелек кылучыларга” ихласлы булганнарга “ярдәм итә!” Хз. Мәһди (а.с.) гә каршы бернәрсә дә эшли алмаганнарының сере бу аятьтә, Хз. Иса Мәсиһ (а.с.) гә каршы бернәрсә дә эшли алмаганнарының сере бу аятьтә, Хз. Хызыр (а.с.) гә каршы бернәрсә дә эшли алмаганнарының сере бу аятьтә. Аеруча, шөгыльләнүчеләр булыр, тозак-мәкер коручылар булыр. Карагыз “Хакыйкатьтә, минем ярдәмчем — китапны иңдергән Аллаһ”, ярдәмче Аллаһ ягъни, “Ул игелек кылучыларга ярдәм итә!”. Аллаһның теләгеннән башка бернәрсә дә эшли алмаслар.

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/163233/Көръән-укылган-вакытта-эндәшмичә-тыңлауhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/163233/Көръән-укылган-вакытта-эндәшмичә-тыңлауTue, 28 May 2013 21:35:36 +0300
Дөньяда иман һәм имансызлык көрәше бар.  

Аднан Октарның   2013 елының 3 нче апрелендәге  А9 ТВ репортажыннан

АДНАН ОКТАР:  Эшнең дөресе, дөньяда бер иман һәм имансызлык көрәше бар. Нигездә бу.  Югары иман белән тирән имансызлык бәрелешә шул вакытта. Ягъни көчле имансызлык белән  ... Мәсьәлән  дөньяда бу мизгелдә көчле, тирән имансыз бәлки  берничә кеше бардыр. Көчле, тирән иманлы да берничә кеше бар – Хз. Мәһди (а.с.),  Хз. Иса (а.с.), Хз. Хызыр (а.с.) кебек шәһесләр. Ахыр заманның дәдҗаллары да көчле имансызлыкны тәкъдим итә. Аларның артыннан иманы зәгыйфь яки иманын югалтканнар бара. Хз. Мәһди (а.с.) нең, Хз. Иса Мәсиһ (а.с.) нең артыннан да иманлылар бара. Бу мизгелдә шундый көрәш бар.

Бу мизгелдә көньяк-көньчыгыш вакыйгалары нигезендә имансызлык белән иман көрәше бар. Кичен миңа Абдулла Оҗаланның сөйләгәннәрен күрсәттеләр, иманын ниче югалтканын, ничек бер иман  өчен көрәш алып барганын аңлатты. “Иманлы булырга телим әмма була алмыйм” ди. Ялгыз бер искитәрлек нәрсә бар, тирән иманлы кеше саны дөньяда бик аз. Саны берничә, 2-3 саны  фәлән. Тәүратта да моңа ихтибар ителә. “11 кеше булсагызда, дөньяга хаким итәчәкмен” –ди Аллаһ. “Барытик 11 кеше булсагызда, дөняга хаким итәчәкмен” –ди. Мәсьәлән Хз. Мәһди (а.с.) нең 9 укучысы бар, беренче ачыкламаларда 9 танә. Хз. Мәһди (а.с.) белән 10, ХЗ. Хызыр (а.с.) белән 11, иншаАллаһ, дөнья хакимлеге була. Хз. Иса Мәсиһ (а.с.) белән 11, дөнья хакимлеге була. Күренмәгән Хз. Хызыр (а.с.) , күренүче Хз. Иса Мәсиһ (а.с.) дер. 11 кеше белән дөнья хакимияте. Тәүратның ишарәт иткәне бу. 

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/162817/Дөньяда-иман-һәм-имансызлык-көрәшеhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/162817/Дөньяда-иман-һәм-имансызлык-көрәшеhttp://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/6-makaleler/14033_bir_hocaya_cevap.jpgFri, 17 May 2013 19:37:33 +0300
Исламны тарату, хакыйкатькә чакыру фарздыр. Хакыйкатькә чакыру белән бәйле аять ачыкламалары -3.  

Аднан Октарның   2013 елының 7 нче гыйнварындагы  А9 ТВ репортажыннан

ДАМЛА ПАМИР:  Әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 112 нче аять: "Тәүбә итүчеләр, гыйбадәт кылучылар, данлаучылар, ураза тотучылар, рәкәгать кылучылар, сәҗдә кылучылар, яраклы эшкә боеручылар, ярамаган эштән тыючылар, Аллаһның чикләрен саклаучылар ... һәм иман китереп инанучыларны шатландыр!"

АДНАН ОКТАР: Мөэминнәрнең вазыйфасы нәрсә, тагын бер тапкыр санап кит.

ДАМЛА ПАМИР:  "Тәүбә итүчеләр, гыйбадәт кылучылар, данлаучылар, ураза тотучылар, рәкәгать кылучылар, сәҗдә кылучылар, яраклы эшкә боеручылар, ...”

АДНАН ОКТАР: Ягъни “әмр-и би´л ма´руф вә нәһй-и мүнкәр”. Әйе.

ДАМЛА ПАМИР:  “...ярамаган эштән тыючылар, Аллаһның чикләрен саклаучылар ... һәм иман китереп инанучыларны шатландыр!"

АДНАН ОКТАР: Бөтен мөэминнәргә  мөрәҗәгать итүче бер аять бу.  “Әмр-и би´л ма´руф вә нәһй-и мүнкәр” – яхшылыкка өндәүче, начарлыктан тыючы. Көръән хөкемнәрен тарату, Аллаһның барлыгын, берлеген кешеләргә аңлату  мөэминнәрнең вазыйфасы.

ДАМЛА ПАМИР:  Мәрйәм сүрәсе, 97 нче аять: "Һәм, хаклыкта, аның белән тәкъвалык ияләрен сөендерер өчен һәм аның белән кире беткәннәрне үгетләр өчен Без аны синең телеңдә җиңеләйттек."

АДНАН ОКТАР:  Бу Пәйгамбәр (с.а.в.) гә юнәлгән бер мөрәҗәгать.

ДАМЛА ПАМИР:  Йунус сүрәсе, 2 нче аять: "Әллә үз араларыннан булган кешегә Безнең: «Кешеләрне үгетлә һәм иман китереп инанганнарны, Раббыларында алар өчен ышанычлы өстенлек бар дип сөендер»,— дип вәхи бирүебез кешеләргә гаҗәп булдымы? Кәферләр: «Бу — ачыктан-ачык сихерче!» — диделәр."

АДНАН ОКТАР: Мәсьәлән бу да Пәйгамбәр (с.а.в.) гә мөрәҗәгать.

ДАМЛА ПАМИР:  Ибраһим сүрәсе, 44 нче аять: "Кешеләрне үзләренә газап килә торган көн белән үгетлә! Һәм золым кылганнар әйтерләр: «Раббыбыз, безне якын әҗәлгә кадәр кичектер — без Синең чакыруыңны кабул итәрбез һәм рәсүлләргә иярербез». Сезгә үзгәрү юк дип ант иттегез түгелме соң сез?"

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/162617/Исламны-тарату-хакыйкатькә-чакыру-фарздырhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/162617/Исламны-тарату-хакыйкатькә-чакыру-фарздырhttp://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/6-makaleler/21559_dindar_Yahudilere_ve_Hiristiyanlara_sefkat_ve_merhamet_gostermek_Kuranin_acik_bir_emridir.jpgSun, 12 May 2013 10:04:44 +0300
Исламны тарату, хакыйкатькә чакыру фарздыр. Хакыйкатькә чакыру белән бәйле аять ачыкламалары -2.  

Аднан Октарның   2013 елының 7 нче гыйнварындагы  А9 ТВ репортажыннан

ГУЛШАН ГҮЧЬЕТМӘЗ:  Әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 67 нче аять: "Ий, рәсүл! Раббыңнан сиңа иңдерелгәнне җиткер. Әгәр син моны эшләмәсәң, Аның йөкләгән эшен тапшырган булмассың. Һәм Аллаһ сине кешеләрдән яклар. Хакыйкатьтә, Аллаһ кәферләрне туры юлдан алып бармый!"

АДНАН ОКТАР: Мондагы бу мәсьәлә, Пәйгамбәр Әфәндебез (с.а.в.) өчен бер аять. Карагыз барытик бу аятькә күрә, чагыштыра. Бу аятьтә, “син хакыйкатькә чакыр” – ди Пәйгамбәр (с.а.в.) гә. Җәнаби-Аллаһ Пәйгамбәребез (с.а.в.) белән бәйле вазыйфаны биргән, ачыклаган. Әмма башкаларында  “Әй мөэмин ирләр һәм мөэмин хатын-кызлар” – ди Аллаһ. “Әй Мөселманнар” – ди. Мөселманнарга мөрәҗәгать итә. Монда Пәйгамбәр (с.а.в.) гә мөрәҗагәть итә. Ул эшенә яраклыларын алган.

ГУЛШАН ГҮЧЬЕТМӘЗ:  .Әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 39 нчы аять: "Аллаһның җибәргәннәрен җиткерүчеләргә һәм, Аннан гына куркып, Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмаганнарга! Һәм Аллаһның хисапчы булуы җитә төшкән!"

АДНАН ОКТАР: Монсы да тулысынча Пәйгамбәрләргә  белдерүче аять. Алар өчен дә шулай ук хакыйкатькә чакыру фарз.

ГУЛШАН ГҮЧЬЕТМӘЗ:   Ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 165 нче аять: "Шатлык хәбәре белән сөендерүче һәм үгетләүче пәйгамбәрләрне, пәйгамбәрләрдән соң кешеләрнең Аллаһка каршы дәлилләре булмасын дип. Аллаһ гыйззәт, хикмәт иясе бит!

АДНАН ОКТАР: Ягъни бу да илчеләрнең вазыйфалары белән бәйле, алар да хакыйкатькә чакыру белән вазыйфалы. Илчеләргә булган хөкемләр ачык билгеле. Әмма мөэминнәргә Аллаһ аерым бер хөкем йөкли. “Мөэмин ирләр һәм мөэмин хатын-кызлар” , Мөэминнәргә мөрәҗәгать итә Җәнаби-Аллаһ. Мөэминнәргә вазыйфасын белдерә.

 

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/162616/Исламны-тарату-хакыйкатькә-чакыру-фарздырhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/162616/Исламны-тарату-хакыйкатькә-чакыру-фарздырhttp://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/6-makaleler/13946_turk_islam_birligi_entellektuel_soguk_konusmalarla_degil_samimiyet_ictenlik_ve_sevgiyle_kurula.jpgSun, 12 May 2013 10:02:47 +0300
Модерн, сәхәбә чорындагы кебек бер Иҗтиһад Ислам дөньяны яңадан торгызыр.  

Аднан Октарның   2013 елының 28 нче мартындагы  А9 ТВ репортажыннан

АДНАН ОКТАР: Модерн,  сәхәбә чорындагы кебек халыкчан, гыйлемгә, белемгә, сөюгә, мәһәббәткә  хаким  булган бер Иҗтиһад Ислам булсын. Исраилне шәфкать белән кочаклыйк, Әрмәнстанны шәфкать белән кочаклыйк, Рәсәйне шәфкать белән кочаклыйк, Юнанстанны (Греция) шәфкать белән кочаклыйк. Бөтен чикләрдә бер гүзәллек мәйданын урнаштырыйк, виза һәм паспортны бетерик. Һәм Иҗтиһад Ислам төзик. Һәр җирдә милли дәүләтләр булсын, эчке эшләрдән һәм тышкы эшләрдән бәйсез булсын. Әмма сөю, мәрхәмәт, шәфкать, дустлык, белем, халыкчанлык  бөтен Ислам галәмен биләп алсын.  Карагыз Америкага хурлык, Америка халкы кайда булсада сөрнегеп бара, икътисадый бөлү чигендә, ул гүзәл мәдәният, ул кайнар сөю тулы мәдәният, үлеп бара. Аурупа улеп бара, дөньяның иң эстетик, иң гүзәл биналары булган, сәнгатьнең бишеге булган җирләр үлеп бара. Барысын бергә коткарыйк. Һәр җир иреклеккә чыксын. Дөнья үлде, дөнья кысылды. Бу туры  үлемгә алып бара. Моны хәл итик. Бу барытик Мөһдият белән, Хз. Иса Мәсих (а.с) нең сулышы белән ачылыр. Җанларның җаны, гүзәлләрнең гүзәле Хз. Иса Мәсих (а.с) син дә безгә бер хәбәр җибәр. Ишетәбез дә, турыдан-туры булмасада ишетәбез. Тагын  Хз. Мәһди (а.с.)не дә эзлибез, сине дә эзлибез, иншаАллаһ.

]]>
http://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/162587/Модерн-сәхәбә-чорындагы-кебек-берhttp://harunyaxya.com/tt/Мәкаләләр/162587/Модерн-сәхәбә-чорындагы-кебек-берhttp://imgaws1.fmanager.net/Image/objects/6-makaleler/ses.jpgSat, 11 May 2013 16:09:14 +0300